tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар филармониясе сәләтле нәниләрне җыя
Балалар филармониясе сәләтле нәниләрне җыя

Балалар филармониясе сәләтле нәниләрне җыя

Хәтерләсәгез, «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе кастинг игълан иткән иде. Бүген матбугат конференциясендә әлеге балалар филармониясенең үзенчәлеге, кастингта күпме бала катнашуы һәм алдагы планнары турында сөйләделәр.

– Безгә балалар белән эшләү юнәлеше бик мөһим иде, – дип башлады сүзен “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.- Эшебезне дәвам итә алырлык балаларны үзебез тәрбиялибез. Балалар филармониясе шуны максат итеп куя.

Филармония җырлау һәм музыка уен коралларында уйнау төркемнәрендә (баян, гармун, тальян, курай, думбра, бәрмә уен кораллары, бас-гитара, флейта) шөгыльләнү өчен балалар сайлап алыначак. Әлеге иҗади коллективларга 6 яшьтән 12 яшькәчә (вокал) һәм 6 яшьтән 14 яшькәчә (музыка уен кораллары) сәләтле малайлар һәм кызларны туплый.

– Кастингны алга таба да дәвам итәргә телибез. Чөнки сәләтле балалар тупланып торуы яхшы бит, – дип өстәде Чулпан Закирова.

Кастингка 30-40 бала килгән, алар арасыннан унысы сайланган: өчесе – малайлар, калганнары – кызлар. Бу – филармония татар балаларын гына җыя дигән сүз түгел, әмма татар телен үстерүне төп максат дип саный оештыручылар. Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова җыелган төркемне солистлар ансамбле булачак, ди. Һәр бала белән индивидуаль әзерләнү каралган, шуңа күрә иҗатка якын булган, табигый сәләткә ия балаларны эзлиләр.

Балалар дигәннән, матбугат конференциясенә катнашучы нәниләр дә килгән иде. Алар арасында җырчы кыз – Сәйдә Гарифуллина, алты яшьлек кенә булуга карамастан, үзен сәхнәдә дә тотарга өйрәнгән кебек. Ул тумышы белән Биектау районы Коркачык авылыннан (станция).

– Сәйдә иҗат белән бер ел гына шөгыльләнә, гаиләдә җырчы да, биюче дә кеше юк. Шуңа күрә башта аптырадык та инде. Әнисе кызыбызны төрле конкурсларда катнаштырды, әлеге балалар филармониясенә дә видеоязма яздырып җибәргәннәр иде. Менә хәзер чын-чынлап шөгыльләнер дип өметләнәбез. Аннан соң, күп нәрсә баланың үзеннән тора бит. Әгәр бу өлкә аңа ошаячак икән, без кызыбызның теләгенә каршы килмәячәкбез, дип сөйләде ул “Идел”гә.

Планнар зурдан, киләчәктә нәниләрнең чыгышын филармония сәхнәсендә күреп булачак, диделәр оештыручылар. Шулай ук социаль челтәрне дә күзәтеп барырга куштылар.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*