tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды
Балтач районында Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Балтач районында Муса Җәлил исемендәге V республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды

Балтач районында патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты – Муса Жәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан  Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә республикакүләм фәнни гамәли конференция үтте.

Бу чара Муса Жәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру,  фәнни эзләнүләрендә иҗадилыкка омтылышларын булдыру максатыннан быел бишенче тапкыр узды.

Конференция эшендә республика районнарының мәгариф оешмаларыннан 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның эшләре Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты, Казан дәүләт университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан бәяләнде.

Укучылар “Авылым Бөек Ватан сугышы елларында” , “Күңел җылым – хатларда” , “Муса Җәлил әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре”, “Җәлил премиясе лауреатлары турында эзләнү эшләре” секцияләрендә чыгыш ясады. Җиңүчеләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*