enrutat
Баш бит / Бездә бар да бар, тик белмибез генә…
Бездә бар да бар, тик белмибез генә…

Бездә бар да бар, тик белмибез генә…

«Милләт буларак сакланып калуда үзебезгә генә таяна алабыз. Һәркем үзенең кулыннан килгәнне эшләсә, бу авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз». Халыкара туган тел көне уңаеннан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының берничә проектын тәкъдим иткәндә, галим, институтның директоры Ким Миңнуллин әнә шулай диде.

Проектларның берсе – гарәп графикасындагы басма текстларны кириллицага әйләндерүче махсус программа. Язма һәм музыкаль мирас бүлеге җитәкчесе Илһам Гомәров әйтүенчә, бу – бик кирәкле эш, чөнки басма мирасның иң зур өлеше нәкъ менә гарәп графикасында басылган.

Әлеге программа гарәп имлясын белмәгән кешегә ярдәм итә аламы соң? Галим шул сорауга да җавап бирде:

– Иске имлядагы, ягъни гарәп графикасындагы басма татар текстларын хәзерге гамәлдәге язуга күчә торган программа 2017 елда эшләнә башлаган иде. Ике елда институтның программистлары һәм галимнәре шушы эшне башкарып чыкты. Хәзерге вакытта ул тест режимында эшли. Аны камилләштерү, сүзлек базасын зурайту бара. Ул программаның мәгънәсе нидә? Башта ул таррак белгечләргә, текстологларга ярдәмлек формасында уйланылган иде. Чөнки мирас бик зур. Үзегез уйлап карагыз: Октябрь инкыйлабына кадәр, аннан соң да әле дистә ел дәвамында китаплар гарәп графикасында чыккан.

Аларның саны миллионнар белән исәпләнә. Шуларның бик аз микъдары гына фәнни әйләнешкә кергән. Мәсәлән, Тукайның академик басмасы, Галимҗан Ибраһимовның сайланма әсәрләре, элегрәк иске имлядан күчерелеп, безнең әйләнешкә кергән. Ә күчерелмәгәннәре бихисап зур күләмдә. Менә шушы эшне тизләтү һәм автоматлаштыру өчен ярдәмчел программа әзерләнде. Ул, әлбәттә, 100 процент конвертацияли дигән сүз түгел. Техника – техника инде ул, кеше ярдәменнән башка булмый. Аны күчергәндә редакцияләргә, кушымчаларын, тиешле формаларын дөрес сайлап алырга кирәк. Белгечтән башка булмый дип әйтүем.

Илһам Гомәров әйтүенчә, программадан иске имляны бөтенләй белмәгән кеше дә файдалана ала. Чөнки программаның сүзләрне танып белү дәрәҗәсе 70 процентка кадәр җиткерелгән. Бу – яхшы күрсәткеч. Димәк, гомуми тексттан сүзнең нәрсә турында барганын аңлап була. Киләчәктә исә 90 процентка кадәр камилләштерергә ниятлиләр.

Дөрес, кайбер кыенлыклар да бар. Иске имляда язылган китаплар заманында төрле нәшриятларда чыккан. Әйтик, «Милләт», «Вакыт», «Үрнәк», «Абажур» нәшриятлары, бертуган Кәримовлар типографияләре булган. Аларның шрифтлары бер-берсеннән аерыла.

Сүз уңаеннан, язма һәм музыкаль мирас бүлегендә 50 меңнән артык саклану берәмлеге бар. Аларны санлы форматка күчерү эше бара. Иң борынгы кулъязма XIII гасырга карый. miras.info сайтында бу уңайдан шактый мәгълүмат табып була. Ләкин сайт рус телендә генә эшли.

Онлайн сүзлекләр бар, аларны белүче юк.

– Сүзлекләр төзү эше беркайчан да тукталмады. Ләкин фундаменталь басмалар, чыннан да, 1981 елдан соң чыкмады. Фәкать 2007 елда русча-татарча ике томлык сүзлек чыкты, ике ел алдан татар теленең аңлатмалы сүзлеге чыккан иде. Аны өч томлыкның сөземтәсе дип әйтергә була. 2000 елдан башлап без алты томлык сүзлек төзедек. Аның соңгы томы киләсе елга чыгарга тиеш. Бәлкем шул эштән соң, бер томлыкларны эшләүне үз өстебезгә алырбыз дип торабыз. Чөнки шундый сөземтәләргә ихтыяҗ зуррак. Ләкин онлайн сүзлекләр бар бит. Аны белүчеләр генә бик аз. Әйтик, suzlek.antat.ru фонды моннан 4-5 ел элек төзелә башлаган иде. Аның максаты – кәгазь вариантта чыккан бөтен сүзлекләрнең мәгълүматын бер урынга туплау, – ди институтның лексикография бүлеге мөдире Ренат Сәфәров.

Өченче проект башлангыч сыйныфларның татар теле дәреслекләренә кагыла. Аның яңалыгы – татар теле дәреслеген телне тирәнтен өйрәнүчеләр өчен һәм база өлешен берләштереп бирүдә. Белгечләр моны базаны өйрәнүче балалар арасында телне тирәнтен өйрәнергә теләүчеләр булу ихтималы белән аңлатты. Әлеге дәреслек 17 мәктәптә сынала. Комплектка дәреслек, электрон дәреслек, эш дәфтәре, методик кулланма, аудиоязмалар кертелгән. Галимә Мөслимә Шәкүрова әйтүенчә, бу вариантта уен формалары бик күп файдаланыла, беренче урында татар телендә сөйләшергә өйрәтү күз уңында тотыла:

– Дәреслек «Мин», «Минем тирә-ягым», «Туган җирем», «Татар дөньясы» дигән дүрт лексикологик бүлектән тора. Татар дөньясы бүлегендә милли асылны шәхесләр, мәдәни мирас, кәсепчелек һәм башка күренешләр аркылы тулаем ачарга тырышабыз.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*