tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан халыклары Дуслык йорты оешуга 25 ел
Башкортстан халыклары Дуслык йорты оешуга 25 ел

Башкортстан халыклары Дуслык йорты оешуга 25 ел

4 ноябрьдә “Башкортстан” концерт залында Башкортстан халыклары Дуслык йорты оешуга 25 ел тулу уңаеннан иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен котлау чарасы үтте.

Чарада йөздән артык кешегә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни мөхтәрият Советы рәисе Римма Үтәшева, рәис урынбасары Альбина Хәлиуллина, совет әгъзалары, Уфаның татар гимназияләре директорлары Әнфисә Галимҗанова һәм Равиль Идрисов бар иде. Шулай ук милли оешма җитәкчеләре Дуслык монументына чәчәкләр салу тантанасында да катнашты.

Тантаналы чаралар зур концерт белән тәмамланды. Бәйрәмне милли кием, кул эшләре күргәзмәләре бизәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*