tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

«Балачак җыры» балалар җыры бәйгесенең җиңүчеләре билгеле!

Өч турда узган бәйгегә 18 яшьтән 70 яшькә кадәр катнашучыдан барлыгы 46 гариза килде. Алар арасында профессиональ һәм үзешчән композиторлар, танылган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре, укытучылар бар. Алдагы турларда иң күп тавыш җыйган 13 җыр арасыннан 5 җиңүче сайлап алынды.

Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. «ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә, өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен зур өлеш кертә. «Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең алга зур максатлар куйды. Һәм без шуларга таба зур адымнар белән барабыз», — диде «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

«Бәйгегә килгән бөтен җырлар да матур, үзенчәлекле иде. Шулай да, кайбер җырларда иҗади тандем юклыгы, шагыйрь белән композиторның бергә эшләмәгәнлеге сизелде. Биш кенә җыр сайлап алу бик авыр булды. Бүләк алмаганнар борчылмасын, аларның җырлары да халык игътибарына барып җитәр. Ә җиңүчеләрне котлыйм. Сезнең өчен иң зур бүләк – җырларыгызның танылуы, 10-15 ел үткәч тә яратып башкарылуы», — диде жюри рәисе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Сәгыйть Хәбибуллин.

Бәйгенең жюри әгъзасы, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Әхияров бәйгенең татар җыр сәнгате өчен бик әһәмиятле икәнен әйтте, аның дәвамлы булуын теләде.

Үзешчән композитор Раиф Мөхәммәтрәхимов җырына һәр гаиләдә актуаль булган проблеманы нигез итеп алган. «Бу конкурс турында ишетүгә, шагыйрә Сәкинә апа Хәйруллинага заказ бирдем. 4 яшьлек кызым гел телефонда утыра, аерып алып булмый. Менә шуннан „Кирәкми миңа телефон“ җыры туды», — диде.

Бәйгедә җиңгән җырларга аранжировка ясалачак, клиплар төшереләчәк. Аларны «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.

Җиңүчеләр исемлеге:

«Казан» җыры

Алсу Салихова көе

Рәхимә Арсланова сүзләре

«Тигәнәкле су буе» җыры

Риф Гатауллин көе

Җәүдәт Сөләйманов сүзләре

«Бер генә» җыры

Лилия Таһирова көе

Гөлүсә Батталова сүзләре

«Тылсымлы туган тел» җыры

Наилә Яхина көе

Йолдыз Шәрәпова сүзләре

«Кирәкми миңа телефон»

Раиф Мөхәммәтрәхимов көе

Сәкинә Хәйруллина сүзләре

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*