enrutat
Баш бит / Без һаман да уянмаган әле… Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаеннан соң уйланулар
Без һаман да уянмаган әле… Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаеннан соң уйланулар

Без һаман да уянмаган әле… Бөтендөнья татар хатын-кызлары корылтаеннан соң уйланулар

Узды да… онытылды. II Бөтен­дөнья татар хатын-кызлары корылтаеннан соң күңелдә шундыйрак хисләр калды. Берничә көн дәвам иткән корылтай көткән өметләрне акладымы? Бу очрашудан “тотып карарлык“ нидер көткән кеше­ләр­неке – юк. Шунда ук икенче сорау туа: нәрсә кирәк иде соң?

“Без нәрсә алып китәбез?“

Пленар утырышта сүз алган язучы Тәлгат Галиуллинга президиум әгъзалары берничә тапкыр, вакыт чыкты, туктарга, дип кисәтү ясагач: “Мин әле чыгышымны башламадым да“, – дигән иде. Чарага нәти­җәләр яса­ганда, аның сүзләре искә төшеп, корылтай әле башланмады да кебек, ләкин тәмамланды инде, дип уйлап куясың.

– “Ак калфак“ татар хатын-кыз­лары оешмасы эшчәнлегендә үзгә­реш сизмәдем. Ике ел элек ничек булса, һаман да бер дәрәҗәдә, үсеш юк, – ди Санкт-Петербургтан килгән милләттәшебез Нурзия Кашапова. – Тышкы  форманы гына кайгырталар шикелле. Казанга җыелган халыкка аң-белемне, эчке культураны пропагандаларга кирәк. Без җан ризыгы, рухи байлыкка сусаганбыз. Милләтебезнең үткәннәрен барларга, тарихыбызны өйрәнергә тиешбез. Без бит күп нәрсәне белмибез, бушлыкны зыялылар сүзе бе­лән тулыландырасы иде. Казанга килгән милләттәшләребез нинди багаж белән китә, корылтайны оештыручылар ул хакта уйландымы икән?! Җан азыгын Тукай иҗатын­нан табып була. Ул йөз ел элек: “Уян, татар, уян!“ – дигән. Без һаман да уянмаган әле…

Медицина фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе әгъ­за-мөхбире Эльмира Мин­һаҗева, милләтнең үсешендә ха­тын-кыз­лар­ның тоткан роле зур, дигән фикер­дә.

– Корылтайга җыелган туташ-ха­нымнар барысы да матур кием­нән, калфактан иде. Чараны оештыручылар һәрдаим шуңа басым ясады. Тик ул мөһимме соң? Мондый чаралар аң-белем таратуга һәм киләчәктә ничек эшчәнлек алып барырга күрсәтмә бирергә тиеш, – ди ул.

Эльмира Нурислам кызы Мәс­кәүдәге җәмәгатьчелек сәламәт­леге фәнни-тикшеренү институтында да эшли. Шуңа күрә аңа башкалага еш барырга туры килә.

– Мәскәүдәге татар милли үзә­гендә милләтпәрвәрләр белән үткә­релгән очрашуларны милләт­тәш­лә­ребез, олысы-кечесе көтеп ала. Олпат шәхесләр белән очрашулар татар яшәгән барлык төбәктә дә оештырылсын иде. Мәскәүдәге ул эш­ләрне, әйтерсең лә, Казанда бел­ми­ләр, корылтай барышында бу хакта телгә алучы да булмады. Мәскәү вәкилләренә дә сүз бирергә мөмкин иде, – ди Эльмира Минһа­җева. – Татарстанда галимнәр, зыялы шә­хес­ләр күп. Алар безнең өчен энҗе бөртеге кебек, шуларны чакырып сөй­ләтергә, аралашып калырга ки­рәк. Ул шәхесләр үзләре сүз сорап чык­маячак, чөнки бик тыйнак­лар, сабыр кешеләр. Интеллигенция вә­кил­ләре, мәгъ­рифәт таратучылар һәр заманда да күзгә-башка чалынып йөрмәде. Хәзерге чаралар өс­тән-өстән генә үткәрүгә корылган, корылтайга да тирәнлек җит­мәде.

