tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Берлин татарлары бөтен дөнья белән бергә татарча диктант язачак
Берлин татарлары бөтен дөнья белән бергә татарча диктант язачак

Берлин татарлары бөтен дөнья белән бергә татарча диктант язачак

Берлинның татар яшьләре оешмасы 19 октябрьдә дөнья күләмендә узачак “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Әлеге оешма 2017 елда төзелгән иде. “Без үткән ел беренче тапкыр татарча диктант яздык, хәзер ел саен катнашырга тырышабыз. Быел да бу акциядә 15ләп кеше үз белемен сынап карар дип планлаштырыла”, – дип хәбәр итте оешманың җитәкчесе Тимур Харрасов “Татар-информ”га.

Татарча диктант язар өчен татарлар кафега җыелачак. Килә алмаганнар, мәсәлән, Лейпциг, Магдебург, Ильменау, Франкфурт шәһәрләрендә яшәүчеләр интернет аша элемтәгә чыгарга һәм шулай ук башкаларга кушылып диктант язарга ниятли. “Диктант язгач, милли ризыклар белән сыйланып, чәй өстәле янында музыкаль чыгышлар да ясаячакбыз”, – диде Тимур.

  • Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылучы “Татарча диктант” акциясе 19 октябрь көнне узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Узган ел бу акциядә Татарстанның барлык районнары, Россиянең 40тан артык төбәге, 28 илдән барлыгы 10 мең кеше катнашты.

Берлинның татар яшьләре оешмасы җитәкчесе якын киләчәккә милли-мәдәни планнары белән дә уртаклашты. Ноябрь аенда Берлинда Татарстанның “Juna” татар инди-фолк төркеме концертын оештырырга теләкләре бар икән. “Безгә заманча татар яшьләренең иҗаты бик ошый. “Abadeli” төркеме солисты Әдилә Әхмәтова ике тапкыр килеп концерт куйды. Киләчәктә Нурбәк Батулла уйный торган “Әлиф” спектаклен дә Германиядә күрергә бик теләр идек”, – диде ул.

Киләсе язга тагын да зуррак планнар коралар. Финляндиядә яшәүче татар музыканты Денис Бәдретдин җитәкләгән “Super Tatar” төркеменең Германиядә һәм Европаның башка илләрендә иҗади турын үткәрергә исәплиләр.

Тимур Харрасов Европада яшәүче татарларга һәм иң мөһиме – башка милләтләргә татар мәдәниятен танытырга кирәк, дип искәртте. Берлин татар яшьләре төркеменең Европа халкын татар сәнгате һәм мәдәнияте белән таныштыруга багышланган #tatMADEniät дигән проекты да шуңа юнәлдерелгән. Әмма бу эштә алар Татарстан Хөкүмәтенең дә ярдәменә өметләнә. “Европа үзенчәлекле һәм бай татар мәдәнияте турында күбрәк белергә тиеш. Без, бер төркем яшьләр, төп эшебездән бушаган вакытта үз көчебез белән генә төрле чаралар оештырабыз. Татарстан татар сәнгатен Европага чыгарырга булышсын иде дип телибез”, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*