tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бердәм Россия” Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат сыйфатында тәкъдим итте
“Бердәм Россия” Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат сыйфатында тәкъдим итте

“Бердәм Россия” Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат сыйфатында тәкъдим итте

“Бердәм Россия”нең Татарстандангы төбәк бүлеге Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазифасына кандидат буларак тәкъдим итте. Кичә партиянең төбәк бүлеге 32нче конференциясендә шундый карар кабул ителде.

Конференциядә, ә ул асылда праймериз рәвешендә узды, ике кандидатура – бүгенге Президент, партиянең Югары Советы бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин кандидатуралары каралды.

“Рөстәм Нургалиевич – республиканың абруйлы лидеры, Татарстанга инде менә дистә ел дәвамында уңышлы җитәкчелек итеп килә. Моңа кадәр Хөкүмәт Рәисе вазифасында нәтиҗәле эшләде, – дип басым ясап әйтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы белән таныштырып. – Бүгенге Президентның нинди икәнен Татарстан икътисадының искитмәле казанышлары, аның тәкъдиме белән һәм аның җитәкчелегендә тормышка ашырылган дистәләрчә киң колачлы проектлар һәм программалар сөйли. Республика икътисадына зур күләмдә инвестицияләр җәлеп ителде. Татарстан халыкара дәрәҗәдә танылды. Дөнья күләмендәге зур чаралар уңышлы үткәрелде”.

Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның, беренчеләрдән булып, Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплавын искә төшерде.

Фәрит Мөхәммәтшин икенче кандидатура – Ленар Сафин кандидатурасына кагылып, аның 2010 елдан бирле республика Хөкүмәтендә эшләп килүен билгеләп үтте. “Ул юл төзү өлкәсендә федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда актив катнаша, “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектын гамәлгә ашыруга җитәкчелек итеп килә,” – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Президенты, үзенең программасы белән таныштырып, бүген заманча үсешне күздә тоткан яңа проектларның тормышка ашырылып килүен искә төшерде.

“Безнең уңышлар нигезендә бик зур хезмәт ята. Соңгы дистә ел эчендә Татарстанның тулаем төбәк продукты 28,7 процентка, сәнәгатьтә җитештерү күләме – 38,2 процентка артты, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча лидерга әйләнде. Әмма икътисади казанышлар – үзмаксат түгел. Төп бурычыбызны – халыкның тормышын яхшырту бурычын хәл кылу чарасы гына ул”.

Рөстәм Миңнеханов төп стратегик юнәлешләр сыйфатында кешеләр турында кайгыртуны, уңайлы мохит булдыру, кешегә бу тормышта үз урынын табу өчен шартлар тудыру, икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүне атап үтте. “Татарстанда һәрбер кеше үзен якланылулы хис итәргә, иртәгесе көнгә ышанып яшәргә тиеш. Өлкән буын вәкилләрен кайгыртуны төп игътибар үзәгенә алу зарури. 2022 елга мохтаҗ кешеләрнең һәркайсы даими карау белән тәэмин ителергә тиеш”, – диде ул.

Медицинага килгәндә, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, 5 ел эчендә 104 сәламәтлек саклау объекты капиталь төзекләндереләчәк, балалар онкологиясе үзәкләрен, йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү планлаштырыла.

Ә инде Мәгариф өлкәсендәге бурыч – барлык дәрәҗәләрдә сыйфатлы һәм тигез мөмкинлекле белем алуга шартлар тудыру. Якындагы ике ел эчендә 49 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. 13 мәктәп төзелеп килә, 172се капиталь төзекләндерелә, диде Татарстан Президенты.

Линар Сафин да үзенең программасы турында сөйләп үтте.

“Бервакыт Универсиадага әзерләнгәндә, читтән килгән бер журналистның, ни өчен Казан барысын да булдыра, дигән соравына, без балаларыбыз һәм оныкларыбызның Татарстанда яшәвен телибез, дигән идем. Уңышка ирешүнең ачкычы шул безнең. Республикабыздагы кебек, хакимиятнең барлык баскычларының шулай бер йодрыкка тупланып эшләвен башка бер генә төбәктә дә күргәнем юк”.

Фәрит Мөхәммәтшин, яшерен тавыш бирүгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнехановның күпчелек тавыш белән Татарстан “берәмроссиялеләре” тарафыннан республика Президенты вазифасына кандидат сыйфатында тәкъдим ителүен белдерде.

Конференция кысаларында сайлау кампаниясенең барышы буенча да фикер алышу булды. Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп узганча, 13 сентябрьдә, Президенттан тыш, муниципаль хакимият органнары депутатларын да (7 723 депутатны) сайларга кирәк булачак.

“Бердәм россиялеләр” конференциянең икенче этабын көз көне үткәрергә ниятли. Анда сайлау кампанияләренә йомгак ясалачак.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*