tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды
«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

«Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды

«ШАЯН ТВ» каналы игълан иткән «Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесенең тавыш бирү этабы башланды.

26 июль көнне эшләр кабул итү төгәлләнде: барысы 100дән артык гариза килде. Бәйгенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту.

Ике составта эшләүче жюри икенче турга 25 җыр сайлап алды. Икенче тур 2020 елның 30 июленнән 13 августына кадәр булачак. Интернет аша https://shayantv.ru/ сайтында тавыш бирергә мөмкин. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтәчәк.

Бәйгегә килгән җырлар өчен һәркем каналның сайтына кереп тавыш бирә ала. 17 августта икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), биш җиңүче билгеле булачак. Аларның җырларына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы сайтында чыгачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*