enrutat
Баш бит / Барнаулда Сабантуй үтте
Барнаулда Сабантуй үтте

Барнаулда Сабантуй үтте

29 июньдә Барнаулда да Сабантуй үтте. Татар бәйрәме бу төбәктә 22 нче мәртәбә оештырылды.

Инде өченче ел рәттән бәйрәмдә яңгыр яуса да, халык күңел ачу форсатын файдаланмый калмады.

«Дуслык» татар мәдәнияте үзәге һәм төбәк милли-мәдәни автономиясе Сабантуйны күңелле итеп уздыруны әйбәтләр кайгыртканнар. Шулай ук Алтай якларында су басудан зыян күрүчеләрне дә кунак иткәннәр.

Концерт программасында җирле «Дуслар» фольклор ансамбленнән тыш, башка милли үзешчән коллективлары чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Фотолар http://barnaul.org/ сайтыннан алынды

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*