enrutat
Баш бит / Бәрәкәтле җәй
Бәрәкәтле җәй

Бәрәкәтле җәй

Кешелек дөньясы өстенә җәелгән коронавирус афәте быел аралашуларны шактый чикләде, бу иҗат әһелләренең дә тормышында чагылыш тапты. Шуңа күрә, җәен бераз мөмкинлекләр ачылу белән, татар зыялылары да юлга кузгалды, чир вакытында туктап торган эшләрен дәвам иттеләр. Язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да бу җәйдә Теләче, Саба, Аксубай, Спас, Алексеевск, Чистай, Тукай, Яңа Чишмә районнарында тарихи урыннарга сәфәр кылды, музей, китапханә, мәчетләрдә булды, аларга үзенең китапларын тапшырды, яңа хезмәтләренә материал туплады.

Теләче районында Фәүзия Бәйрәмова, төбәк тарихын өйрәнүче Сәлмән Гыйльмиев белән берлектә, Төрек-Тәмте һәм Тәмте-Мәтәскә авылы зиратларында һәм кыр-басуларда булган борынгы кабер ташларын өйрәнде. Бу төбәктәге кабер ташлары галимнәр Һарун Йосыпов, Евгений Казаков, Ирек Һадиев, Раиф Марданов, Нурулла Гариф тарафыннан өлешчә өйрәнелгән. Теләче-Саба районнарында Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры кабер ташлары да, 18-19 гасырныкылар да чагыштырмача яхшы сакланган. Әмма Тәмте-Мәтәскә басуындагы “Ташбилге” дип аталган кабер ташы турында әлегә тулы мәгълүмат юк, бары тик чама белән 16 гасырда куелуы гына билгеле.

Җирле халыкның әйтүенчә, заманында бу кабер ташын галим Мирза Мәхмүтов да килеп өйрәнгән булган, әмма аның тасвирламалары сакланмаган. Галим Марсель Әхмәтҗановның язуынча, бу төбәк легендар Кара бәк нәселенең биләмәләре булган. “Риваятьләргә караганда, Кара бәкнең кабере Тәмте һәм Җанбулат авыллары (Саба районы) арасында булырга тиеш, — дип яза ул. – Икенче бер мәгълүмат буенча, бу биләрнең сарае Күкчә авылыннан (Теләче районы) ерак түгел “Үрки Киләге” дип аталган урында яки “Тау арты” дигән басуда урнашкан булган.” (Марсель Әхмәтҗанов. Сайланма хезмәтләр. – Казан, 2019, 254 б.)

Бу җәйдә Фәүзия Бәйрәмова Чулман аръягындагы тарихи урыннарда да эзләнүләр алып барды. Шуларның иң әһәмиятлесе – мең еллык тарихы булган болгар-бортас каласы Шәмсуарны җентекләп өйрәнү. Хәзерге Спас районының Кузнечиха авылы кырында урнашкан бу истәлекле урынны заманында Шиһабетдин Мәрҗани, Гайнетдин Әхмәров, Сәет Вахиди, Равил Фәхретдинов, Казаннан һәм Мәскәүдән тарихчылар килеп өйрәнгән булган. Хәзер биредә казу эшләре алып барылмый, әмма Кузнечиха музеенда Суар каласы табылдыклары бик күп, алар Болгар музей-комплексында да саклана. Тарихчылар Җәмил һәм Илшат Мөхәммәтшин (Болгар), Рафик Насыйров (Аксубай районының Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе директоры, тарих фәннәре кандидаты) һәм Фәүзия Бәйрәмова борынгы шәһәр урынында да, музейда да булдылар, ядкәрләрне җентекләп өйрәнделәр.

