Балаларга патриотик тәрбия бирү максаты белән Себер татар мәдәният үзәге хәрби-интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән якташларыбыз катнашында Тубыл шәһәренең 15 нче, 14 нче мәктәпләрендә кичә уздырды. Чараларда “Туганлык” өлкә иҗтимагый 
Чик сакчылары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар яшүсмерләрне кызыксынучан булырга, грек-рим көрәше белән шөгыльләнергә чакырдылар. Абыйлы–энеле Арангуловларның тормыш юлын күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә була. Алар танылган сөяктән сыннар кисеп ясаучылар, рәссамнар, көй язучылар, җырчылар да. Вакытлары тыгыз булса да, мәктәпләрдә укучылар белән оештырылган чараларда да теләп катнашалар. Хәсән һәм Хөсәен мәктәптә укыган, армиядә хезмәт иткән, “Дзержинец” клубында танылган тренер Евгений Соснин җитәкчелегендә шөгыльләнгән еллар турында балалар белән кызыклы әңгәмә оештырдылар. Татьяна Щукина: ”Бөек Ватан сугышы бер гаиләне дә читләтеп узмады. Туган илебезне сакларга ил халкы бердәм булып күтәрелде. Бүген безнең шәһәрдә 80 сугыш ветераны яши. Узган ел 102 ветеран иде. Кызганыч, аларның саны көннән-көн кими. Сугыш ветераннарын онытмыйк, аларның истәлекләрен кадерләп саклыйк”, – дип сөйләде. Чыгыш ясаучылар балаларга укуларында уңышлар, сәламәтлек теләп, киләчәктә ветеран солдатлар сыман Ватанны яклаучы батыр, лаеклы кешеләр булып үсүләрен теләделәр. Чара Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар башкаруында җыр белән тәмамланды.
Римма Умитбаева, Тубыл