Эльмира ханым, балаларның, үсмерләрнең сәламәтлеген кайгырту өчен, махсус үзәк төзү уе бе­лән яна. Нурзия һәм Эльмира ханымнар корылтайның пленар утырышында халык алдында чыгыш ясамадылар. Әллә вакыт тарлыгы комачаулады, әллә башка сәбәпләр… Хәер, пленар утырыш­ның программасы бөтен­ләй юк иде. Һәр­хәлдә, аны ни делегатларга, ни журналистларга өлә­шүче булмады. Шуңа күрә кемнең кайсы вакытта чыгыш ясаячагын алдан белә алмадык. Австралия кунагы Диләрә Вәлифф чыгыш ясау бә­хетенә иреште. 22 сәгать юл үтеп килгән ханым милләттәш­ләребез белән аралашу мөмкин­леге аз булуга борчылды.

– Без Австралиядә яшибезме, Финляндиядәме, Кытайдамы – ба­рыбызның да максаты бер: татар телен ничек тә саклап калу. Башкалар  арасында үзебезне югалтмыйк, балаларыбызны да артыбыздан ияртик. Корылтайга җыелган хатын-кызлар белән шул хакта сөйләшергә иде исәп. Тик андый эшлекле аралашу булмады, шул килеш таралыштык… Өстәл янына утырып сөй­ләшергә, танышырга, дуслашырга ике-өч сәгать вакыт җитә иде, – ди Диләрә.
Чыннан да, секцияләргә бүле­неп, уртак проблемаларны чишү юллары эзләнелмәде. Сөйләшәсе сүзләр шактый иде: татар телен сак­лау, катнаш никахлар, үзәккә үткән эчүчелек мәсьәләләре…

Бар иде һәм… юк булдымы?

“Ак калфак“ татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының барлыкка килү тарихына күз салсак, ул Бөтен­дөнья татар конгрессы каршында 1992 елның 21 июнендә оешты. 1990 нчы еллар – үзгәртеп кору шау­кымы килеп кергән, дөньяның асты өскә әйләнгән заман. Хатын-кызлар оешмасын эш­лә­теп җибәрү­нең максаты – төрле кыйтгаларга сибелгән татарларыбызны берләш­терү, гаиләләр­не саклау, балаларны исән-имин үстерү. Шул көннәрдә конгресс белән берлектә секция­ләргә бүле­неп эшли башлыйлар һәм Устав кабул итәләр. Җыенда 13 илдән делегат катнаша. Ул илләрдә дә хатын-кызлар төркемнәре барлыкка килә. “Ак калфак“ исеме символ буларак алына. Хәзерге кебек, һәркайсыгыз калфак киегез, дигән күрсәтмә бирелми, алар мөһимрәк  проблемалар күтәрәләр. Ана булу, гаилә проблемаларын күтәреп, “Гыйффәт туташ“, “Киленбикә“ кебек бәйгеләр үткәрелә. Булачак милләт аналарын тәрбиялим дисәң, татар кызлары гимназиясе ачарга кирәк, дигән уй-ният белән яши башлыйлар.

Тырыша торгач, теләк­ләренә ирешәләр. Кызлар гимна­зия­се Казанда Тукай урамындагы иске бинада ачыла. Хәзер аны Декабристлар урамындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе буларак беләбез. Гимна­зия­нең концепциясен эшләүдә “Ак калфак“ шактый өлеш кертә. Кызлар гимназиясен яңа бинага кү­черүдә исә мөхтәрәм  мәрхүм язучыбыз Туфан Миңнуллин ярдәм итә. “Ак калфак“ зыялы шәхес­ләрдән туплана, һәркайсы үзеннән яңалык кертә. Оешманың беренче җитәк­чесе – Роза Туфитуллова. Ул эшлә­гән елларда Советлар Союзы­ның алар барып чыкмаган почмаклары калмаган диярлек. Роза Туфитуллова “Сөембикә“ журналы баш мөхәр­рире булуы белән дә халыкка якын. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Президент каршындагы ярлыкау комиссиясе әгъзасы булуы да зуррак мөмкинлекләр бирә, әл­бәт­тә. Гозерләр һәм чишелгән мәсь­ә­ләләр шактый була. Аннан соң кил­гән Камәрия Хәмидуллина игътибарны мәгариф мәсьәләләренә юнәлтә.

