enrutat
Баш бит / Бер йортта дүрт буын яшәүче Сәйфелганиев турында: «Алар каралтысына якынлашуга, биредә тырыш, уңган хуҗалар яшәгәне күренеп тора»
Бер йортта дүрт буын яшәүче Сәйфелганиев турында: «Алар каралтысына якынлашуга, биредә тырыш, уңган хуҗалар яшәгәне күренеп тора»

Бер йортта дүрт буын яшәүче Сәйфелганиев турында: «Алар каралтысына якынлашуга, биредә тырыш, уңган хуҗалар яшәгәне күренеп тора»

«Бүгенге авыл инде без белгән авыл түгел». Шәһәрдә яшәүче якташлардан еш ишетәсең мондый сүзләрне. Хак әйтәләр. Хәтта шушында яшәп тә, мондагы үзгәрешләргә аптырыйсың. Бар яктан шәһәрләшкән авылда яшәргә рәхәт, уңайлы, җиңелрәк булса, икенче яктан… авылның үзенеке генә булган үзгә мөнәсәбәтләр, гореф-гадәтләрнең юкка чыгуы уйландыра да.

Авылда да инде күпчелек үз «казаны»нда кайный, үз тормышы белән яши. Аралашулар да, ярдәмләшүләр дә дефицитка әйләнеп бара. Кайчандыр дүрт почмаклы кечкенә генә өйләрдә олысы-кечесе, балалар-оныклар белән сыйсалар, хәзер күпчелек балалардан аерым яшәүне хуп күрә. Безнең авылда әле, юк-юкта, өлкәннәр белән бергә яшәүчеләр бар. Андыйлар – 19 гаилә. 60 хуҗалыклы авыл өчен кечкенә сан түгел бу. Арада әле бер түбә астында, бер йортта дүрт буын яшәгән гаилә дә бар. Монысы инде – хәзер авыл өчен генә түгел, район, республика күләмендә дә сирәк хәл. Сәйфелганиевлар ул.

Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, алар каралтысына якынлашуга, биредә тырыш, уңган хуҗалар яшәгәне күренеп тора. Тирә-якта данлыклы мичче, балта остасы булган Насыйбулла абыйның уллары да, үзе кебек, төзелеш эшенә хирыс булды шул. Башка чыкканнары да каралты-кураларын һәрчак төзек тотты, төп йорттагылар да, өстәп-төзеп, үзгәртеп кенә торалар. Авылдагы иң төзек, иң матур йорт-җирнең берсе аларныкы дисәм дә, ялган булмас. Төп йортны, төп нигез җылысын саклаган уллары Динар авылны ташлап китмәде. Яңгул кызы Дания белән гаилә корып, бер кыз, бер ул үстерделәр. Даниянең бу йортка килен булып төшүенә озакламый 30 ел тула. Уллары Ранил дә авылдан, туган нигезеннән читкә китмәде. Биш ел элек, Кариле кызы Лилиягә өйләнеп, инде үзләре ике бала үстерә. Менә шундый зур бер гаилә булып яшәгән мәлләре.

Динар инде утыз биш еллап «Татарстан» хуҗалыгында шофер булып эшли. Елның-­елында иң күп эш башкарган шоферларның берсе. Дания бригадир да булды, сөт тә җый­ды, бүгенге көндә терлекчелектә. Бик яшьтән хезмәттә чыныгып үскән уллары Ранил дә хуҗалыкта «КамАЗ» машинасында эшли, Лилияләре – хисапчы. Күп итеп мал-туар асрап, тырыш хезмәт белән көн күрәләр. Әле бакчага гына йөрсәләр дә, кечкенә Инсаф белән Динә дә әти-әниләре, әби-бабайлары үрнәгендә хезмәткә өйрәнеп үсә, бөтен эштә «ярдәм итәргә» генә торалар. Гөлсирә апа балаларының, оныкларының мул, рәхәт тормышларына сөенеп, аларның барысына, илгә-көнгә хәер-дога кылып, гомер көзләрен шөкер итеп үткәрә.

…Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе Гөлсирә апага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Шушында туып үскән, шушы авыл егете Насыйбуллага тормышка чыккан, бар гомерен шушында үткәргән ак әбиебез ул. Бала чагы яшьтәшләренеке кебек авыр сугыш елларына туры килгән, ачлыгын да, юклыгын да, авыр хезмәтен дә иңнәрендә татырга туры килгән Гөлсирә апага, яшьли толлык ачысын күтәрергә, биш баланы аякка бастырырга, инде аларның икесен югалту ачысын татырга да туры килә. Сәламәтлеген иртә югалтса да, күңел көрлеген югалтмыйча, берсеннән-берсе тырыш, һөнәрле балалар үстерә алды ул. Әле бит балаларының дүртесе шушы җирлектә яши, шушында хезмәт куя (берсе берничә ел элек вафат булды). Картлыгында ялгыз булмавы, күрше авылда гына хәлен белешер балалары булуга да сөенә әбиебез.

Билгеле, зур гаилә булып яшәүнең үз плюслары, үз минуслары да була. «Күп кеше өмәгә яхшы» дигәндәй, тормыш алып бару өчен уңайлы яклары да күп. Шул ук вакытта һәр буынның – үз карашы, үз ихтыяҗлары, үз кызыксынулары. Алтын урталыкны табып яшәр өчен һәрберсеннән зур сабырлык сорала торгандыр. Шуңа да бик-бик сирәк хәлгә әйләнгәндер ул…

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*