enrutat
Баш бит / БДИдан 393 балл туплаучы Инсаф Фәйзрахманов: «Чит кояшка кызыкмадым, үзебездә дә рәхәт»
БДИдан 393 балл туплаучы Инсаф Фәйзрахманов: «Чит кояшка кызыкмадым, үзебездә дә рәхәт»

БДИдан 393 балл туплаучы Инсаф Фәйзрахманов: «Чит кояшка кызыкмадым, үзебездә дә рәхәт»

Татар мәктәбендә укыганнар да белемнәре белән берне түгел, меңне ега ала. Моның шулай икәнлеген укучылар ел саен дәлилләп тора. Узган ел Казанның 2 нче гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев дүрт фәннән 399 балл җыйса, быел Кукмара районының Ядегәр мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов 393 балл туплады. Аның хисабында информатика, рус теленнән – 100, физикадан – 99, математикадан – 94 балл. Инсаф белән авыл мәктәбе, андагы мөмкинлекләр һәм милли рух турында сөйләштек.

– Инсаф, гадәттә, 100 балл туплаучылар Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына китү ягын карый. Синдә дә андый теләк булдымы? Чит төбәк вузлары, безгә укырга кил, дип кызыктырмадымы?
– Бу уй минем башыма бер тапкыр да кереп карамады дисәм, дөрес булмас. Ул хакта уйлап караганым булса да, үзебездәге югары уку йортын сайладым. Үз өеңдә барыбер яхшырак бит. Документларымны КФУның мәгълүмат технологияләре мәктәбенә тапшырдым. Апам Айсинә дә – программист. Ул Казанда укыды, хәзер Мәскәүдә эшли. Укырга керүчеләр исемлегендә беренче урында торам, әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Анда укып, Татарстаныбызга хезмәт итәсем килә. IT-белгечләр буенча республикабыз Мәскәүдән әллә ни калыша дип уйламыйм, бәлки, алдарак та барадыр әле. Яхшы белгечләр әзерләүче, фәннәрне инглизчә укытучы Иннополис бар. Анда берничә тапкыр булдым. Бу уку йортына укырга керү өчен документларны бераз иртәрәк тапшырырга кирәк иде. Мин өлгермәдем. 100 балл туплавымны белеп, Мәскәү, Санкт-Петербург вузларыннан кадәр шалтыратучылар булды. Әлбәттә, алар төрле мөмкинлекләр белән кызыксындырырга тырыша. Әмма мин, әйткәнемчә, тәкъдимнәрне кире кагып, үзебездә калырга булдым, читтәге кояшка кызыкмадым.

– Яшьләрнең күбесе һөнәр сайлаганда, хезмәт хакына игътибар итә. Үзләре әйтмешли, яшәргә җитеп, артык та калсын. IT-тармак та төшемлеләрдән санала. Акча мөһимме?
– Акча мөһим түгел дип әйтеп булмый. Үзеңә эше дә ошый торган, хезмәт хакы да яхшы булсын. Минемчә, монда тигезлек булырга тиеш. Хезмәт хакың тормыш көтәргә дә җитмәсә, нәрсә була инде ул?

– Соңгы вакытта авыл мәктәпләрендә дә шәһәрнеке кебек мөмкинлекләр тудырырга тырышалар. Син укыган Ядегәр мәктәбендә бу яктан шартлар ничегрәк? Их, бездә менә шул булсын иде, дигән хыяллар бармы?
– Авыл мәктәбе шәһәрнеке кебек үк була алмыйдыр ул. Анда балалар саны да аз. Әйтик, без сыйныфта ике генә укучы идек. Һәр класска интерактив такталар кую кыйммәткә төшәчәк. Бездә ул информатика һәм тагын берничә класста гына бар иде. Барлыгы 100ләп бала укый. Интернет мәктәптә дә, өйдә дә әллә ни яхшы тотмый. Яхшырак эшләсә, күбрәк мәгълүмат туплап булачак. Яңа уку елыннан мәктәптә аның сыйфатын яхшыртырга җыеналар. Өйдә укыган вакытта интернет өзелгән чаклар да булгалады. Май-июнь айларында авылда электр чыбыкларын алыштырдылар. БДИга әзерләнүне төнгә таба калдыра идем, ул вакытта интернет яхшы эшли. Авыл мәктәбендә дә бөтен шартларны тудырып була, минемчә. Совет заманында бар нәрсә дә булган диләр бит. Соңгы вакытта җиһазлар саны да артты, яңа өстәл, урындыклар кайтты. Игътибар юк дип әйтеп булмый.

– Сыйныфта ике генә укучы булгач, ярышып уку мөмкин түгелдер. Ә укытучы баласы һәрвакыт алдынгы булырга тиеш, килешәсеңме?
– Без 8 нче сыйныфка кадәр сыйныфта 3 укучы укыдык һәм өчебез дә укытучы баласы идек. Соңрак икегә калдык. Сыйныфташым Ильмир күбрәк җәмгыять, тарих һәм башка гуманитар фәннәрдән яхшырак укыса, мин математика, физикадан алдыра идем. Икебез дә мәктәпне медальгә бетердек. Ярышып уку мөмкинлеге кирәк, әмма балалар саны аз булгач, бернишләтеп тә булмый. Авылда мәктәпләрнең сакланып калуына да шөкер итәсең. Ике укучылы сыйныфта гына булсак та, төрле олимпиадаларда катнашырга тырыштык. 8-9 сыйныфларда «Сириус»та берәр ай укып кайттым. Анда баргач, бик сәләтле балалар белән таныштым. Белемнәре белән әллә кайдан ялтырап торалар. Кайберләре вуз тәмамлаучылардан да күбрәк белә. Казандагы олимпиада үзәгенә баргаладым. Башкалада да олимпиадаларга әзерләнү өчен шартлар булу бик яхшы. Мондый тәҗрибәләр яхшы укырга этәргеч бирә.

– БДИдан 100 балл туплавыңның сере бармы?
– Сере юк. Укытучылар төпле белем бирде, без тырыштык. Репетиторлар ялламадык. БДИга дөрес әзерләгәннәр дип уйлыйм. Әти-әниләрем, туганнарым да –укытучылар. Әнием Гөлсинә математикадан укыта. Әтием Әнәс заманында физика, ОБЖ дәресләрен бирде. Дәү әни дә – укытучы. Әти-әниләрне төрле сораулар биреп аптыратмадым. Бик кирәк чакта гына сорый идем. Әнинең сеңелләре – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ризәлә апа һәм химия, биология укытучысы Гөлфия апа аңламаган нәрсәләргә төшенергә булышты. 5 нче сыйныфтан олимпиадаларга әзерләнә башладым. Физика, математикадан уңышларга ирештем. БДИга әзерләнгәндә, күбрәк биремне эшлим дип түгел, төбенә төшеп өйрәнергә тырыштым. Хаталы биремнәрне берничә атнадан кабат искә төшерә идем.

– Татарча укып, БДИны яхшы биреп булмый, дип икеләнүчеләргә нәрсә дип әйтер идең?
– Татар теле – безнең тел. Аны үзебез сакламасак, тагын кем саклар? Русчаны да яхшы белик. Күп телләр белү бер-берсенә комачауламый. Хәзер мәктәпне тәмамлаганда күпләр өч телне өйрәнеп чыга. Без 9 нчы сыйныфка кадәр барлык фәннәре дә татарча укыдык, югары сыйныфларда БДИга кирәклеләрен русча да өйрәндек. Тик без һәрвакыт татарча уйлый, фикерли идек.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*