tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач җәмигъ мәчетенә 20 ел
Балтач җәмигъ мәчетенә 20 ел

Балтач җәмигъ мәчетенә 20 ел

5 декабрьдә Балтач (Татарстан) үзәк мәчете төзелүгә 20 ел тулу уңаеннан дин әһелләре, дәүләт эшлеклеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, җирле халык катнашында мәчет бәйрәме уздырылды. Бәйрәмне Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-хатыйбы Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Бәйрәмдә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җыелган бар халыкны мөфти Камил хәзрәт исеменнән котлады. Рөстәм хәзрәт мөфтинең сәламләү сүзләрен җиткереп, Балтач районы имам-хатыйбы Җәлил хәзрәткә, мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаевка рәхмәт хатларын тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстандагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров БТК исеменнән картина-сәгать бүләк итте. Тантанада шулай ук татар конгрессының Балтачтагы бүлекчәсе җитәкчесе Вакыйф Зәкиев тә бар иде.

Бәйрәмдә катнашкан район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин җирле хакимият белән дин әһелләре арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде. Бүгенге көндә районда 40 мәчет эшләп килүе, шуларның 35ендә башлангыч дини сабак укытылуы хакында әйтте. Балтачның җәмигъ мәчете исә бөтен районның рухи үсешендә, яңарышында үзәк рольне башкаруына басым ясады. Шулай ук 2007 елда биредә мөхтәсибәтнең рәсми басмасы “Нәсыйхәт” газетасы чыга башлавы, 2010 елда “Әссәлам” балалар мәдрәсәсе эшләп китүен искә төшерде.

Чарада катнашкан Россия ислам институты ректоры Рәфыйк мөхәммәтшин, ТР Дәүләт советы депутаты Фәрит Мифтахов, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка кунаклар үзләренең җылы котлау-теләкләрен әйтеп, мәчетнең һәм мәдрәсәнең рухи якны кайгыртуын, ислам кыйммәтләрен халкыбызга җиткерүен ассызыкладылар.

Балтач җәмигъ мәчете 1994 елның 12 нче гыйнварында рәҗәп аеның Мигъраҗ кичәсендә ачылган иде. Шуңа күрә дә башта “Мигъраҗ мәчете” дип йөртелде. Балтачта 2007 елда икенче мәчет ачылгач, аның исеме Үзәк мәчет дип үзгәртелде. Беренче имамы итеп Шәрифҗан хәзрәт (хәзер вафат), мөтәвәллият рәисе итеп Бикбаев Басыйр хәзрәт сайлана. 2007 елдан имам вазыйфасын Рамил хәзрәт Бикбаев башкара.

Мәчет Балтач мөхтәсибәтенең үзәге булып тора, биредә вәгазь кичәләре, районкүләм Коръән уку бәйгеләре, җәйге ял һәм бәйрәм чаралары үткәрелә. Мәчеттә сөйләшә башлаган балалардан алып, картларга кадәр белем бирү мөмкинлеге тудырылган. “Әссәлам” тәрбия үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге 40 лап бала шөгыльләнә. Биредә ай саен яшь ханымнар вә туташлар җыены, имамнар җыелышы үткәрелә.

Татарстан мөфтияте сайты хәбәре һәм фотолары кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*