tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда авылы бәйрәмендә
Барда авылы бәйрәмендә

Барда авылы бәйрәмендә

Арча районы һәм Пермь өлкәсенең Барда районы халкы белән дуслык, туганлык җепләренең сузылуына инде 25 ел булган икән. Шушы еллар эчендә әлеге ике район арасында шактый санда делегацияләр бер-берләрендә булып, хәбәрләшеп, хәл-әхвәлләр белешеп яшәде. Шулай туганлашып яшәүнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Габдулла Тукай иде. Тукайның бабасы Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров, нәкъ менә шушы Барда районыннан килеп, Кышкар мәдрәсәсендә белем ала һәм 1864-1909 елларда безнең Өчиле авылында муллалык итә. Әнә шуңа күрә Барда халкы Зиннәтулла хәзрәтне дә һәм аның оныгы Габдулла Тукайны да зур ихтирам белән хәтерләрендә саклый. Ә менә быелның август аенда Барда авылы көне бәйрәменә алар Арчадан да үзләренә кунаклар дәштеләр. Без 15 кешелек делегация составында бик уңайлы автобуста Бардага юл алдык, район чигенә килеп җитүгә безне куптәнге дустыбыз Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Барда районы татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Сәлим Назин  каршы алды.

Иртәгесен безнең Барда районы белән танышуыбыз шәһәр читенә урнашкан “Дуслык” исемендәге балаларны сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашудан башланып китте. Биредә 76 укучы Пермь өлкәсенең төрле районнарыннан җыелганнар, аларның уртак максатлары туган телне тирәнтен өйрәнү икән һәм безнең өчен аеруча куанычлы булганы татар телен камил өйрәнүләре иде. Без дә алар белән үз телебездә аралаштык, ә Рамил Илгиз улы Гарифҗанов балалар белән җанлы әңгәмә оештырды. Ул биредә ял итүчеләргә безнең Арча районында балалар өчен нинди лагерьлар оештырылуы, укучылар белән нинди кызыклы чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Ә балаларны иң кызыксындырганы Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай резеденциясе турындагысы булды. Бу лагерьда әйдаман булып эшләүче кызлар  үзләре дә үткән ел  Кырлай авылындагы җәйге лагерьда эшләгән икән. Балалар безгә үзләре әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр һәм чыгышларының күпчелеге татар телендә иде. Без дә бурычлы булып калмадык, Филарит Гасимов җитәкчелегендәге ансамбльнең чыгышын балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.

Тагын бер очрашу аеруча истәлекле булды, ул да булса район үзәгендә эшләнгән Тукай исемендәге  ял паркы иде. Биредә шагыйрьнең һәйкәле урнаштырылган һәм аның әкият геройларының сыннары ясап куелган, ә бу сыннарның иҗатчысы Наил Габдушев үзенең ничек бу эшкә алынуы турында сөйләде, үзенең шигырьләрен дә укыды. Мин дә Тукай һәйкәле янында “Шагыйрь” дигән шигырен сөйләдем, күңелле мизгелләр булды ул. Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу да үтә дә җанлы һәм эчтәлекле булды. Алар үзләре дә безнең районда булулары, кайда нинди очрашулары турында һәм, әлбәттә, безнең Өчиле мәктәбендә, Кырлайда булулары турында бик яратып сөйләделәр. РФ мәгариф отличнигы Әнисә Мәүликәева, мәдәният хезмәткәре, театр артисты Кәдрия Күчүкбаева, ул елларда район мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Дилбәр Камакаева чыгышлары безне шул чорларга алып кайткандай булды. Аларның шундый җылы истәлекләренә җавап йөзеннән мин аларга Тукайның “Сөбханалла” шигырен сөйләп алдым. Алар бирегә җыелган халыкка Арча педагогия көллиятендә булулары, аңа сокланулары турында бик яратып, сагынып сөйләделәр.

Фольклорчы галим Рәшит Ягъфәров каберендә булып, дога кылдык, аның да безнең Өчиледә булуы, дәресләрдә катнашуы турындагы истәлекләрне яңарттык. Безне, билгеле инде, Бардада яшәүче милләттәшләребезнең тормышлары, эш-гамәлләре дә кызыксындырды. Барда районының үткәне, аның данлы  кешеләре белән безне туган як музеенда таныштырдылар. Рәфикъ хәзрәт Акманаев безне үзе эшләткән”Җәмигъ” мәчетенә алып килде, ул үзе дә биредә күп еллар имам-хатиб булып эшләгән икән. Ул әле безнең Тукайның үзенә туган тиешле булуын да әйтте.

Безне Бардада Тукай белән бәйле, истәлекле урыннар аеруча кызыксындырды.  Үзәк китапханәдә урнашкан Тукай музее җитәкчесе Лилия Раемова шагыйребез турында бик мавыктыргыч әңгәмә оештырдылар.

Ә бәйрәм Барданың үзәк урамындагы Җиңү паркында үтте. Әлбәттә инде, бәйрәмгә районның күп авылларыннан халык җыелган иде.Барда үзешчәннәре чыгышы алдыннан Барда авыл җирлеге башлыгы Әлфидә Балтаева тамашачыларны, бәйрәм белән котлап, безнең делегация белән таныштырды. Сәхнәгә Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов күтәрелде, ул тамашачыларны бәйрәм белән котлап, районыбыз башлыгы Илшат Нуриевның котлау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

Бәйрәм сабантуй элементлары һәм җыр-биюләр белән бик кызыклы оештырылган иде. Безнең чыгышларны да халык бик яратып кабул итте, җырчыларыбызны сәхнәгә кат-кат чакырдылар. Филарит Гасимов җитәкчелегендәге ансамбль чыгышын тамашачылар аеруча ярату, соклану белән тыңладылар.Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәния Хәнәфиева, Расих Галимҗанов һәм башкаларның җырлары милләттәшлә-ребез күңелендә әле озак сакланыр.

Бардада яшәүче кардәшләребез белән очрашулар, истәлекле матур урыннары белән танышулар никадәрле генә күңелле булса да, әлбәттә, безгә үзебезнең Арчабыз якын һәм җанга кадерле шул! Кунакчыллыклары, кадер-хөрмәтләре өчен зур рәхмәтләр әйтеп, бик җылы саубуллашып, туган ягыбызга, Арчабызга юл алдык.

Татарстанның атказанган укытучысы, РСФСРның

мәгариф отличнигы Фәрхәт Зыятов

arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*