tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Белем җәүһәрләре” бәйгесенә гаризалар кабул ителә!!!
“Белем җәүһәрләре” бәйгесенә гаризалар кабул ителә!!!

“Белем җәүһәрләре” бәйгесенә гаризалар кабул ителә!!!

Ниһаять күпләр көткән вакыйга! Татарстан гына түгел, бөтен дөньяда яшәгән татар интернетчылары өчен шатлыклы яңалыгыбыз бар!

2010 нчы елда үз эшен башлаган #БелемҖәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итүне кабат активлаштырдык!

Сезнең яисә якыннарыгызның үз интернет-проектларыгыз – татарча алып барыла торган сайтлар, Инстаграм-аккаунтлар, ВКонтакте төркемнәре бармы? Яисә Википедиянең татарча өлешен үстерүдә өлеш кентәсезме? Татар телен үстерүдә файдалы эш башкарасыгыз һәм татар интернетыныда танылган шәхес буласыгыз киләме?! Була икән, димәк бу бәйге – Сезнең өчен!

“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән XI дөньякүләм татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен интернет-проектыгызга сылтама белән түбәндәге номинация(ләр) буенча гариза юлларга кирәк!

I. tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
II. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе;
III. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
IV. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
V. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
VI. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
VII. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
VIII. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
IX. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
X. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә оештырыла. Гран-при – яхшы ноутбук!!!

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/xv3ad3mZC4BBx7dr7

konkurs.belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*