enrutat
Баш бит / Башкорт дәүләт педагогия университеты татар телен популярлаштыра
Башкорт дәүләт педагогия университеты татар телен популярлаштыра

Башкорт дәүләт педагогия университеты татар телен популярлаштыра

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты татар телен популярлаштыру буенча җитди эш алып бара

Мәгълүм булуынча, 2016 елда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан анда Каюм Насыйри институтының белем бирү мәдәни үзәге ачылды.

Каюм Насыйри институты Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм белем бирү югары мәктә­бендә урнашкан. Уфадагы үзәк, Мәскәү, Бишкәк, Нурсолтан, Санкт-Петербург шәһәрләре үзәк­ләреннән соң, бишенче булып ачылды. Бүген үзәкләр Екатеринбург, Чабаксар, Ульяновск, Пенза шәһәрләрендә дә эшли.

Каюм Насыйри институтының максаты – Татарстаннан читтә һәм чит илләрдә татар һәм урыс телләрен популярлаштыру, бушлай татар телен өйрәнү курслары оештыру, татар һәм урыс тел­ләрен белү дәрәҗәсен билгеләү тестларын үткәрү, бу телләрне укыту-өйрәтү проблемалары буенча фәнни-гамәли конферен­цияләр, семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр уздыру, татар һәм урыс халыкларының гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә киңкатлам халыкны җәлеп итү. Уфадагы үзәк боларны тормышка ашыруда бик актив эшчәнлек алып бара һәм нәтиҗәле эшләүче үзәкләрдән санала.
Татарстан Республикасы

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына онлайн конференц-бәйләнешләр булдыру өчен аппаратура бүләк иткән. Уфа үзәгендә татар теле һәм әдәбияты кафедрасы теләге булганнарга татар телен өйрәтүне оештырган. Әйтергә кирәк, ике югары уку йортының мәртәбәле профессорлары еш кына үз тәҗрибәләре белән уртаклашу йөзеннән студентларга һәм мәктәп укытучыларына онлайн-дәресләр бирә, методик семинарлар уздыра.

Татар теленә өйрәтү курсларын татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Нурия Хәлиул­лина җитәкли.  Ул белдерүенчә, татар теле курслары өченче ел инде гамәлгә ашырыла.

– Курслар бушлай үткәрелә. Теләгән һәр кеше, Казан федераль университетының сайтына кереп, безнең курсларга языла ала. Анда ничек теркәлергә күрсәтелгән, – ди ул.

Дәресләр атнага бер тапкыр ике сәгать дәвамында үтә. Агымдагы елда анда 20дән артык кеше белем ала. Монда хаклы ялдагылар, башка факультет студентлары, суд хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, инглиз теле укытучысы, латин-америка биюләрен өйрәтүче һәм башкалар йөри. Әйтергә кирәк, алар – я татар телен бөтенләй дә белмәүче, я бик түбән дәрәҗәдә белеп тә, татар телендә сөйләшергә кыенсынучы кешеләр.

– Алар урыс телендә генә аралаша, әмма татар телен үз­ләш­терергә теләкләре зур. Күпләре курслардан тыш та, өйдә сайтта  онлайн дәресләр карап, татар телен үзләштерә. Монда халыкара “Ана теле” онлайн-мәктәбе дә ярдәм итә, – дип билгеләде Нурия Усман кызы.

Курс кысаларында төрле чаралар, күренекле шәхесләр белән очрашулар да еш үткәрелә, коллектив белән татар концертларына дв бик теләп йөриләр. Укучылар белдерүенчә, алар алдагы уку елында да татар телен үзләштерүне дәвам итәчәк.

– Мин милек бәяләүче булып эшлим. Элегрәк инглиз теле белән кызыксынган идем, арытаба татар телен өйрәнәсе килде. Эштә дә кирәк булырга мөмкин бит. Бу курслар турында Интернет челтәреннән белдем. Биредә татарча шигырьләр, җырлар өйрән­дем. Татарча чараларга, спек­такльләргә йөрибез, – ди уку­чы­ларның берсе Эльмира Сарманаева.

– Минем эш коллективында татарча сөйләшәләр, аларны аңлыйсы килә. Шуңа күрә татар телен үзләштерәсем килде. Арытаба, бәлки, татарча сөйләшә башлармын. Әлегә кеше белән аралашырга кыенсынам. Татар теленең нечкәлекләренә төшенеп бетәрмен дип уйлым, – диде Анна Николаева.

– Узган елда ике ай гына йөреп алдым. Хәзер татар телен үзләштерүне дәвам итәсе килде. Үзем татар булып та татар телен белмәвемә гарьләнәм. Шуңа күрә инде хәзер аны үзләштерергә булдым. Нурия Усман кызы дәресләрне бик оригиналь алып бара, барлык мәгълүматларны яхшы аңлата. Биредә яңа дуслар да таптым, – диде латин-америка биюләрен өйрәтүче Азат Ильясов.

Бу үзәк ярдәмендә Казан федераль университеты методистлары да дәресләр үткәрә, вебинарлар оештыра. Нурия Хәлиуллина билгеләвенчә, ул үзе өчен дә чит тел вәкилләренә татар телен өйрәтү юнәлешендә яңа методикалар, ысуллар ачкан.
Үзәкнең тагын бер юнәлеше – мәктәп укытучылары белән берлектә фәнни-методик семинарлар оештыру. Мәсәлән, агымдагы уку елында Бөтенрусия күләмендә “Татар телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре”, “Татар теле буенча дәреслекләр һәм уку әсбаплары: тәҗрибә һәм проблемалар” дип аталган семинарлар үткәрелгән, “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” III Халыкара фәнни-методик онлайн-семинар өченче тапкыр оештырылган.

– Һәр чарада без Казан федераль университеты белән онлайн рәвештә бәйләнешкә чыгып фикер алышабыз. Аларда узган чараларда онлайн катнашып, бик күп фәһем туплыйбыз. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев уку йортына килгәндә онлайн-элемтәдә булдык. Курс кысаларында халкы­бызның фән, милли мәдәният һәм сәнгать өлкәләренең башка күренекле шәхесләре белән танышабыз, аралашабыз. Татар җәмәгатьчелеге оештырган һәр чарада катнашабыз. Телне милли бәйрәмнәр, йолалар, мәкальләр, җырлар аша да өйрәнәбез. Татар телендә аралашмаган кешеләр хәзер татар теле дөньясына кереп китте дип әйтергә кирәк. Аларның телне өйрәнергә омтылышы, аның барлык нечкә­лекләренең “төбенә төшәргә” тырышуы, туган телебезгә карата кызыксыну хисе безне бик шатландыра, эшкә илһам өсти. Киләсе елда да бу курслар дәвам итәчәк. Татар телен өйрәнәсе килгән кешеләрне көтеп калабыз, ­– диде Нурия Хәлиуллина.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*