tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белозерьеда Республика авыз ачу мәҗлесе узды
Белозерьеда Республика авыз ачу мәҗлесе узды

Белозерьеда Республика авыз ачу мәҗлесе узды

20 май көнне Мордовия Республикасының Белозерье авылы Үзәк Җәмигъ мәчетендә барлык мөселманнар өчен традицион авыз ачу мәҗлесе узды.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен булган авыз ачуда 1100 дән артык кеше катнашты. Мәхәллә кешеләре арасында авылның аксакаллары, аксакаллар советы әгъзалары, Белозерье авыл җирлеге депутатлары һәм татар авылларыннан, шулай ук Сарански шәһәреннән кунаклар бар иде.

Тантаналы авыз ачуның мәртәбәле кунаклары Пенза, Волгоград һәм Ульяновски өлкәләре делегацияләре булды. Күрше төбәкләрдән килгән кунакларны Белозерье авыл җирлеге хакимияте башлыгы Салихов Рәсим Хафиз улы шәхсән үзе каршы алды. Чара башланганчы күрше төбәкләрдән килгән кунакларга Рәсим Хафиз улы Салихов авыл буйлап экскурсия уздырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*