tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер гасырлык Татарстан тарихында семберлеләр
Бер гасырлык Татарстан тарихында семберлеләр

Бер гасырлык Татарстан тарихында семберлеләр

Борынгы Сембер-Ульяновск төбәге күршебез Татарстан АССР оешуга үзләреннән зур өлеш керткән байтак шәхесләрне биргән төбәкләрнең берсе. Тарихи мәгълүматларны укып беләбез, октябрь инкыйлабыннан соң, Россиядә зур  географик бүленешләр башланганда, безнең данлыклы якташыбыз Владимир Ильич Ленин милли республикаларны оештыруга аеруча зур игътибар бирә. Шул елларның истәлеге итеп халкыбызның танылган рәссамнары Харис Якупов белән Лотфулла Фәттахов 1953 нче елда “В.И.Ленин Татарстан АССРны төзү турындагы Декретка кул куя” исемле картинасын иҗат итәләр, ә татар совет әдәбияты классигы Сибгат ага Хәким исә бу тарихи вакыйганы чагылдырып үз вакытында мондый юлларны да яза:

Татартстан –минем республикам,
Россиянең матур җирендә,
Ленин аңа үзе исем кушкан
Бәхет теләп гомер-гомергә.

Егерменче гасыр башындагы милли сәясәт турында бүгенге күзлектән чыгып ни генә әйтсәк тә,  заманына күрә ул төптән уйланылган  булган. Бу эш башында торучылар  бер генә милләт тә читтә калырга тиеш түгел, һәр халыкның үз милли-тарихи төбәге булырга тиеш дигән фикерне беренчел бурыч итеп куйганнар.

Архив материалларына нигезләнеп Татарстан АССРны төзүдә актив катнашкан тагын бер семберле турында әйтми булмый. Ул – өлкәбезнең  Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылында 1889 туган, шунда мәдрәсә тәмамлаган, соңрак Әстерхан,  Саратов, Петроград һәм Казан шәһәрләрендә укытучы,  журналист булып эшләгән Борһан Хөснетдин улы Мансуров. Ул егерменче елларда Казанда зур җәмәмгать эше алып бара, партия һәм совет органнарында хезмәт итә.  1920 нче елда ТАССР оешкач Борһан Мансуров республика Үзәк башкарма комитеты президиумы секретаре  итеп сайлана.

1959-1966 нчы елларда ТАССР министрлар Советы рәисе булып эшләгән  Абделхак Абдразяковны да өлкәбезнең Иске Кулаткы районы биргән. Әле егерменче гасырның 90 нчы елларында яңа Татарстан Республикасы эшчәнлегендә дә  Ульяновск өлкәсе татарлары зур хезмәт куялар. Радищево районы Богдановка авылы кызы Нурсинә Фәйзерахман кызы Әбдрәшитова  1995-1998 нче елларда Чаллы шәһәре вице-мэры, аннары Татарстан Дәүләт Советы секретаре, Чынлы районы Кәшә авылыннан шагыйрь, Россия дәүләт премиясе лауреаты Ренат Мәгъсүм улы Харис башта мәдәният министры урынбасары, ә 90 нчы еллар азагында Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаралар.

Әлбәттә инде, төбәгебезнең генә түгел, тарихи ватаныбыз Татарстан тарихында да  якты эз калдырган бу данлыклы якташларыбыз турында  өлкәбезнең мәдәният Үзәге музеенда кызыклы гына экспонатларны без күз карасыдай зур горурлану хисе белән саклыйбыз.

Без бүген ут күршебез Татарстанда гомер итүче кардәшләребезне, безнең дә тарихи ватаныбызны бер гасырлык юбилей белән котлыйбыз! Республиканың бүгенге җитәкчелегенә дөньяның дистәләгән кыйтгаларына, илебезнең төрле төбәкләренә сибелеп яшәүче татарларга һәрдаим ярдәми итеп яшәве өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Озын гомерле бул, данлы юл үткән туган Татарстаныбыз!

Рамис Сафин,
Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*