enrutat
Баш бит / “Без милләт мәнфәгатендә анык эш башкарабыз!”
“Без милләт мәнфәгатендә анык эш башкарабыз!”

“Без милләт мәнфәгатендә анык эш башкарабыз!”

16-18 майда Уфада һәм Бүздәк районында  Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Аерым алганда, Башкорт дәүләт опера һәм балет  театрында Башкортстан халыклары ассамблеясеннән һәм Татарларның  федераль милли-мәдәни автономия­сеннән мәртәбәле делегацияләр, төбәк автономиясенең урындагы  бүлекчәләре җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте  башлыклары  урынбасарлары, татар теле укытучылары, башка рәсми вәкилләр катнашлыгында оешманың киңәйтелгән утырышы үтәчәк. Кунаклар өчен шулай ук бай мәдәни программа каралган. Атап әйткәндә, алар Уфаның  тарихи урыннарына һәм  музейларына экскурсия кылачак, кунаклар шулай ук Бүздәк районының Таулар авылындагы татар мохите белән танышачак, район үзәгендә менә инде берничә  ел киң колач белән үтеп килүче “Бәлешфест” фестивалендә катнашачак.

Тәүге түгәрәк юбилеен Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе нинди эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә бурыч-максатлар белән каршы ала? Киңәйтелгән  утырышта җитәкчелек  һәм җәмәгатьчелек алдында нинди мәсьәләләр үзәккә чыгарыла­чак? Гомумән, автономия бүген нинди рухи-мәдәни  тормыш белән яши? Шушы һәм башка сораулар белән без Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Әмир кызы Үтәшевага мөрәҗәгать иттек.

— Римма Әмировна, гәзит укучыларны иң тәүдә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, аның бүгенге составы һәм эш  даирәсе белән таныштырып китү урынлы булыр сыман? 

— Безнең оешма “Милли-мәдәни автономияләр турында” федераль закон кысаларында 2009 елда оеша. Уставка ярашлы, гаилә, мәгариф һәм  мәдәният  өлкәсендә дәүләт  сәясәтен  үткәрүгә  бу­лышлык итү, татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗ­ларын канәгать­лән­дерү аның төп эшчәнлек даирәсе булып тора. 2012  елдан алып Башкортстан татарлары милли-мәдәни автоно­миясен мин җи­тәклим. Һәм, әйтергә кирәк, шушы вакыт эчендә без Татар­ларның федераль милли-мәдәни автономиясе сос­тавында иң эре оешма­ларның берсенә әве­релдек. Эш башлаганда  автоно­миянең бер­ничә район һәм шәһәрдә генә урындагы бүлекчәләре булса, бүген алар саны 49га җитте. Иң мөһиме, аларның барысы да гомум милләт мәнфәгатендә һәм власть органнары, башка милли, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хез­мәттәшлектә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара.

Оешма Советының бүгенге идарә составы да бик көчле дияр идем. Автономия Советы рәисе һәм аның урынбасарлары барысы да фән  кандидатлары, иҗтимагый һәм рухи-мәдәни өлкәләрдә җа­ваплы вазыйфалар били. Автономия Советы каршында эшләп килүче Туган тел һәм әдәбият, мәгариф һәм фән буенча; Мәдәният һәм татар халкының рухи мирасы буенча; Милли тради­цияләрне саклау һәм үстерү, гаилә һәм  яшьләр белән эш  буенча; Произ­водство эшчәнлегенә, малтабар­лыкка һәм хәйриялеккә булышлык итү буенча; Иҗтимагый оешмалар белән эш  һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комиссияләр составына да Башкортстанда киң билгеле, эшлекле, талантлы, бул­дыклы милләтпәр­вәрләр туп­ланган. Шуңа, Аллаһка шөкер, эш нәтиҗәләребез дә йөз кызарырлык түгел, кайсы гына  өлкәне алсак та күрсәтерлек казанышларыбыз, республика, хәтта ил күләмендә танылу алган матур проектларыбыз бар.

— Алар  белән дә  якыннанрак  танышып үтик әле. Гомумән, автономия соңгы чорда ирешкән казанышлардан, мөһим эшләрдән нәрсәләрне  атап  үтәр идегез? 

— Югарыда әйтеп үтүемчә, Уставка ярашлы, автономиянең төп эшчән­леге гаилә  институтын ныгытуга, мәгариф һәм мәдәният  өлкәсендәге колачлы  проектларны тормышка ашыруга юнәлт­елгән. Әлбәттә, бер мәкаләдә генә бу юнәлештә без башкарган  барлык эш­ләрне барлап  үтү мөмкин дә  түгелдер. Шулай да берничә эре проектка аерым тукталып  үтәм.