Музей директоры Нинель Мәсгут кызы Садриева инде утыз ел шушы өлкәдә эшли һәм һәр экспонатны, Суар тарихын бик яхшы белә булып чыкты. Аның әтисе ягыннан Шиһабетдин Мәрҗанинең ерак туганы икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Олы юлдан шактый ерак булган, туристлар өчен әллә ни шартлар тудырылмаган Суар-Кузнечиха әнә шундый энтузиастлар ярдәмендә эшләп килә, әмма алга таба аны саклап калу өчен яңа юллар һәм алымнар эзләргә туры киләчәк. Әйткәнебезчә, тарихи шәһәрлектә казу эшләре туктатылган, монда борынгы бортас-татар шәһәрлеге булуы турында бер билге дә юк, бары тик чувашлар гына, бу бөек тарихка дәгъва кылып, тыюлыкның чик буена булса да үз казыкларын утыртып, чуклы чүпрәк-чапрак бәйләп киткәннәр… Матбугатта, интернетта, хәтта энциклопедияләрендә дә алар борынгы Суарны чувашныкы, дип язалар, татарлардан бу тарихны өйрәнүче дә, моңа җавап бирүче юк. Фәүзия Бәйрәмованың яңа язып тәмамлаган “Шәмсуар йолдызлыгы…” дип аталган фәнни-популяр хезмәте бәлки шушы бушлыкны өлешчә тутырыр…

Бу сәфәрендә Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Биләрдә, аның янәшәсендәге Түбән Татар Майнасы авылында мәчет һәм музейларда булды, төбәкнең борынгы тарихы белән танышты. Шунысын да әйтергә кирәк, нәкъ шушы урыннарда 1915 елда тарихчы Михаил Худяков та булган һәм бу хакта мәкаләләр язып калдырган. Авыл элек Биләргә тагы да якын урнашкан булган, Иске авыл, Салкын Чишмә, дип аталган. Худяков хезмәтләреннән күренгәнчә, Аксак Тимер Биләр өстенә яу белән килгәндә, шушы авыл тирәсендә, “Түгәрәк шәһәр”, дигән җирдә туктый. Шуннан чыгып булса да, без Түбән Татар Майнасы авылына кимендә 650-700 ел, дип әйтә алабыз. Мәскәү архивларында сакланган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу авылның мәчете Казан ханлыгы җимерелгәнче үк салынган булган. Авыл тирәсендәге кыр-басулардан бик күп сугыш һәм эш кораллары, савыт-саба калдыклары, бизәнү әйберләре табылуын да әйтергә кирәк, алар барысы да мәктәп музеенда саклана. Мәчеттә исә борынгы кулъязмалар һәм китаплар, нәсел шәҗәрәләре тупланган, аларны мәктәп директоры, тарихчы Рафик Насыйров җыйган.

Чистай районының Чирүле Шонталасы авылына исә Фәүзия Бәйрәмова “Гөләйза” романын алып килде, чөнки әсәрдәге төп вакыйгалар шушы авылда да бара. 19 гасырның беренче яртысында татарларны көчләп чукындырулар бу төбәктә бигрәк тә рәхимсез төс ала. Чиркәү кенәгәсенә керәшен дип язганны сәбәп итеп, Биләр побы аларны хәрбиләр ярдәмендә гел күзәтеп һәм бастырып тора, суд юлларында йөртә, буйсынмаганнарны Себергә сөрдерә. Әсәрнең төп каһарманы Гөләйза шушы авылга килен булып төшә, чиркәү кенәгәсенә Пелагея, дип язылса да, мөселманча яши, балаларын чукындырмый. Шушы сәбәпле, аны җиде ел буе Чистайга хөкемгә йөртәләр, мөселман иреннән, балаларыннан аерып алырга, дип карар чыгаралар, ул шушы суд юлында егылып үлә, әмма иманыннан кайтмый. Кайбер галимнәрнең әйтүенчә, Гаяз Исхакый үзенең “Зөләйха” әсәрен күрше авылдагы Гөләйза язмышыннан чыгып язган. Фәүзия Бәйрәмова Чирүле Шонталасы авылы мәчетенә үзенең “Гөләйза” китабын тапшырды, әсәрнең язылу тарихын сөйләде.

Туган авылында калып, биш бала тәрбияләп үстергән Радик Гыйниятов һәм тарихчы Рафик Насыйров белән бергә, алар Чирүле Шонталасының тарихи урыннары белән таныштылар. Биредә авылга нигез салган Морат мулланы әле дә онытмыйлар. Кадермәт улы Морат Киреев — Кырым ханы Гәрәйләрнең оныкчыгы. Аның 12 улы тирә- яктагы татар- мишәр авылларын тотучылар, морзалар, муллалар була. Талкыш, Адәмсу, Нарат Елга, Мөслим, Гаделша һәм башка авыллар алар карамагында булган. Фатих Әмирхан, Равил Әмирхановлар нәселе дә шушы Морат муллага барып тоташа.

