tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башта Казан универсиадасына, соңыннан Татарстан Республикасы көненә багышлап…
Башта Казан универсиадасына, соңыннан Татарстан Республикасы көненә багышлап…

Башта Казан универсиадасына, соңыннан Татарстан Республикасы көненә багышлап…

Бишкектагы кыргыз-татар дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте июль аенда Казанда үткән 27 җәйге  Универсиадага багышлап Памир тау системасындагы иң биекләрнең берсе булып саналган (биеклеге 7000 метрдан артык) Ленин тау башына менү оештырды.

Баштарак бу альпинистик чара Казан универсиадасы көннәрендә үтәр дип ниятләнгән иде. Тик тау тирәсендә һава шартлары катлаулы булганга күрә менүне кичектереп торырга туры килде. Һәм ул август ахырында үтте. 27 августта авыр холкы белән дан тоткан тау башы татар альпинистларына, ниһаять, биреште. Ленин тау башына Татарстан әләме күтәрелде.

Кыргыз-татар дуслыгы һәм хезмәттәшлеге җәмгыяте әгъзалары Олег Тураевка рәхмәтләрен җиткерәләр. Нәкъ менә аның тәҗриҗәсе һәм белеме тауга менүне һәвеф-хәтерсез Татарстан Республикасы көне алдыннан үткәрергә мөмкинчелек бирде.

Гомумән алганда, быелгы җәй кыргыз-татар дуслыгы һәм хезмәттәшлеге җәмгыяте өчен ике чара белән искә уелып калыр дип әйтәләр аның әгъзалары. Беренчесе – 21 июльдә үткән Сабантуй булса, икенчесе – әлеге тауга менү.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*