tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарлары съезд үткәрәчәк
Башкортстан татарлары съезд үткәрәчәк

Башкортстан татарлары съезд үткәрәчәк

Башкортстан татарлары Конгрессы Башкарма комитеты республика татарларының чираттагы Корылтаен үткәрү турында карар кабул итте. Ул 2021 елның 27-28 мартында узарга тиеш. Җыенда 700 делегат һәм кунак катнашачак дип көтелә.

Съездның пленар өлеше «Торатау» Конгресс-холлы бинасында узачак. Төштән соң дүрт секция эшләячәк: авылны саклау һәм эшкуарлыкны үстерү, мәдәният, мәгариф, яшьләр. Кичен делегатлар һәм кунаклар өчен мәдәни чара оештырылачак, ә 28 мартта «Татар Уфасы» дип аталган экскурсия узачак.

Каралачак төп мәсьәләләрнең берсе – Башкортстан Республикасы татарлары Конгрессы Уставын гамәлдәге законнарга туры китерү.

Съездга әзерлек кысаларында 2021 елның февралендә Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында конференцияләр үткәрү планлаштырылган, анда Уставка кертеләчәк төзәтмәләр турында фикер алышачаклар һәм съездга делегатлар сайланачак.

Җыенда Башкортстанның төрле район һәм авылларында яшәүче иң лаеклы милләттәшләребез киләчәк дип көтелә. Әһәмиятле сөйләшүдә тел һәм тарих мәсьәләләре күтәрелергә тиеш.

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*