Шуларның берсе — “Гаилә учагы” конкурсы — исеменнән үк аңла­шы­луынча, җәмгыятьтә гаилә институтын ныгытуга, татар гаиләләрендә телне, гореф-гадәтләрне саклауга, аларны киләчәк буыннарга  җиткерүгә юнәлтелгән. Без ни өчен бу проектны башладык? Чөнки, сер түгел, бүген  күпчелек татар гаилә­ләрендә туган тел  онытылып, тәмам юкка чыгып бара. Гамәлдәге законнарга  ярашлы, һәр балага мәктәптә туган телен уку, өйрәнү мөмкинлеге бирелә, ата-ананың  гариза язуы гына кирәк. Беркем дә беркемгә бу мәсьәләдә каршы төшми. Ә ата-ана  нишли? Янәсе мәктәптә балага  болай да йөкләнеш  зур дип, нарасыен урыс  сыйныфына биреп кайта. Ни өчен  шулай килеп чыга? Чөнки татар гаилә­ләрендә бүген миллилек, милли рухи аксый. Алар өйдә дә урыс телендә  аралаша, милли басмалар яздырып укымый, милли театрларга йөрми. Нәтиҗәдә үз телен бел­мәгән  буын үсә. Безнең проект исә, милли рух көчле булган гаиләләрне ачыклап, данлау, алар үрнәгенә  башкаларны да җәлеп итү, шул рәвешле гаиләдә туган  телнең, гореф-гадәтләрнең саклануына булышлык итү максаты куя. Әйткәндәй, Борай районында башлангыч алган әлеге проект бүген инде дистәләгән  районны колачлады һәм елдан-ел  халык арасында киңрәк популярлык яулый. Димәк, без дөрес юлда.

Мәгариф өлкәсендәге күпсанлы проектларыбыз да, нигездә, нәкъ шушы максатларны алга куя. Мәсәлән, ел саен үтүче “Тукай моңнары” республика конкурс-фест­и­валендә Башкорт­с­танның барлык төбәкләреннән диярлек укучылар катнашып, төрле телләрдә бөек әди­бебез Габдулла Тукай шигырь­ләрен сөйли. Әйткән­дәй, быелдан башлап бу конкурсның финал этабы  мәгърур Габдулла Тукай һәйкәле каршы алган Уфа “Нур” татар дәүләт театрында  үтәчәк.

“Пушкин, Тукай һәм Кәрим” республика конкурсы барышында исә укучылар  әлеге өч бөек әдип  әсәрләре буенча рәсем төшереп, аларның әдәби мирасын үзләренең һәм халык  хәтерендә ныгыта. Быел ул октябрьдә үтәчәк һәм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланачак. Аңа кадәр исә быел урыс әдибе Александр Пушкинның туган көнендә — 6 июньдә аның 220  еллыгына багышланган зур әдәби-мәдәни чара узачак. Күренүенчә, бу проектларыбыз да бай рухи  мирасыбызны яшь буынга  җиткерүгә, аны алар арасында киң пропагандалауга юнәлтелгән.

Мәдәният  өлкәсендәге “Ике аккош”  республика җыр һәм музыка фестивале, “Җиз кыңгырау” һәм “Бәлеш­фест” фольклор бәйрәмнәре дә  халык арасында киң танылу алырга өлгерде. Мәгъ­лүм булуынча, аларның тәүгесе Башкортстан сәнга­тенең йөзек кашы булган Фәридә Кудашеваның һәм Бәхти Гайсинның бай иҗади  мирасын саклау, киләчәк буыннарга җиткерү  максаты куя. Шушы максатта  тәүдә һәр ике сәнгать әһеленең туган төягендә — Чишмә һәм Авыргазы районнарында —үзеш­чән артистлар  һәм музыкантлар алар әсәрләрен  башкаруда бәйге тота. Финалга үтүчеләр  республика этабына чыга һәм Уфа сәхнәсендә  үз көчен  сыный. 2020 елда без бу бәйгене  аеруча киң  колач белән  үткәрергә җыенабыз. Киләсе ел  бәйгесе Баш­кортстанның  һәм Татар­станның халык, Русиянең атказанган  артисты Фәридә Кудашеваның 100 еллыгына багышланачак һәм дәүләт дәрә­җәсендә яң­гыраш алачак. Аның финал өлешен исә, “Башкортостан” дәүләт концерт залында үткәрергә планлаштырабыз, шунлыктан булачак  конкурсантлар мәр­тә­бәле  бәйгегә  инде бүгеннән  җитди әзерлек башласыннар иде.

