tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Ирек авылында мәчет ачылды
Башкортстанның Ирек авылында мәчет ачылды

Башкортстанның Ирек авылында мәчет ачылды

Чишмә районында Башкортстан мөселманнарының XVI җыены үтте. Мөэмин-мөселманнар бирегә ел саен төбәкнең беренче имамы, мәгърифәтче Хөсәен-бәкне искә алу өчен килә. Чара Ирек авылында мәчет ачу тантанасы белән башланды.

Анда Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 42нче буын оныгы, Амман халыкара университеты (Иордания) һәм Болгар Ислам академиясе профессоры Абдерраззак Әс-Саиди, “Әл-Әлбәйт” университеты (Иордания) мөгаллимнәре, Ырынбур өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәрипов, Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Әнвәр хәзрәт Аблаев, Русия Ислам университеты ректоры Артур хәзрәт Сөләйманов, Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Миңневали Мусин, республика имамнары һәм авыл халкы катнашты.

Бу күркәм “Миңзифа” мәчете бертуган Альберт, Ринат һәм Ришат Динуровларның хәләл акчасына бер ел эчендә төзелгән. Авылдашлары да ярдәм иткән. Бу урында элек мәктәп булган, ул ябылгач, урыны буш торган. Динуровларның әтиләре Сөнәгать Әхмәдулла улы шушы мәктәпнең директоры булып эшләгән. Әниләре Миңзифа 80-90нчы елларда дин тараткан, балаларына авылда мәчет салу турында әйткән булган. Өч бертуган әниләренең васыятен үтәделәр.

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин чыгыш ясап, моннан берничә дистә ел элек бөтен республикада нибары 16 мәчет эшләве, ә бүген Башкортстанда 1200 гыйбадәтханә булуы турында әйтте.

Ул тантаналы рәвештә Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте байрагын тапшырды, төзелешкә хәләл акчаларын салучыларны һәм ярдәм күрсәтүчеләрне «Әл-Игътисам» («Бердәмлек») медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*