tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале төгәлләнде
Беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале төгәлләнде

Беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале төгәлләнде

Беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале төгәлләнде. Чара ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. 4 номинация буенча 60 ка якын видеоязмалар кабул ителде. 4 көн дәвамында жюри фестивальгә килгән эшләрне карап, җиңүчеләрне билгеләде.

Беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивален оештыручылар – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты, Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте, Казан кооператив институты, Татар мәдәнияте үзәге.

Беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивален Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева ачып җибәрде.

Соңыннан Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры Раушания Сәүбәнова тарихи вакыйганың әһәмиятенә тукталды.

ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры, Казан инновацион университеты доценты Айгөл Мөхәммәдиева ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, тарих фәннәре докторы, профессорЭнгельТаһировның фестивальдә катнашучыларга юллаган тәбрикләмәсен укыды. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгенә нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Беренче номинация – “Кем ул татар”: шәхесләр, татар сәүдәгәрләре, кооператорлары” эшчәнлеге турындагы видеоязмаларны Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе Башкарма директоры Фәрит Уразаев, “Әлки хәбәрләре” газетасы мөхәррире Азат Низамиев, танылган журналист Әлфия Миңнуллина-Юнысова караган иде. Әлфия Туфан кызы язмаларның эчтәлегенә тукталып, оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. “Татар халкының гореф-гадәтләре” номинациясенә килгән эшләрне караган Татарстанның атказанган артисты Фәнис Калимуллин, “Түгәрәк уен “ журналы баш мөхәррире Рәзинә Исмәгыйлева,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филисә Арсланова фикер алышудан туган фикерләре белән уртаклашты.Тәҗрибә алышып яшәргә кирәклекне ассызыкладылар. “Уку йортларында татар музейларының, татар мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлеге” номинациясе буенча әзерләнгән видеоязмаларны караган Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Лена Гайнанова, Телевидениядә озак еллар режиссер булып эшләгән, танылган сәүдәгәр Апанаевлар нәселеннән Илүзә Апанаева, татар мәдәнияте үзәкләренең эшчәнлекләрен күреп, шатлануларын җиткерделәр. Аеруча Төркиядән килгән сюжетлар күңелләренә хуш килүе әйтелде.

”Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы” номинациясе буенча әзерләнгән сюжетларны Казан кооператив институтының җәмәгать туклануы технологияләре һәм товароведения кафедрасы мөдире урынбасары Алиса Габдрахманова, Татарстанның атказанган аш-су остасы, танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның шәкерте Зөһрә Камалова, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты Башкарма директоры, Казан инновацион университеты доценты Айгөл Мөхәммәдиева, аш-су остасы, Казан кооператив институтының кулинария буенча лаборатория җитәкчесе Халисә Кәримова карады.Жюри әгъзалары фестивальдә катнашучыларның, милли ашларыбызны саклап буыннан- буынга тапшырып баруларын искәртте.

Видеоязмалар Гәрап Әмирлекләре, Төркия, Кыргызстан, Казахстан, Эстониядән, Сахалин, Анжеро-Судженск, Новокузнецк шәһәреннән, Башкортстан республикасыннан һәм әлбәттә Татарстан районнарыннан килгән иде.

Бүген төбәкләрдә яшәүчеләр онлайн – фестивальдә катнашып оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Мондый олуг чаралар безгә телебезне, гореф-гадәтебезне саклар өчен кирәк, дигән фикерләр яңгыратылды. Фестиваль дәвамлы булса иде, дигән теләкләрен юлладылар. Әңгәмәләр татар халкы моңнары белән үрелеп барды. Бүгенге вакыйга Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте инстаграммы, Ютуб каналы аша турыдан-туры трансляцияләнде.

Флюра Абдуллина,
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*