tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк
Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк

Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк

Башкортстанның Борай район үзәгендәге бер урамга Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәк. Бу хакта Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу тантанасында Башкортстан республикасы Борай районы башлыгы урынбасары Гимир Нурутдинов әйтте

«Хәмдүнә апаның истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Борай районы үзәгенең бер яңа урамына аның исемен бирергә дигән карарга килдек. Кечкенә авылдан чыккан гади кызны якын итеп, аның иҗатын яратып, олы дәрәҗәгә күтәргән Татарстан халкына, җитәкчелегенә район халкы исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә», — диде ул.

Гөлүзә Ибраһимова
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*