Морат мулла 1665-1724 еллар арасында яшәгән. Мәскәүнең борынгы актлар архивында аның исеме берничә тапкыр искә алына. Кабере Чүриле Шонталасы зиратында, авыл башында Морат бабай чишмәсе дә бар, тарихчылар анда да булдылар.

Шунысын да әйтергә кирәк, 19 гасырда Чирүле Шонталасы урыс алпавыты кулында була, ул исә авылның аръягына крепостной урысларны китереп тутыра. Берничә урыс гаиләсе хәзер дә шул якта яши. Шуңа күрә авылда өч зират. Әмма керәшеннәрнеке инде беткән, чөнки үзләре дә юк. Авылда халык бик аз, шуңа күрә, мәктәп тә, клуб та юк, 2003 елда мәчет салып чыкканнар, иске мәчет урынына истәлек ташы куйганнар. Чирүле Шонталасы яныннан гына яңа кытай юлы үтә, газлы-сулы, яшеллеккә чумып утырган бу татар авылына аларның күзе төшмичә калмас инде. Чукындыру чорыннан да исән калган татар авылын нинди язмыш көтә – билгесез…

Фәүзия Бәйрәмова “Гөләйза” романы эзләре буйлап тагы бер татар авылына – Яңа Чишмә районының Тубылгытау авылына да килде, чөнки көчләп чукындыру вакыйгалары монда да булган, алар әсәрдә чагылыш тапкан. Дөрес, язучының биредә инде беренче генә тапкыр булуы түгел, борынгы болгар каласы Тубылгытау турында ул элек тә язган иде. 12 гасырда ук нигез салынган, күтәрелеш вакыты Алтын Урда, Казан ханлыклары чорына туры килгән Тубылгытау, татар дәүләтләре юк ителгәннән соң, урыс кулына кала һәм Югары Никиткино, дип атала башлый. Тубылгытауны урыс бистәләре чорап ала, халыкны көчләп чукындырулар башлана – болар барысы да “Гөләйза” романында тасвирланган. Автор үзенең бу китабын мәчеткә бүләк итте, аның кыскача эчтәлеге белән таныштырды.

Шунысын да әйтергә кирәк, чукындыруга каршы көрәш үзәге дә шушы Тубылгытау авылында булган. Имамнары Галим Сәмигуллов, бөтен татар илендә йөреп, кабат исламга кайту турында халыктан патшага гаризалар җыйган, әмма аларга рәсми рәвештә рөхсәт бирмәгәннәр. Моңа җавап итеп, татарлар Тубылгытауның үзендә чиркәү часовнясының иконаларын юк иткәннәр, рөхсәт булмаса да, манарасыз мәчет салып куйганнар. Шуннан соң авылга җәза отряды килеп төшә, мәчет өчен бәрелешләр башлана. Нәтиҗәдә, авылның ике мулласын каторгага сөрергә, дип карар чыгаралар. Бу хәл 1867 елда була. 45 ел имамлык иткән Рәхмәтулла хәзрәт Ярмиев Чистай төрмәсендә үлә, 20 ел имам булып торган Галим Сәмигуллов Себергә сөрелә, җәза срогы беткәч тә, аңа туган авылына кайтырга рөхсәт бирмиләр.

