tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендә «Милли ризык» бәйгесе
Балык Бистәсендә «Милли ризык» бәйгесе

Балык Бистәсендә «Милли ризык» бәйгесе

Татарстанның Балык Бистәсе район Сабан туенда “Милли ризык” бәйгесе үткәрү гадәткә кереп бара.

Быел да ул бик матур уздырылды. Күргәзмәгә татар халкы милли ризыкларының барысы да куелды дисәм, бер дә ялгыш булмас, – дип язалар Балык Бистәсеннән.  Бәйгедә катнашкан мәктәпләр, оешмалар, шәхси затлар барысы да кунакчыллык күрсәтеп сабантуй кунакларын һәм балыкбистәлеләрне рәхәтләндереп сыйладылар, теләкләре булганнарга тәм-томнарны сатып алу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Бәйгедә 1 урынны Казаклар авылыннан Алмира Гыйлметдинова, 2 урынны Ямаш мәктәбе, 3 урынны Балык Бистәсеннән Айгөл Галиева алды. Шулай ук ризыкны “Иң оста бизәүче” итеп “Эдем” җәмгыяте, ориганаль һәм тәмле өчпочмак пешерүче итеп Олы солтан мәктәбе танылды. Иң тәмле һәм иң оста итеп чәкчәк пешерүче исеменә Балык Бистәсеннән Гөлнар Вәлиәхмәтова лаек булды. Бәйрәмнең игәнәчесе якташыбыз “Национальная марка” җәмгыяте җитәкчесе Илсур Миңнур улы Сафиуллин җиңүчеләргә бүләкләрне үзе тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*