tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәмлекне җилкән итеп
Бердәмлекне җилкән итеп

Бердәмлекне җилкән итеп

“Яңарыш” газетасы “Спартак” халык иҗаты йортында Удмуртиядә яшәүче барлык милләттәшләребезне милли басмабызның 25 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән “Бердәмлекне җилкән итеп” китабын тәкъдим итү кичәсенә җыйды. 400 дән артык кешегә исәпләнгән залда алма төшәрдәй дә урын юк иде бу көнне. Искиткеч матур, җылы мохиттә узды әлеге чара.

Удмуртиядә 1990 еллар башында яңа сулыш алган милли хәрәкәт авыр да, катлаулы да, тарихи да юл үткән. Җитәкчеләр алышынган, яңа оешмалар, яңа проектлар, яңа эш планнары барлыкка килгән. Тик нинди генә үзгәреш җилләре булмасын, заманалар ничек кенә үзгәрмәсен, максат һәрвакыт бер булып кала – милләтне, туган телне саклау, мәдәниятебезне үстерү. Монда “Яңарыш” газетасы әйтеп бетергесез зур һәм төп рольне уйный. Милли оешмаларның эше аксаганда да ул милләттәшләребезне берләштерүче, һәрвакыт әйдәп баручы, милли горурлык хисен саклап калучы булды.

Газетабызның 25 еллыгы уңаеннан дөнья күргән “Бердәмлекне җилкән итеп” китабы әнә шул тарихны да, республикадагы милли хәрәкәт эшен дә, уртак максатларыбызны чагылдыруны да үз эченә алган. Тирән эчтәлекле бу китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе башкарган эшләребезне тамашачыларга күрсәтергә мөмкинлек бирде.

“Газетаның бүгенге көндәге казанышлары, милли хәрәкәттә хезмәт итүе редакция коллективының гына тырышлыгы түгел. Безгә газетаны укучылар, аны таратучылар, актив хәбәрчеләребез, тиражны саклап калуда үз өлешләрен кертүче милли җанлы эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Нинди генә җиңү булмасын – бу уртак җиңү. Әлеге бердәмлек китапта да чагылыш тапты. Берничә ел безнең белән бергә атлаган, аерыл­гысыз дусларыбыз – бүген әлеге китабыбызның геройлары. Без аларның исемен тарихка гына кертеп калмыйча, шундый җылы чара оештыра алуыбызга чиксез шат”, — диде “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова.

Чыннан да, китапта исеме урын алган һәркемгә дә без тирән хөрмәт белән карыйбыз, чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә милли чаралар уздырганда матди яктан ярдәм иткән, үтенечләребезне кире какмаган, милләт дип янып-көеп яшәгән эшмәкәрләребез булганга да бик сөенәбез. Кичә барышында милли җанлы эшкуарларның берсе — Равил Саттаров та сәхнәдә сүз алды. “Татар теленең минем һәм гаиләм тормышыннан төшеп калганы юк. Гаиләдә без гел туган телебездә аралашабыз. Шул милли тормышта кайнаганга, кирәк чакта ярдәм кулы суза алганга бик сөенәм мин”, — ди эшмәкәр.

Республикадагы милли хә­рә­­кәтне, милли оешмаларны, га­зетабызны — аларга нигез са­лучы олуг шәхесләребез, аксакалларыбыз, өлкән яшьтәге актив хәбәрчеләребездән башка күз алдына китереп булмый. Быел Закуан Нуретдинов, Ибраһим Биектаулы, Әхәт Фаррахов, актив хәбәрчеләребез Дания Борһанова, Гөлисә Зарипова, Воткинск шәһәреннән Гөлфия Исхакова үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларга сәхнәдән тәбрикләү сүзләре яңгырады, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гөлфия Исхакова һәм Ибраһим Биектаулы Бөтендөнья татар конгрессының “Милләт алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм җыр-биюсез булмый. Кичәне яшь җырчыбыз Светлана Тимершина, Азнакай кунагы Раушания Шакирова, хезмәттәшебез Элмира Нигъмәтҗанованың кызы Самира үз чыгышлары белән бизәде.

Ә “Яңарыш” редакциясе коллективы 2018 елга газетага язылучылар арасында лотерея уйнатып, залны бераз җанландырып алды. (Сәяхәткә юллама отучы ханымның редакциягә шалтыратуын сорыйбыз).

26 ноябрь Әниләр көне белән туры килүе икеләтә бәйрәм булды. Кичәбезнең кунаклары – “Ел гаиләсе — 2017” конкурсында Россиянең “Иң яхшы яшь гаиләсе” исемен яулаган Лилия һәм Илфат Әхмәтҗановлар гаиләсе иде. Алар Мәскәүдә тантаналы бүләкләү чарасында катнашып, поезддан төшү белән безнең бәйрәмгә ашыгып килделәр, тамашачыларны үзләре белән таныштырдылар. Рәхмәт аларга! Ә кичәнең иң дулкынландыра, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтә торган мизгеле “Яңарыш” редакциясе коллективы кызларының үз балалары, онык­лары белән сәхнәгә чыгуы булгандыр. Залдан: “СөбханаАллаһ”, — дигән сүзләр дә юкка яңгырамагандыр ул көнне. Милләтне, телне, мә­дәниятебезне саклау, үстерү юлында күп хезмәт куеп эшләгәндә, безгә нәкъ менә гаиләләребез, балаларыбыз көч, илһам биреп тора. Дөньядагы һәр кешегә дә гаилә бәхетен, гаилә тигезлеген татырга телибез без!

Бу көнне тамашачыларыбызга күчтәнәчебез дә бар иде. Ижау шәһәрендә эшләп килүче “Чулпан” үзешчән театры Флорид Бүләковның “Әбиләргә тагы ни җитми?” комедиясен күрсәтте. Режиссеры – “Яңарыш” газетасы хезмәткәре Рәфилә Рәсүлева. Артист­лар – Илдус Хуҗин, Венера Гатауллина, Мизхәт Зыязетдинов, журналистлар — Рәфилә Рәсүлева, Фәнзилә Салихова, Элмира Нигъмәтҗан иде. Спектакльне тамашачы бик җылы һәм яратып кабул итте. Чыннан да, үзешчән артистларыбыз Казан артистларыннан бер дә калышмый шул, афәрин!

Бәйрәм тәмам. Рәхәт бер ару белән өйләргә таралыштык. Ә инде берничә сәгатьтән соң социаль челтәрләрдә әлеге кичә турында беренче фикерләр күренә башлады. Күпләргә бәйрәм ошаган, алар үзләренең бик канәгать калулары турында язалар иде. Ә дүшәмбе көнне редакциябезгә Алмазия ханым Мирхазиянова килеп керде. “Кызлар, якшәмбе көнне бик матур чара оештыргансыз икән, белми калдым. Газетага вакытында язылмауның бәласе инде бу. Мине киләсе елга газетага гына яздырыгыз әле, язылмасам, шәһәребездә нинди кызыклы чаралар үтүен белми калам икән бит”, — диде ул. Әнә шулай газетабызның дуслары, укучылары артып торсын, дип телибез. Барыбыз да бердәм булып, рес­публикабызда милли хәрәкәтне үстерү өстендә эшлик.

Эльвира Хуҗина, Ижау шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*