enrutat
Баш бит / Белем бәйрәме дә артта калды
Белем бәйрәме дә артта калды

Белем бәйрәме дә артта калды

Татар исемле, татар фамилияле балалар килә мәктәпләргә. Энәдән-җептән киенгәннәр, букчада берсеннән-берсе затлы уку әсбаплары, кулларында — текә телефон. Бар да бар, тик тел генә юк. Татар исемле сабыйларның күбесе әйткәнне бераз аңласа да, үз телебездә сөйләшә белми.

“Сез укытучылар бит, эшегез шул, өйрәтегез”, — диярләр. Әйе, килешәм, эшебез — өйрәтү. Бу эшне яратып, бөтен тырышлыгыбызны, күңел җылысын биреп, күпьеллык педагогик тәҗрибәгә таянып, намус белән башкарабыз. Баласына туган телен өйрәнү мөмкинлеге биргән әти-әниләргә рәхмәтебез дә, хөрмәтебез дә бик зур, ә алар күпчелекне тәшкил итә бездә. (2017 елдан туган телне өйрәтү ата-аналар ризалыгы белән генә гамәлгә ашырыла).

Бүген туган телне өйрәнү өчен атнага 3 дәрес вакыт бирелә мәктәптә: 2 сәгать татар теле, 1 сәгать әдәбият. Өч тапкыр 45 минут. Әти-әниләрнең көне буе эштә булып, балалар белән аралашырга вакыты калмавын, калса да, аралашу күбрәк рус телендә баруын искә алсак, искиткеч әз вакыт. Атнадагы 10080 минутның 135 минутында гына бала әткәй-әнкәй бүләк иткән туган телендә сөйләшү мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә расписаниедә беренче дәрес булса да, алтынчы-җиденче итеп куелса да, дәреснең һәр минуты кадерле татар теле укытучысына. Эшебез җаваплы — каршыбызда утырган сабыйларны милләт киләчәге булырдай шәхес итеп үстерәсебез бар. Дәресләргә әзерләнеп йөргән, татарча авазларны дөрес әйтергә омтылып, сүзләр өйрәнгән, җөмлә төзегән, шигырьләр ятлаган балаларны тагын да канатландырасы килә.

Сүз тәмен тоеп, сәнгатьле сөйләүче укучыларыбыз тавышын Әгерҗе радиосы тапшыруларында ишеттерәбез, иҗади фикерләүче балаларны Ижауда чыгучы “Яңарыш” газетасының “Алтын йомгак”, “Әгерҗе хәбәрләре”нең “Күңелле кыңгырау” сәхифәләре белән дуслаштырабыз, кызыксынучан, китаплар укырга яратучы шәкертләребез Татарстан телевидениесе үткәргән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында катнаша, “Шаян ТВ” геройларын кунакка чакырабыз, “Сәләт” лагере аланнарына җәйге ялга җибәрәбез. Гимназиядә быел оештырыл­ган ”ТАССРның тарихи мозаикасы” фестиваль-конкурсы да укучыларыбызның кечкенә генә сәләтләрен күреп, зур дөньяга чыгару максатыннан булды.

Ләкин барысы да ал да гөл генә түгел шул. Үзләре районыбыз авылларында, чи татар гаиләләрендә тәрбияләнеп үскән әти-әниләрнең балаларын татар төркеменнән рус төркеменә күчерүне сорап гариза язулары җанны әрнетә. Бала татар төркемендә укуга каршы түгел, әнисенең ни өчен күчерергә теләвен дә аңлап бетерми, ләкин… Ә бит өлкән сыйныфларда укучылар татар әдәбияты хәзинәләрен яхшылап өйрәнгәч, аның байлыгына гаҗәпләнү катыш соклануларын яшермиләр. Гимназиядә күпчелек укучылар 9нчы сыйныфта проектларны нәкъ менә татар теленнән сайлап, уңышлы эшләре белән укытучыларны да, сыйныфташларын да шаккатыралар. Шуңа да игътибар итәргә кирәк: тәрбияви якка да бик зур игътибар бирелә татар теле дәресләрендә.

Тәрбиядән башка белем алуның мөмкин түгеллеге безнең гасырга кадәр үк расланган бит инде. Безнең килер көннәребез дә, милләтебезнең киләчәге дә — шушы балалар кулында. Димәк, укытучы белән әти-әниләрнең максаты уртак. Бүген туган телен кирәксенмәгән кеше иртәгә әти-әнисеннән, милләтеннән баш тартмас дип әйтеп буламы? Шуңа күрә милләт, тел язмышы һәрбер әти-әнине дә уйландырырга тиеш.

Мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, Белем бәйрәменә чакырып, беренче кыңгырау чыңлады. Ак бантиклы Зифалар, Әминәләр, зур букчалар аскан Рамазаннар, Әмирләр, ашыга-ашыга, беренче тапкыр мәктәпкә килделәр. Ә без, туган тел укытучылары, сөенеп, аларны үз телебездә сөйләшергә, укырга, язарга, ана телен яратырга, әти-әниләрен хөрмәт итәргә өйрәтергә әзер. Ә ата-аналар?

Гөлназ Закирова,
Әгерҗе шәһәре, 1нче гимназия

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*