Югарыда  телгә алынган  фольклор бәйрәмнәренә  килгәндә исә, аңлашы­луынча алар гореф-гадәтләребезне  тергезү, саклау, яңа буынга җиткерү  максаты куя. Әйт­кәндәй, “Бәлешфест” фестивален  безнең унъеллык юбилейга чакырылган кунаклар да карап, аңа бәя бирә, иң зур   бәлешләрнең берсеннән авыз итә алачак.

Әлбәттә, болар белән бергә татар теле, әдәбияты, мәдәнияте, фольклор буенча гыйльми китаплар, кулланма әсбаплар, укыту пособиеләре язып, төзеп, нәшер итү, Уфада беренче татар якшәмбе мәктәбен  эшкә кушуга булышлык итү, “Туган тел” телевидение каналында халык җанлы милләттәшебез, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт  Галләмнең турыдан-туры ярдәме белән татар телендә “Балкыш” тапшыруы алып баруыбыз, башка эшләребез турында да тәфсилләп сөйләргә булыр иде. Әмма әлегә  җитеп торыр.

— Шулай да иң мөһим казанышыгыз, мөгаен, ул Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршына урнаштырылган  бөек әдибебез Габдулла Тукайга  һәйкәлдер…

— Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл проектын тормышка  ашыруда Башкортстан татарлары милли-мәдәни автоно­миясенең хезмәт өлеше, әлбәттә, зур булды. Әмма бу безнең генә казаныш дисәк,  дөрес булмас иде. Мәгълүм булуынча, беренче булып әлеге башлангыч белән “Кызыл таң” гәзите чыкты. Тәүдә гәзиттә күренекле әдип Ирек Киньябулатовның шушы мәсьәләне күтәргән мәка­ләсе дөнья күрде, аннары редакция  түгәрәк өстәл үткәрде. Без бу башлангычны күтәреп алдык һәм менә җиде ел дәвамында  барлык тиешле эш процессларын үтеп, быел һәйкәл проектын ахырына  җиткерә алдык. Биредә, әлбәттә, иң зур рәхмәтебезне Башкортстан Башлыгы  вазыйфасын вакытлыча башкаручы  Радий Хәбировка җиткерәсе килә. Нәкъ ул республика җитәкчелегенә килгәннән соң  әлеге процесс тизләнеш алды. Әйткәндәй, һәйкәлне Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында ачу тантанасында Радий Фәрит улы чыгыш ясап, Уфаны үз иткән Тукайга һәйкәл, һичшиксез, республика башкаласында да  булырга тиеш дигән сүзләр җиткерде. Кыскасы, беренче чиратта  республика җитәкчелегенең мәсьәләгә шулай җитди килүе нәтиҗәсендә дияргә  кирәк, һәйкәл проекты быел тиз арада  тормышка ашырылды. Киләчәктә  исә без Шәехзадә Бабичка, Баш­кортстанның башка күренекле кешеләренә дә Уфада һәйкәл кую башлангычы белән янабыз һәм бу эшләр дә җитәкчелектә хуп­лау һәм  яклау табар, дигән өметтә  калабыз.

— Римма Әми­ровна, югарыда Сез Тукайга һәйкәл урнаштыруга  ­бәйле республика  җи­тәк­чесенең зур ярдәмен сызык өстенә алдыгыз. Го­мумән, респуб­лика­ның  дәүләт власте органнары белән автономия бүген ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнештә эшли? Башка иҗти­магый, милли-мәдәни  оешмалар белән  хезмәт­тәшлек  итәсезме, алар сезгә терәк-аркадашмы?