Галим хәзрәтнең Тубылгытауда гаиләсе, улы Зариф калган була. Колхозга кермәвен сәбәп итеп, Беренче дөнья сугышы гарибе Зарифны 1936 елны ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр, аның да авылда гаиләсе, улы Хәниф кала. Зариф Себер төрмәләрендә газап чигә, Архангельски якларында урман кисә, могҗиза белән исән калып, туган авылына кайтып егыла… Аның улы Хәниф Зарипов 1942 елдан 1946 елга кадәр сугышта була, яралана, 2-группа инвалид булып, авылга әйләнеп кайта. 2004 елда Фәүзия Бәйрәмова Тубылгытауга килгәндә, Хәниф Зариповка 80 яшь иде, ул мәчетнең имамы булып тора иде. Һәм менә Аллаһның рәхмәте – Хәниф ага бүген дә исән-сау, мәчеткә йөри, биш вакыт намазын укый. Фәүзия Бәйрәмова Тубылгытауга килгән көнне, Хәниф Зариповка 96 яшь тулган иде, ул үзе дә мәчеттә өйлә намазында катнашты, авыл имамы Гарәфетдин Кадыйров аның исәнлегенә дога кылып, бүләкләр тапшырды.

Тубылгытау мәчете инде утыз елга якын эшли, янына мәдрәсә-хәләл мәҗлесләр, ифтар һәм никахлар өчен дә корылма салып куйганнар. Урта мәктәп башлангычка калган, мәдәният йорты эшләп тора. Фәүзия Бәйрәмова һәм юлдашлары авыл янындагы тарихи урыннар белән дә таныштылар, Калатауда булдылар. Бу урынны тарихчылар өйрәнгән, фәнни экспедицияләр уздырганнар, “изгеләр зираты” дип аталган урында 1349-1350 елгы кабер ташларын тапканнар. Соңгы тапкыр биредә тикшерү эшләрен моннан егерме ел элек археолог Альберт Борһанов алып барган, ул да күп кенә тарихи ядкәрләр тапкан. Шул ук вакытта галим “Тубылгы шәһәренең ярым ташландык хәлдә булуын, тарихи һәйкәл буларак сакланмавын” да язып калдырган…

Шушы ук районның Чертуш авылы да үзендә күп тарихи хәтирәләрне саклый, кызганычка каршы, алар арасында канлы вакыйгалар да бар. Фәүзия Бәйрәмова Чертуш авылында моннан йөз ел элек булып үткән фаҗигале хәлләр белән дә танышты. 1919 елның 2 февралендә (1920 ел, дип әйтүчеләр дә бар) авылга большевик кызыллар бәреп керә, алар арасында венгр-мадъярлар да булган, дигән сүзләр йөри. Халыкка сәбәбен әйтеп тормыйча, алар судсыз-нисез 37 ир-атны авыл читенә алып чыгып аталар, үлүчеләрнең күпчелеге олы яшьтәге татар картлары була, берничә кеше генә төнлә шушып кайтып, исән кала. Бу вәхши палачлар моның белән генә канәгатьләнми – авылны ут төртеп яндыралар, кышкы чатнама суыкта хатын-кызлар, яшь балалар урамда утырып кала… Атып үтерелгән кешеләр янына өч көн буе барырга рөхсәт ителми, бары тик шуннан соң гына авыл халкы бер баз казып, барысын шунда күмеп куя.

Яшь совет власты бер татар авылыннан нигә шундый канлы үч ала соң? Сәбәбе, имеш, Чертуш авылының сәнәкчеләр фетнәсенә кушылуында, әмма бу әле ахыргача ачыкланмаган һәм өйрәнелмәгән. Совет архивларында бу хакта берни юк диярлек, чөнки алар үзләренең канлы эзләрен яшерә белгәннәр. Әмма халык хәтере бар бит! Авыл халкы йөз ел буе бу хәлләрне күңелендә саклаган, балаларына сөйләп калдырган. Әмма теге заманнарда бу корбаннарны ачыктан-ачык искә алырга ярамаган, аларга совет дошманы, дип караганнар. Бары тик илдә үзгәрешләр булгач кына, бу каберлек урынын койма белән әйләндереп алалар, 2008 елда исә истәлек ташы куела, 37 чыршы утыртыла. Соңгы елларда Чертуш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина тырышлыгы белән, халыктан, туганнарыннан сорашып, шул елларда атып үтерелгән һәм исән калганнарның якынча исемлеге булдырылган. Бу – бик зур эш, бәлки әле архивларда да бу хәлләрнең очы килеп чыгар, бары тик максатчан эзләнергә генә кирәк! Шулай ук язучы, янәшәдәге Чаллы Башы авылында туып-үскән Лилия Фәттахованың “Кайтаваз булып кайту” язмасы да беркемне дә битараф калдырмас, ул узган елның март аенда “Казан утлары” журналында дөнья күрде. Бу канлы вакыйгалар турында документаль фильм әзерләнә икән, дип тә әйттеләр. Фәүзия Бәйрәмова һәм юлдашлары авыл башындагы туганнар каберлегендә булып, шәһитләр рухына дога кылдылар, мондый дәһшәтнең башка беркайчан да кабатланмавын теләделәр.