Шуларны барлаганда, хәзерге оешманың никадәр вакланган икә­нен аңлыйсың, ә татарның проблемалары кимемәде.

– “Ак калфак“ җыенына бер тапкыр гына бардым, – ди гомер буе татар теле, әдәбияты укыткан Роза Кушмина. – Эше булмаган пенсионерларга үзара аралашу өчен әйбәт ул. Тик татар милләте турында җәе­леп китеп сөйлисе урында, ник һаман калфакны китереп кертәләр – менә шунысын аңламадым. Әлеге оешмага даими йөрүче танышларым бар. Әй, мактанып сөйлиләр инде. Менә Казанга җыелганнар икән. Алар килүгә бушлай кунак­ханә әзер булган, юл хакларын түләгәннәр, ашатканнар-эчерткән­нәр, театр-концертларга йөрткән­нәр, һәрберсенә бүләкләр биргән­нәр. “Кара әле, дускаем, сезнең шулай йөрүегездән милләтебезгә, телебезгә, динебезгә нинди файда бар соң?“ – дигәч: “Калфак тегәбез, калфак чигәбез“, – диде танышым.

“Авылларга йөреп, калфак чигү, бәлеш пешерергә өйрәтүнең мәгъ­нәсен аңламыйбыз“ дигән сүзләрне шактый ишетергә туры килә. Чыннан да, глобальләшү шартларында болар вак эш тә булып күренәдер. Әйе, гореф-гадәт, йолаларны белү кирәк, бүгенге “Ак калфак“ның бу юнәлештә башкарган эшләрен бе­рәү дә инкарь итми, алар шактый. Тик, инде искәрткәнебезчә, безнең бит милли киемнән кала да проблемаларыбыз шактый. Ана теле дип әйтәбез икән, беренче чиратта бу мәсьәлә хатын-кызга, бала тәрбия­сенә барып тоташа. Туган тел проблемасы, авыл балаларының да урысча сөйләшүгә күчүе – көн саен очрашып торганнары гына бу. Гаилә эчендәге проблемалар, пси­хо­логиягә бәйле сораулар, җәбер­ләнү-кимсетелүләр, эшкә урнашу, хокукларны яклау… Әгәр “Ак калфак“ оешмасы үзенең төп функциясе итеп милли йолалар, фольклор юнәлешен сайлаган икән, димәк, татар хатын-кызларын     берләштер­гән, җитди мәсьәләләрне күтәреп алырлык тагын бер оешма кирәк булып чыга. Стратегияне язучылар шуңа да игътибар итсен иде.

Тагын кайчан җыелырбыз?

Яшьләр фикерен дә тыңладык. Алар тагын да ныграк ачына.

– “Ак калфак“ оешмасы дигәч, күз алдына затлы татар ханымы килеп басарга тиеш кебек, әмма “Ак калфак“ оешмасының соңгы еллардагы эш алымнарын күзәтсәң, йөрәк әрни. Татар хатыны – туристларга сатып җибәрә торган арзанлы сувенир түгел. Чын татар хатыны эшли, балалар үстерә, аңа кырыкка таралып яткан проблемаларны хәл итәргә кирәк. Баланы татар итеп тәрбияләү, гаиләне татар гаиләсе итеп саклап калу, туган телне, тарихны түкми-чәчми балага, оныкка җиткерү – болар барысы да проблема. Безгә, татар хатыннарына, җыелып, дуслашып сөйләшү, бәлки, елашып алу, күңел бушату һәм шул нигездә конструктив идея­ләр булдыру, ахыр чиктә, аларны тормышка ашыру җитми. “Ак кал­фак“лар исә татар хатыннарына дәү­ләт биргән лимитны юкка чыгара – корылтай булды һәм бетте… Җыелышу мөмкинлеге тагын кайчан тудырылыр? – дип борчыла журналист Алсу Исмәгыйлева. – “Ак калфак“тагылар интернет белән эшли белми һәм аудиториянең интернетта икәнен чамаламый. Корылтайга багышланган бер тапшыруда Кадрия Идрисова: “Бармак уеннарын карарга 52 кеше килде. Алар, кайтып, 52 районга өйрәтә“, – дип сөйләп торды. Соң, ул бармак уеннарын һәм калфак тегүне ике­шәр минутлык ике видеоролик итеп эшләп, интернетка салсаң, район­нарга гына түгел, чит илләргә, һәр татар гаиләсенә тарала алыр иде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев исә, “Ак калфак“ оешмасы вәкилләренең башкарган эшләре аз түгел, дигән фикердә.

