tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта яшь гаиләләр өчен мастер-класс уздырдылар
Балтачта яшь гаиләләр өчен мастер-класс уздырдылар

Балтачта яшь гаиләләр өчен мастер-класс уздырдылар

2019 елның 9 август көнендә “Балтач” спорткомплекс бинасында район яшьләр бүлеге, ЗАГС һәм мәдәният бүлеге, Балтач районы “Ак калфак” бүлекчәсе белән берлектә “Яшь гаилә” клубы утырышы узды.

Яшь парларны татар гореф-гадәтләрен саклап, чәк-чәк белән каршы алдылар. Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов яшьләргә матур теләкләрен юллап, чараны башлап җибәрде. “Хыял” яшьләр үзәге хезмәткәрләре яшьләр белән кызыклы формада таныштырды. Парларга төрле тренинглар, тестлар үткәрелде. Анализны ясау өчен махсус экспертлар чакырылды: озак еллар Балтач районында матур итеп гомер итүче күп балалы Булат һәм Фирая Зыятдиновлар гаиләсе, татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, ветераннар Советы активисты Ситдыйков Габдулла Мөхәмәтгали улы.

Алар яшьләргә гаилә тормышының серләрен, үзләренең киңәшләрен сөйләп узды.Район социаль яклау үзәге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы яшь гаиләләр өчен булдырылган яңа программалар белән таныштырып узса, психолог Гүзәл Җиһаншина исә парларга файдалы киңәшләрен җиткерде.

Хореограф Лариса Дәүләтшина кунаклар өчен махсус бию буенча мастер-класс уздырды. Кульминацион момент булып ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Ривхат кызы Әхмәтханова гаризаларга тантаналы рәвештә кул кую чарасы уздырып, яшьләргә ныклы гаилә төзүләрен теләде.

Зөһрә Әхмәтханова

Балтач районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*