tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бездә “Бавырсак бәйрәме” беренче мәртәбә үтте
Бездә “Бавырсак бәйрәме” беренче мәртәбә үтте

Бездә “Бавырсак бәйрәме” беренче мәртәбә үтте

Тубыл шәһәренең социаль тернәкләндерү үзәгендә яшәүче балалар өчен “Бавырсак бәйрәме ”н беренче мәртәбә оештырдылар. Бәйрәм чарасында авыр, катлаулы хәлләрдә калган гаиләләрдән килгән балалар, көндезге балалар төркемендә тәрбияләнүчеләр, үзәк хезмәткәрләре катнашты. Бәйрәмне мастер –класс формасында шәһәрдәге иҗтимагый, коммерциясез “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Айсылу Юнусова, оешма әгъзалары, үзәк хезмәткәрләре белән бердәмлектә үткәрделәр. Оештыручылар төрле милли бәйрәмнәрдә милли ризыклар белән дусларны сыйлый торган традиция турында сөйләделәр. Балалар бавырсаклар белән чәй эчтеләр, аннары милли ризыкларыбызны үзләре ясарга өйрәнделәр.

Айсылу Юнусова: ”Тубыл шәһәрендә ”Ак калфак” ны оештыруыбызга әле бер генә ай үтте. Мин бу эшкә шәһәрнең милли мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин белән киңәшләшеп керештем. Беренче җыелышны үткәрү алдында күп мәртәбә Марсельеза Ибукова, Гөлсинә Ташкеева белән очраштык, сөйләштек. “Ак калфак”ның төп максаты – татар халкының, себер татар халкының гореф гадәтләрен, йолаларын, декоратив гамәли сәнгатен, бишек җырларын, милли уеннарын яшүсмерләргә җиткерү, күп балалы гаиләләрне түләүсез үткәрелгән чараларга чакыру. Минем фикерләремне хуплаучылар: Равилә Фазыловага, Майнә Зәнкиевага, Әлфия Кәримова. Мин аларга рәхмәтләремне белдерәм. Киләчәккә планнарыбыз күп. Төрле юнәлешләр буенча комиссияләрне төзеп, бердәмлектә эшләсәк, бөтенесен булдырырбыз!

Беренче чараны оештыруда ярдәм иткән сабыр холыклы, үзләренең эшләрен яратып эшләүче үзәк җитәкчесе Татьяна Левинага, бүлек җитәкчесе Гөлназ Авазбакиевага, хезмәткәрләре Анжела Горшковага уңышлар телим. Өстәл бавырсаклар белән тулы булды. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны милли ашлар белән сыйлау зур саваплык. Бу чарага киленем итле зур бәлеш пешереп китерде, “Ак калфак” әгъзасы Әлфия Кәримова бакчасыннан бер чиләк хуш исле җир җиләген җыеп, юып китереп балаларны сыйлады. Татар халкының яраткан чәк-чәге дә өстәлне бизәде. Көннәр эссе булуга карамастан, бер литр сөткә бавырсакка камыр бастым, үзем пешердем. Безнең милләт халкы мондый эшләрне “бисмиллах” сүзләре белән башлый дип, балаларны таныштырдым. Киләчәктә дә шундый үрнәк чараларны бергәләп үткәрергә язсын,”-дип сөйләде.

Җылы карашка, таянычка мохтаҗлар күп. Үзәккә өлкәбезнең татар авылларыннан да балаларны вакытлыча урнаштыралар. Бавырсаклар белән сыйланганнан соң, балалар мастер- класста теләп катнаштылар. Бәйрәмне үткәрүчеләр, изге эшләр башкаручылар күп рәхмәтләр ишеттеләр.

Бу үзәктә 2018 нче елны авыр тормыш ситуацияләрендә булган балалар өчен Төмән өлкәсендә чаралар үткәрү комплексы кысаларында узган “Кире кайтару ноктасы” фондының финанс ярдәме белән өстәмә җиһазлар сатып алынган. Монда изге йөрәкле белгечләр балаларны җәмгыятьтә яшәргә өйрәтәләр, көнкүреш техникасы, өй хезмәте белән таныштыралар. Гөлназ Авазбакиева:” Кечкенә балалар рәсем ясарга яраталар , яшүсмерләр тренажерларда шөгыльләнәләр, хезмәт, физкультура дәресләренә теләп киләләр. Кабинетларда җиһазлар җитәкчебезнең тырышлыгы белән булдырылды. Бүгенге чарада өч төркем балаларны бавырсаклар һәм башка милли ризыклар белән сыйладылар. Аларның күпчелеге бавырсакларны пешерегә беренче мәртәбә өйрәнделәр. Кичә ахырында “Бавырсак бәйрәме”н оештырган Айсылу Юнусовага директорыбыз Татьяна Левина рәхмәт хаты тапшырды. Чара балаларның күңелләрендә җылы хисләр калдырды,”-дип, оештыручыларга уңышлар теләде.

Римма Умитбаева,
Төмән өлкәсе 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*