tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без һәрвакыт сезнең белән!”
“Без һәрвакыт сезнең белән!”

“Без һәрвакыт сезнең белән!”

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды. Яклар икътисад, мәгариф, мәдәният өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту преспективалары турында фикер алышты.
— Безнең республикаларны озайлы яхшы мөнәсәбәтләр бәйли, — диде Радий Хәбиров. — Икътисади хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать кооперациясе дәрәҗәсен күтәрү өчен өстәмә потенциалыбыз булуына ныклы ышанам.
— Без гасырлар дәвамында урнаштырылган мөнәсәбәтләрне кадерәп саклыйбыз. Безнең халыклар — туганнар. Без мәдәният, тел, дин буенча бик якын, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Хезмәттәшлекне ныгыту буенча зур, җитди планнарыбыз бар. Без һәрвакыт сезнең белән.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/bez-rvakyt-sezne-bel-n-/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*