tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Батырлар белән очрашу
Батырлар белән очрашу

Батырлар белән очрашу

Балаларга патриотик тәрбия бирү максаты белән Себер татар мәдәният үзәге хәрби-интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән якташларыбыз катнашында Тубыл шәһәренең 15 нче, 14 нче мәктәпләрендә кичә уздырды. Чараларда “Туганлык” өлкә иҗтимагый Уроки мужества1оешмасы рәисе урынбасары Мансур Рябиков, “Хәрби туганлык” оешмасы әгъзалары Хөсәен һәм Хәсән Арангуловлар, шәһәр ветераннар советыннан Татьяна Щукина катнаштылар. Дәресне Рузалия Корманалиева алып барды. Ике ел Әфган сугышында булган М.Рябиков: “Солдат батыр, чыдамлы булырга тиеш. Армия сафларында хезмәт итү өчен мәктәптә укыган вакытта ук тырыш булырга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар”, – дип әңгәмәне башлады. Сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар турында нәрсә беләсез? Спорт белән дусмы? Балалар шундый сорауларга җавап бирделәр, кул күтәреп үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

Чик сакчылары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар яшүсмерләрне кызыксынучан булырга, грек-рим көрәше белән шөгыльләнергә чакырдылар. Абыйлы–энеле Арангуловларның тормыш юлын күпләргә үрнәк итеп күрсәтергә була. Алар танылган сөяктән сыннар кисеп ясаучылар, рәссамнар, көй язучылар, җырчылар да. Вакытлары тыгыз булса да, мәктәпләрдә укучылар белән оештырылган чараларда да теләп катнашалар. Хәсән һәм Хөсәен мәктәптә укыган, армиядә хезмәт иткән, “Дзержинец” клубында танылган тренер Евгений Соснин җитәкчелегендә шөгыльләнгән еллар турында балалар белән кызыклы әңгәмә оештырдылар. Татьяна Щукина: ”Бөек Ватан сугышы бер гаиләне дә читләтеп узмады. Туган илебезне сакларга ил халкы бердәм булып күтәрелде. Бүген безнең шәһәрдә 80 сугыш ветераны яши. Узган ел 102 ветеран иде. Кызганыч, аларның саны көннән-көн кими. Сугыш ветераннарын онытмыйк, аларның истәлекләрен кадерләп саклыйк”, – дип сөйләде. Чыгыш ясаучылар балаларга укуларында уңышлар, сәламәтлек теләп, киләчәктә ветеран солдатлар сыман Ватанны яклаучы батыр, лаеклы кешеләр булып үсүләрен теләделәр. Чара Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар башкаруында җыр белән тәмамланды.

Римма Умитбаева, Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*