tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы умартачысы Гүзәл Фәттахова грант откан
Баулы умартачысы Гүзәл Фәттахова грант откан

Баулы умартачысы Гүзәл Фәттахова грант откан

Баулы районында яшәүче Гүзәл Фәттахова “Агростартап” программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) проектларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләр арасына кергән.

Грант алуга 132 татарстанлы дәгъва иткән, шул исәптән ике баулылы да. 103 проект җиңүче дип табылган. Грант алучылар арасында Гүзәл Фәттахованың 120 умарталы умартачылыкны оештыруга исәпләнгән проекты да бар. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты хәбәр иткәнчә, җиңүчеләр ике миллион сумнан алып дүрт миллион сумга кадәр грант алачак.

bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*