Фәүзия Бәйрәмова шулай ук Чертуш авылында мәдәният йортында, китапханәдә, музейда булды, зыялы милләттәшләребез белән очрашты, үзенең китапларын бүләк итте. Тарихи мәгълүматлар буенча, бу авыл 18 гасыр башларында барлыкка килгән, дини, мәгърифәтле, һөнәрле, тырыш авыл булган, ул хәзер дә шундый. Мәчете, мәдәният йорты, башлангыч булса да, мәктәбе эшләп тора, авыл халкы күпләп мал тота, фермерлар шактый, җир әрәм булып ятмый. Бу авылда тел галиме Алмаз Җәвад туып-үскән, күп кенә хәрбиләр һәм көрәшчеләр чыккан. Рәмзия ханымның улы Булат Мусин да – билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, бертуган Гыймадиевлар да дөньякүләм дан алган көрәшчеләр. Күрәсез, күпме генә кырып, атып үтерсәләр дә, утлар төртеп яндырсалар да, авыл да, халык та бетмәгән, рухы сүнмәгән, өмете өзелмәгән. Шушы бер татар авылы тарихында да бөтен милләтнең язмышы чагыла кебек…

Яңа Чишмә районының Зирекле авылы исә башка ягы белән данлыклы – биредәге “Халык иҗаты һәм көнкүреш” музее бөтен татар дөньясында бердәнбердер, мөгаен! Фәүзия Бәйрәмова биредә инде берничә тапкыр булды, бу хакта язып та чыкты, бу килгәнендә дә эшне музейдан башлады. Музей инде утыз елга якын эшли, ул элеккеге авыл советы бинасына урнашкан. Ул үзенең халыктан берәмтекләп җыелган кул эшләнмәләре белән данлыклы, хәтта Мәскәүдәге күргәзмәләргә дә Зирекле сөлге-чүпләмнәрен алып баралар. Биредә бүгенге көндә 137 данә кызыл башлы сөлге, кулдан сугылган чүпләмә сөлге, 44 чиккән намазлык, 61 данә ак бүзгә яки кызыл ситсага чигелгән сөлге, 51 данә кулдан сугылган шакмаклы өстәл җәймәсе, 126 данә чигешләр, кашагалар, 28 данә чиккән күкрәкчәләр, 22 данә киндердә чигелгән аяк чолгаулары, идән паласлары, чигелгән мендәр тышлары, калфаклар, чулпылар, беләзекләр, бизәнү әйберләре саклана. Әле 17 борынгы сандыкта шыплап тулган бирнә малы, аларны куярга урын юк…

Музейда шулай ук татар халкының бик күп эш кораллары, борынгы савыт-саба, йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре тупланган. Монда туку станоклары да, кулдан ясалган чүлмәкләр, гөбе, тәпән, туз тырыслар, кабык арбалар, тал бишекләр, борынгы киемнәр, тагы әллә нәрсәләр бар… Болардан Зирекле авылының һөнәрчеләр авылы икәнлеге ачык күренә.

