tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Кырмыскалы районында диктант 4 мәйданчыкта узды
Башкортстанның Кырмыскалы районында диктант 4 мәйданчыкта узды

Башкортстанның Кырмыскалы районында диктант 4 мәйданчыкта узды

Башкортстанның Кырмыскалы районында татарча диктант язуга 4 мәйданчык әзерләнде – акция Кырмыскалы мәгълүмат үзәгендә, Үзәк, шулай ук Бозаяз һәм Илтуган модельле китапханәләрендә үткәрелде. Акциядә барлыгы 100гә якын кеше катнашты.

– Барлыгы бу акциядә үз телен яхшы белгән һәм аны яраткан 100дән артык кеше катнашты. Мәктәп укучылары, ялга кайткан студентлар, өлкәннәр – башлыча, укытучылар һәм мәгариф ветераннары, бер өстәл артына утырып, татар теле буенча белемнәрен тикшерделәр. Күпләр гаиләләре белән килгән иде. Шулай, Сахай авылыннан Яхиннарның балалары татар телен мәктәптә укый, өйләрендә дә алар үз телләрендә сөйләшәләр. Шулай булгач, халыклар дуслыгы, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе һәм легендар генерал-майор Миңлегали Шәйморатовның батырлыгы турында текстны бер авырлыксыз яздылар. Иң бәләкәй катнашучылар – Камилла Атнабаева, Дарья Асеева, Ризван Шәрәфетдинов һәм Ильяс Яхин өченче сыйныфта укысалар да, эшне ярыйсы гына башкарып чыктылар. Ә диктант язучылар арасында иң өлкәне – Кырмыскалы авылыннан Сәкинә Садртдиновага 79 яшь. Олы булуына карамастан, ул редакция һәм китапханә тарафыннан оештырылган чараларның берсеннән дә читтә калмый.

– Мондый чараларда зур теләк белән катнашам, чөнки туган телемне, татар мәдәниятен яратам, башкаларныкын да ихтирам итәм. Бик күптән бирле “Үзән” гәзитен алдырам, татар телендә нәшер ителгән берничә республика басмасына да язылам. Бүген үземнең белемемне тикшереп карарга булдым һәм, уйлавымча, диктантны яхшы гына яздым, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Сәкинә Габдерәшит кызы.

Эльвира Ямалетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*