– 1990 нчы еллар белән бүгенге көнне чагыштырырга ярамый, – ди депутат. – Ул чорда без бөтен яктан караганда да активрак идек – дәүләт оешмалары да, иҗтимагый оешмалар да, милли хәрәкәт тә… Әйе, милли гимназия ачылды, әлеге эштә Туфан аганың да өлеше бик зур булды. Хәзер ил күләмендә гомуми сүлпәнлек чорына кердек, битарафлык та бар. Аңа иярүчеләр, аны хуплаучылар, дәртләндереп торучылар булмаса, бер кеше генә бернәрсә эшли алмый. Ул чагында халык дәррәү кузгалган иде. Ирек мәйданына иллешәр мең кеше җыел­дылар. Хәтер көненә меңәр­ләгән кеше килде. Хәзер чыгамы алар? Соңгы елларда милли хәрә­кәт тә шактый сүлпәнләнде.

“Яңадан күтәрелеш булырмы? Корылтайга килгән ханымнар шул сорауга җавап таба алмыйча кайтып китте“, – дип әйткәч, Разил Вәлиев болай диде: “Татарда, бер давыллап ала, бер тына, дигән җыр бар бит. Хәзергә уйлану, әзерлек чоры.  Һичшиксез, ул яңа сыйфатта күтәрелергә, калкып чыгарга тиеш. Болай бара алмый. 1980 нче елларда туган яшьләр активлашып килә. Алар – суверенитет, мөстәкыйльлек чорында белем алган балалар. Шулар, җиң сызганып, эшкә тотынгач, бу хәрәкәтләр яңа сыйфатта дәвам итәр дип уйлыйм“.

Без, “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы тирә­сендә барган бәхәсләргә карата фикерен сорап, аның җи­тәк­чесе Кадрия Идрисовага да мөрәҗәгать иттек.

– Корылтайда алдан уйланылган барлык нәрсәләрне дә ике көн эчендә генә күрсәтеп бетерә алмадык, әлбәттә. Безнең төп максат – балалар белән эшләү. Нигезен тө­зе­мичә генә йорт салып булмый бит. Ничә ел инде балалар өчен тәр­бияви дисклар чыгарабыз, бет­кән нигезләр темасын да күтәрәбез, тарихыбыз белән дә кызыксынабыз, онытылган уеннарны, кул эшләрен дә кире кайтарасы килә. Корылтайда аралашырга мөмкинлек булмады, дип язып чыктылар. Ул сүз бе­лән килешмим, алар бергә яшәде­ләр, бергә йөрделәр. Чарабыз өч сәгатьлек пленар утырыштан гына тор­мый бит.  Татар халкының үсеш стратегиясе турында да сөйләштек. Кунак­ларны милли балалар бакчасына алып бардык. Безне калфак, милли кием­нәр тегү, кию буенча да тәнкыйтьлиләр. 7 ел элек оешмада эшли башлаган­да, башка киярлек калфак табып булмый иде. Мастер-класслар үткәреп, хатын-кызларны калфак тегү серләренә өйрәттек. Мин тәнкыйть­кә тыныч карыйм, эшләгән саен тәнкыйтьләүчеләр күп булачак. Күбәләк болыннан матурлык эзләсә, чебен башканы эзли һәм һәркайсы үзенә кирәген таба, – диде ул.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*