tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстандагы милләттәшләребез Корбан гаетен уздырды
Башкортстандагы милләттәшләребез Корбан гаетен уздырды

Башкортстандагы милләттәшләребез Корбан гаетен уздырды

31 июль көнне Башкортстан мөселманнары бөтен ислам дөньясы белән берлектә Корбан гаетен бәйрәм итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге социаль челтәрдә хәбәр итә.

Иртәнге сәгатьләрдә бөтен мәчетләрдә гает намазы укылды һәм соңыннан өч көн дәвамында корбан чалу гыйбәдәте кылынды.

Короновирус пандемиясе сәбәпле, быел бәйрәм гадәттән тыш калыпларда үтте. Урамнарда ризыклар пешерү, Уфа мәйданнарында концерт һәм башка мәдәни чаралар үткәрү тыелды.

Тик шулай да күтәренке кәеф, бүләк, күчтәнәчләр өләшүгә бу бәла комачауламады. Мәскәүнең татар штабы да Башкортстан татарлары өчен күчтәнәч – 400 литр яхшы сок әзерләде. Ул күчтәнәчләр Уфа, Тәтешле, Илеш, Борай, Миякә һәм башка төбәктәге мөселманнарга таратылды. Мәскәү татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*