tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Без-татарлар бит
Без-татарлар бит

Без-татарлар бит

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә «Без – татарлар бит…» дигән исем астында татар теле һәм мәдәнияте көне узды.«Восход» мәдәният сараена шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел , тирә-күрше авыл- районнарында гомер итүчеләр дә килгән иде.

Агымдагы ел Ульяновск өлкәсендә «Милли бердәмлек елы» дип игьлан ителгән иде. Шуңа күрә чарага Димитровградта эшләүче дистәгә якын милли оешма җитәкчеләре дә чакырылган.

Тамаша барышында татар иҗтимагый тормышында актив катнашучы милләттәшләребезгә җирле татар мохтариятенең мактау грамоталары тапшырылды. Ә шәһәрдә озак еллардан бирле эшләүче «Чишмә» вокаль ансамбле җитәкчесе Әнвәр Латыйпов шушы көннәрдә үзенең 80 яшьлеген билгеләп узган.

Инде тугызынчы дистәне башлап җибәргән сәхнә ветераны әле һаман сәхнәдә чыгыш ясый,  һәр төрле бәйгеләдә, фестивальләрдә катнаша. Өлкә мохтарияте рәисе аңа озак еллар дәвамында үзешчән сәнгатьтәге уңышлары, зур концерт эшчәнлеге өчен мактау грамотасы тапшырып, чигүле түбәтәй бүләк итте.

Бүгенге чараның тагын бер отышлы ягы – ул анда төрле буын кешелэренең актив катнашуы. Алар концерт программасында гына түгел, һәртөле кызыклы интерактив күргәзмәләр оештыруда да зур тырышлык куйган.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*