— Без тәүге көннән үк  власть белән  тыгыз хез­мәттәшлектә эш алып баруны төп  өстенлек итеп билге­ләдек. Бу аңлашыла да.  Чөнки власть та, без дә бер максатта эшлибез. Аерым алганда, автономия, гаиләне яклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә үткәрелгән дәүләт сәясәтен тагы да нәтиҗәлерәк һәм  үтемлерәк  итеп тормышка ашыруга булышлык итә. Һәм без бу җәһәттән, чыннан да, республика Башлыгы Хакимиятенең, Дәүләт җыелышы-Корыл­тайның, Хөкүмәтнең, төрле министрлык һәм ведомство­ларның, район һәм шәһәр  хакимияте башлыкларының һәр­даим ярдәмен тоябыз. Аеруча Мәдәният, Мәгариф министрлыклары, Уфа шәһәре хакимияте, татар халкы күпләп яшәгән районнар хакимият­ләре белән тыгыз  бәйлә­нештәбез. Шулай ук, Башкортстан  халыклары ассам-блеясе, Дуслык йорты, урыслар Соборы, Бөтендөнья башкортлары  корылтае, башка иҗтимагый оешмалар белән дә  һәрвакыт бер йөгәндәбез. Форсаттан файдаланып,  аларга зур рәхмәт  сүзләрен  белдерәсе килә.
Татар оешмаларына кил­гәндә, әлбәттә инде, тәү чиратта, Русия Дәүләт  ду­масының  Милләтләр эшләре буенча  комитеты рәисе җитәкчелегендәге  Татар­ларның  федераль  милли-мәдәни  автономиясе  безнең төп терәк-таянычыбыз да, кирәк вакытта  яклаучыбыз да, күпчелек проектлар буенча исә  эшлекле  партнерыбыз да  булып тора. Башкортстандагы  татар оешмалары белән дә тыгыз  бәй­ләнештәбез. “Берлек”, “Сә­хибҗамал”, “Ак калфак” оешмалары, Башкортстан татарлары конгрессы  һәм башка  партнерларыбыз оештырган  чараларда мотлак  рәвештә  без, без оештырганнарында мотлак алар  катнаша. Алай гына да түгел, зур проектларны  тормышка ашырганда мотлак без бер-беребезгә ярдәм дә итәбез. Башкача булуы мөмкин дә  түгел, чөнки без  уртак эшне башкарабыз — Башкортстанда  яшәүче татар халкының  рухи-мәдәни  ихтыяҗларын  кайгыртабыз.

Дөрес, безне  лозунглар күтәреп чыкмауда, мәй­даннарда системага каршы тәнкыйть сүзләре кычкырмауда гаепләүчеләр дә бар. Бу безнең  эш  алымы түгел, аннары республикада  моның өчен  сәбәп тә  юк. Андыйлар безгә юлдаш түгел. Безнең эш алымы — халкыбыз  мәнфәгатендә  анык эшләр башкару.

— Хәер, 16-18 майда үтәчәк юбилей чараларына әйләнеп  кайтыйк. Анда килүче­ләрне  нинди  эшлекле  һәм мәдәни программа көтә?

— Эшлекле  программа  16 майда Дуслык монументына, Салават Юлаев  һәм Габдулла Тукай һәйкәл­ләренә  чәчәк  салудан башланачак. Бу көнне кунаклар шулай ук  Уфадагы дистә­ләгән  тарихи  урынга, шул исәптән Мәҗит Гафуринең йорт-музеена, 1912  елда Уфада булганда Тукай  тукталган Свердлов  урамындагы 98 санлы йортка, Башкортстанның милли музеена  экскурсия кылачак.

17 майда исә иртәнге якта Башкортстан  татарлары милли-мәдәни автон­о­миясенә 10 ел тулу уңаеннан  Башкорт дәүләт  опера һәм балет театрында тантаналы утырыш үтәчәк. Биредәге эшлекле очрашудан  соң чара Бүздәк районында  дәвам итәчәк. Монда кунаклар тәүдә районның Таулар авылында рухи-мәдәни  тормыш, милли мәктәп эшчәнлеге белән танышачак, арытаба район үзәгендә кичкә кадәр “Бәлеш­фест” фольклор бәйрәмендә  күңел ачачак.

Әйтергә кирәк, Та­тарлар­ның федераль милли-мәдәни  автономиясе составындагы төбәк автономиясе юбилее беренче тапкыр гына  шулай югары дәрәҗәдә  билгеләнми. Моңа кадәр, мәсәлән, миңа Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Кырым Республикасы, Новосибирск  өлкәсе татарлары автономияләренең  шундый юбилейларында булырга туры килде. Федераль автономия җитәк­челегеннән шундый тәкъ­дим булып, әлеге башлангыч белән  республика  җитәкчесе Радий Хәбировка хат белән мөрәҗәгать  иткәннән соң, ул шунда ук безнең тәкъдимне хуплады һәм тиешле дәүләт органнарына ярдәм  күрсәтергә  боерды. Шул рәвешле бүген Уфада тәү тапкыр Татар­ларның федераль милли-мәдәни авто­номиясенең төбәк бү­лекчәләре булган Русиянең 40 төбәгеннән һәм Баш­кортстанның 49 районыннан һәм шәһәрләреннән  мәртә­бәле делегацияләрне кабул итәбез. Бу җәһәттән ав­тономиянең 10 еллык юбилей чаралары Башкортстан татарлары үсешендә  мөһим нәтиҗәләр, яңа эшлекле башлангычлар һәм проектлар белән билге­ләнер дигән теләктә калам!

— Без дә  Сез ният­ләгәннәрнең барысы да  тормышка ашуын  телибез. Ав­тономиянең  юбилее белән һәм уңышлар Сезгә!

 

Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*