tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда «Туганлык» VI Халыкара төрки телле театрлар фестивале узачак
Башкортстанда «Туганлык» VI Халыкара төрки телле театрлар фестивале узачак

Башкортстанда «Туганлык» VI Халыкара төрки телле театрлар фестивале узачак

Уфада «Туганлык» VI Халыкара төрки телле театрлар фестивале узачак.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфада «Туганлык» VI Халыкара төрки телле театрлар фестивален үткәрү турындагы боерыкка кул куйды.

Аңа ярашлы, республика Оештыру комитетының составы, шулай ук зур театр форумына әзерлек һәм аны үткәрү планы расланган.

23-30 майда башкалада Башкортстан, Татарстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Тыва, Кырым, Хакасия, Төркия, Үзбәкстан, Алтай һәм Гагаузиядән әйдәп баручы театр коллективлары җыелачак. Атна дәвамында Уфа сәхнәләрендә 13 спектакль күрсәтелер дип көтелә.

28 майда «Туганлык» фестивале кысаларында Кырмыскалы районының Таусеңер авылы янында Театр җыены (Сабантуй) узачак. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар Башкортстанда яшәүче халыкларның милли ризыклары белән сыйлана, төрле ярышларда катнаша алачак.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*