tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәхетле пар Бриллиант туйларын каршылады
Бәхетле пар Бриллиант туйларын каршылады

Бәхетле пар Бриллиант туйларын каршылады

Ульяновск шәhәренең Вырыпаевка бистәсендә гомер кичерүче Рөстәм Зарифулла улы белән Затия Шәфигулла кызы Гайнуллиннарның гаилә корып бергә яши башлауларына шушы көннәрдә 60 ел булды.

Бөтен гомерләрен тырыш, намуслы хезмәткә, балаларын чын кешеләр итеп тәрбияләп үстерүгә багышлаган бәхетле парны Ленин районының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре шәhәрнең Никахлашу сараена чакырып хөрмәтләделәр. Мөхтәрәм җитәкчеләр – Ленин район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Сычев hәм Ульяновск шәhәр Думасы депутаты Константин Зонов Рөстәм Зарифулла улы белән Затия Шәфигулла кызына рәхмәт сүзләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук Гайнуллиннарның бала-оныклары да кадерле кешеләренә олы рәхмәтләрен ирештерделәр.

“Сезнең тормыш юлыгыз бик күпләр өчен үрнәк булып тора. Бөек Ватан сугышы елларының барлык михнәт-газапларын үз җилкәгездә татыгансыз, аннары илебезне аякка бастыруга зур өлеш керткәнсез, балаларыгызны Ватаныбызның лаеклы гражданнары итеп тәрбияләп үстергәнсез, барысы өчен дә рәхмәт сезгә”, – диде Михаил Сычев, Бриллиант туйларын билгеләп үтүче татар-мөселман гаиләсен тәбрикләп.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*