Авыл халкы ни кирәген барын да үзе ясаган, үзе булдырган, Зирекледә яшәгән:

  1. Иң оста киндер сугучылар.
  2. Бүзгә рәсем ясаучылар (язучылар).
  3. Иң оста чигүчеләр.
  4. Калфак чигүче-тегүчеләр.
  5. Шәл бәйләүчеләр.
  6. Өс киемнәре тегүчеләр.
  7. Өй бураучылар.
  8. Балта осталары.
  9. Шкаф ясаучылар.
  10. Рама, урындык, өстәл, карават ясаучылар.
  11. Мич чыгаручылар.
  12. Мәчет манарасы ясаучылар.
  13. Такта яручылар.
  14. Арба-чана ясаучылар.
  15. Тәрәзә өлгеләре (наличниклар) ясаучылар.
  16. Көянтә ясаучылар.
  17. Тимерчеләр.
  18. Комган ясаучылар.
  19. Калай эшен белүчеләр.
  20. Бизәнү әйберләре ясаучылар.
  21. Чүлмәк ясаучылар.
  22. Шәйке, куашна, бочка, лохань, кашык, савыт ясаучылар.
  23. Аяк киемнәре ясаучылар, ремонтлаучылар.
  24. Киез итек басучылар.
  25. Иң оста чабата үрүчеләр.
  26. Аркан ишүчеләр, бау ясаучылар
  27. Таш чыгаручылар.
  28. Күмер яндыручылар.
  29. Известь яндыручылар.
  30. Кирпеч сугып сатучылар.
  31. Ат сбруйлары ясаучылар, ремонтлаучылар.
  32. Тире эшкәртүчеләр.
  33. Мунчала батыручылар.
  34. Тегермәнчеләр.
  35. Пыяла куючылар, кисүчеләр.
  36. Тула басучылар.
  37. Кое казучылар.
  38. Умартачылар.
  39. Сөннәткә утыртучылар.
  40. Кендек әбиләре-бәби әбиләре.
  41. Теш алучылар.
  42. Сынган, тайган, чыкканнарны дәвалаучылар
  43. Авыл өстендә Коръән укучылар.
  44. Төш куючылар, өшкерүчеләр.
  45. Иң оста печән чабучылар.
  46. Иң оста урак уручылар.
  47. Сабантуй батырлары (көрәшчеләр).
  48. Иң оста кибән, эскерт куючылар.
  49. Гармунчылар.
  50. Талчыбыктан кәрзин үрүчеләр.
  51. Тигәнә, желоб ясаучылар.
  52. Терлек эшкәртүче осталар.
  53. Туй ашлары пешерүчеләр.
  54. Яучылар.
  55. Агач тарак, тәрәшле тарак ясаучылар.
  56. Зур сепаратор тотучылар.
  57. Ярма яргычлары (обдирка) булганнары.
  58. Сандык ясаучылар.
  59. Төсле итеп буяучылар (красители).
  60. Үткен сүз әйтүчеләр (сүз осталары).
  61. Юрган сыручылар.
  62. Авыл сәүдәгәрләре — сату итүчеләр.
  63. Көтүчеләр.
  64. Тимерәү сызучылар.

Менә бу һөнәр осталарында да бөтен милләтнең иң асыл сыйфатлары чагыла! Боларны халыктан җыеп, тарих өчен теркәп калдыручы кеше – Мидхәт Гариф улы Газыймов. Туган авылы, аның тарихы, Зирекледән чыккан танылган шәхесләр, һөнәр осталары, авылдан җыелган халык авыз иҗаты, музей эшчәнлеге, сугыш еллары турында ул 46 китап әзерләп чыгарган! 80 яшенә кадәр диярлек ул шушы музейны җиткәләде, хәзер исә аның эшен Лидия Лотфуллина дәвам итә. Фәүзия Бәйрәмова алар белән махсус очрашып, музейның киләчәге турында да киңәштеләр. Элеккеге авыл советы бинасына урнашкан музейга ашыгыч ремонт кирәк, һичшиксез, аны киңәйтергә, янына яңа корылма салырга кирәк, чөнки кыйммәтле экспонатларны куярга урын юк. Шулай ук уникаль бу музейны туристлар маршрутына да кертергә вакыт, андагы кыйммәтле ядкәрләрне исә интернет аша бар татар дөньясына, хәтта башка милләтләргә дә горурланып күрсәтергә мөмкин.

