enrutat
Баш бит / Байсар авылы тарихы
Байсар авылы тарихы

Байсар авылы тарихы

Тау башында Карамас-Пельга белән Унур-Киясово (Очкыр) арасында кечкенә генә татар авылы — Байсар утыра. Анда искитәрлек зур өйләр дә юк, кешеләре дә гади. Ул бик борынгы авыл да түгел — аңа әле бер гасыр да юк. Ләкин үткәненә күз салсаң, нинди бай тарихлы авыл икәнлегенә инанасың.

Әлеге җирләргә 1929-1931нче елларда Әгерҗе районының Аккуҗа авылыннан сөрелгән 10 хәлле гаилә күченеп утыра. Авылга нигез салучыларның берсе –Галләм бабай Актаныш районына баргач, Байсар авылы исемен ошатып кайта, аның тәкъдиме белән авылга Байсар исеме бирәләр. Ә чишмә, буа урыннары Унур Киясово (Очкыр) җиренә кергән. Складтан түбән басуларны чишмә җире белән алмашканнар.

1932 елда Байсар халкы (16 кеше) артель булып оеша, «Кызыл байрак» дип исем бирәләр (элек 1 авыл 1 артель булган, соңыннан “колхоз” дип атый башлаганнар). Аккуҗа кешесе Хаҗиәхмәт 2 ел артельдә җитәкче булып эшли. Соңыннан бу вазифаны Фатыйх, Нури, Галимулла, Хаҗи абыйлар дәвам итәләр. Әгъләм абый сөйләве буенча, 1938 елга кадәр авыл Әгерҗе районына кергән. 1937 елда халык сайлауга Көчеккә барган. 1935 елда мәктәп ачыл-ган. Галиаскәр абый әйтүенчә, 2 класс, кечкенә генә кибет булган. Тормышлар шулай җайга салынганда, Бөек Ватан сугышы башлана.

Сугышта Байсардан 25 кеше катнаша. Авылда бабайлар, хатын-кызлар, балалар кала. “Кызыл байрак» артеле ашлык сату буенча планны сугыш алдыннан да, авыр сугыш вакытында да районда беренчеләрдән булып үти. Алар кыш чыгар өчен малларга ашау, ягарга утынны һәрвакыт җитәрлек әзерли торган булалар. Тылда тырыш хезмәт куйганнары өчен әби-апаларыбызга да һәйкәл куярлык. Алар артельдә эшлиләр, балалар үстерәләр. Авыр булса да, түзәләр, Җиңү көнен көтәләр. Бәдредҗә, Галия, Маҗиян, Минизаһа әбиләрнең ирләре сугыш кырларында ятып калалар. Укытучы Гарифулла Рәхмәтуллин 1945 елның 4 маенда һәлак була. Мөсәвир Хаҗиев та әйләнеп кайтмый. Сугыш бетә, әти-бабайларыбыз яуда бурычларын үтәп, түшләренә орден-медальләр тагып кайталар.

Сугыштан соң, Калиновский авылыннан амбарны сүтеп алып кайтып, Идрис абыйлар белән Әхмәтхан абыйларның хуҗалыклары арасына кибет җиткереп куялар. Анда Рабига апа, Әхмәтгәрәй абый, Фаиз Әхмәдиев эшлиләр. Клуб ишегалдында контора була. Игровадан өй алып кайтып, бер ягын мәктәп, икенче ягын укытучылар өчен фатир итеп җиткерәләр. Әҗәр, Әдибә, Канифә, Хәнүзә апалар укытучы, ә Шәмси абый военрук булып эшлиләр.

1950нче елларда Петропавловск, Калиновский, Ил. Зайчиково, Очкыр, Байсар кушылып, «Победа» колхозы оеша. 1958 елда Карамас-Пельгага кушылалар 1963 елдан «Ленинец» колхозы була. 1959-1986нчы елларда Әгъләм абый бригадир булып эшли.

1958 елда колхозчылар көче белән алма бакчасы утыртыла. Авыл ныгый бара, 70нче елларда яңа гаиләләр аүчеп килә. Ат, сарык, тавык фермалары төзелә. Яңа үскән буын да эштә сынатмый: яхшы үсеш өчен Байсар фермасы коллективы Удмуртиянең Мактау тактасына кертелә, ВДНХ­дан бүләкләнәләр. Мал карау­чыларга медальләр, орденнар тапшырыла. Мәдинә апа, Әгъләм абый – «Мактау бил­гесе» ордены, Галимәрдан абый — 3нче дәрәҗә «Хезмәт даны» ордены, Зөфәр абый –“Хезмәттәге уңышлары өчен” медале, Тәлгать абый “Хезмәттәге батырлыклары өчен” медале белән бүләкләнә.

Читкә киткән авылдашларыбыз да сынатмыйлар: Нургали бабайның улы Нурлый абый гомерен хәрби хезмәткә багышлый, майор дәрәҗәсенә җитә, күп илләрдә була, кызы Шәмсия апа озак еллар Авыл хуҗалыгы институтында укыта. Улы Равил абый да институтта укыта, дәреслекләр яза. Авылдан чыкканнар арасында төрле һөнәр ияләре булып, зур уңышларга ирешүчеләр байтак.

Хәзерге вакытта авылыбызга газ керде, сулар өйдә, юллар яхшы, йортлар матур, нык. Авылыбызда медпункт, клуб эшләп килгәнгә ата-бабаларыбызга, авыл халкына, район җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бушап калган өйләргә яхшы кешеләр, үзебезнең балалар кайтыр дип өметләнеп яшибез. Байсар авылы тагын күп еллар яшәр дип ышанабыз.
(Мәгълүмат 1946-1947нче елларда ачылган хуҗалык кенәгәсеннән алынды, әби-бабаларыбыз истәлекләре кулланылды).

Мәсхүдә Бәхтиева, Әнисә Хәйбуллина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*