tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта каз өмәсе
Балтачта каз өмәсе

Балтачта каз өмәсе

16 декабрь көнне район мәдәният үзәгендә “Каз өмәсе” гөрләде. Балтач мәдәният йортының фойесына кереп килүгә Куныр мәдәният йортының «Сәйлән» фольклор коллективы (җитәкчесе  Разыя Гайфетдин кызы Закирова) кичке уенга чакырды. Онытыла башлаган уеннар, җырлар, биюләр халыкны үзенә дәште. Ә фойеның икенче ягында сату-күргәзмә оештырылган иде. Сатуда: казлар, май канатлары, каз мае, мамык мендәрләр һ.б. кирәк-яраклар тәкъдим ителде. Шулай ук мул сыйлы табында һәркем каз маенда пешкән мич коймагы белән сыйланды.

Фестиваль башлануын белдереп фанфара яңгырады. Һәм  агымдагы ел дәвамында район мәдәният учаклары каршында эшләп килүче фольклор коллективлары арасында барган “Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф-гадәт сагында” дип исемләнгән иҗат бәйгесенең йомгаклау өлеше башланып китте. Районыбызның мәдәният учаклары арасында күп еллардан бирле халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, онытылган җыр-биюләрен кабат искә төшерү, яшьләребезгә мирас итеп калдыру максатында фольклор бәйгеләр уздырылып килә. Ә быелгы бәйге район “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды һәм бу бәйгедә барлыгы 36 коллектив 400 артык һәвәскәр катнашты. Репертуарның төрлелеге, җирлектәге материалларга таянып башкарылуы белән бик үзенчәлекле бәйге булды бу (“Миллек бәйләү”, “Мич коты”, “Питрау”, “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” “Кияү мунчасы”, “Боз озату”, “Май язу” һәм башка бик күп үзенчәлекле йолалар).

Бәйге җиңүчеләре:

  1. Нөнәгәр урта мәктәбенең «Балкыш» фольклор коллективы,  (җитәкчесе Әшрәпова Альмира Гарифулла кызы) «Печән өсте – өмә йоласы».
  2. Карадуган мәдәният йорты «Зөбәрҗәт» фольклор коллективы  (җитәкчесе Гарәпшина Рузилә Рамазан кызы) «Әбиләр чуагы».
  3. Бөрбаш мәдәният йортынын «Сәяр» фольклор коллективы (җитәкчесе Хөсәенова Рәзилә Латыйп кызы) « Каз өмәсе».
  4. Смәел мәдәният йорты «Хәзинә» фольклор коллективы (җитәкчесе –Гайнанова Фәйрүзә  Фәрит кызы) «Орчык өмәсе».
  5. Пыжмара авыл жирлегенен  «Сәрбиназ» фольклор коллективы (җитәкчесе  Рәйханә Рәхимжан кызы Низамова)   «Кыз урлау» йоласы .
  6. Субаш мәдәният йортының  «Туганай» крәшен фольклор  коллективы. (җитәкчесе Хәлил Равис улы Фәезов) – «Кыз озату» йоласы.
  7. Ор авыл клубы «Чишмә» фольклор коллективы (җитәкчесе Айрат Габдулла улы Гайнуллин)  « Кичке уен».
  8. Куныр мәдәният йортының  «Сәйлән» фольклор коллективы (җитәкчесе  Разыя Гайфетдин кызы Закирова).
  9. Сосна авыл җирлегенең Закировлар гаилә ансамбле  – “Чабата” бию (җитәкчесе Гөлнара Мансур кызы Закирова).
  10. Махсус бүләк  – Рәмзия Асхадуллина.

Кич дәвамында  без халкыбызның милли йолаларын, жыр-биюләрен, традицияләрен күздән кичердек. Никадәрле күңел байлыгы, милли бизәкләр чагыла аларда. Безнең барчабызның төп бурычы шушы рухи хәзинәбезне түкми-чәчми саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Халкыбыз күңелендә иҗат ялкыны беркайчан сүнмәсен иде! Алмаз, якутларга тиң бәхәсез җәүхәрләребез дә табылмыйча ятып калмасын! Җырлыйк без, онытыла башлаган гүзәл җырларыбызны, яңартыйк без  туңган  күңелләребездәге матурлыкны. Һәм шул рәвешле кеше күңеленә әз генә булса да михербан-шәфкатьлелек өстик!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*