Зирекле музеенда Фәүзия Бәйрәмованың да 17 китабы саклана булып чыкты, ул аларга үзенең “Милләт язмышы” китабын да бүләк итте. Ул шулай ук мәчеттә дә булды, бу авыл халкының аерата иманлы, тәкъва булуына игътибар итте. Авыл имамы Ильяс хәзрәт Сөләйман мәдрәсәдә даими укулар оештырган, аның саф татарча вәгазьләре интернетта да киң таралган, аларны халык бик яратып тыңлый. Зирекле – мәчетле, мәктәпле, музейлы, мәдәниятле, һөнәрле авыл, бай тарихлы һәм өметле авыл, милләтнең киләчәге дә менә шундый татар авылларында!

Тукай районының Малтабар авылында исә Фәүзия Бәйрәмова мөслимә хатын-кызлар белән очрашты, аларга дөньядагы бүгенге вәзгыять турында сөйләде, үзенең “Милләт язмышы” китабын тәкъдим итте. Бу авыл – талантлы шагыйрь Рәшит Гәрәй туып-үскән авыл, элеккеге башлангыч мәктәп бинасында аның музее да бар. Кызганычка каршы, хәзер авылда мәктәп тә, клуб та юк, элеккеге мәктәп бинасын ремонтлау шактый акча таләп итә, районда да, халыкта да ул юк. Шуңа карамастан, зур бәйрәмнәрдә авыл халкы шушы иске бинада җыела, хатын-кызлар биредә дин дәресләре алалар, янәшәдәге мәчеттә азан әйтеп, намазлар укыла. Чаллы янәшәсендә булганга, хәзер бирегә яшәргә күчеп кайтучы мөселманнар күбәйде, бәлки шулар исәбенә, Малтабар да чын мәгънәсендә, мал табучы авылга әйләнер, ин ша Аллаһ!

Ил өстендә, татар дөньясы өстендә пандемия афәте эленеп торса да, тормыш әкрен генә дәвам итте, язучылар яңа әсәрләр яздылар, китапларын бастырып чыгардылар. Бу җәйдә Фәүзия Бәйрәмованың да “Милләт язмышы” дип аталган күләмле китабы дөнья күрде. Аның бу яңа китабына соңгы елларда язылган кайбер сәяси һәм фәнни публицистик мәкаләләре, китап күзәтү-рецензияләр, мөрәҗәгатьләр һәм хатлар, сәяхәтнамәләр һәм милләт эшләре буенча хисаплары, корылтай һәм форумнарда ясаган чыгышлары тупланган. Бу язмаларның географиясе дә бик киң – Идел-Уралда һәм Себердә яшәүче татарларның бүгенге тормышы һәм үткән тарихы да, гомуммилләт проблемалары да анда чагылыш тапкан.

Исеменнән күренгәнчә, бу китап, чын мәгънәсендә, МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ турында китап, ул Фәүзия ханым Бәйрәмованың илленче китабы, 70 еллык гомеренә иҗади хисап булып та тора. Анда һәркем үзенә кирәкне табар, бай тарихи мәгълүмат алыр, милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге турында дөреслекне белер, шулардан чыгып, кыйбласын турылар, дигән өметтә калабыз. Бу китап киләчәк өчен язылган, татар халкының бүгенге хәленә анда язылганнар буенча да бәя бирелер…

Шулай ук бу айларда Фәүзия Бәйрәмова танылган дин галиме, нәшир-публицист, мәгърифәтче Габдрәшит Ибраһим турында күләмле фәнни-популяр хезмәт язып тәмамлады. Авторның бу яңа хезмәтендә Габдрәшит Ибраһим өр-яңа яктан – милләтнең хокукларын яклаучы сәясәтче буларак ачыла. Фәүзия Бәйрәмова мондый фикергә аның чит илләрдә, бигрәк тә Төркия, Германия, Япония, Швеция, Швецария һәм башка илләрдә төрки-татар халкын, мөселманнарны яклап язган хезмәтләрен һәм кылган гамәлләрен җентекләп өйрәнгәннән соң килә. “Габдрәшит Ибраһим – милләтнең хокук яклаучысы” дип аталган бу китап бастырырга әзерләнә, анда Фәүзия Бәйрәмованың Габдрәшит хәзрәт турында татар, төрек, инглиз, рус һәм япон телләрендә басылып чыккан башка мәкаләләре дә тупланган.

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.
2020 елның 14 сентябре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*