enrutat
Баш бит / Безнең бабай: «Сезгә рәхмәтемне әти йортына карап, нәселебез исеменнән әйтәм»
Безнең бабай: «Сезгә рәхмәтемне  әти йортына карап, нәселебез исеменнән әйтәм»

Безнең бабай: «Сезгә рәхмәтемне әти йортына карап, нәселебез исеменнән әйтәм»

Чү, Әнәктә нинди бәйрәм ул? Туй дисәң, кияү-кәләшләре күренми, Сабантуй дисәң, быел ул уздырылмады. Бәйрәмнең дә ниндие генә әле – ташка язылып куелганы. Беренче Президентыбызның туган җире – Актаныш районының Әнәк авылында Россия Федерациясенең Хезмәт Герое, Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдында казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бюст ачтылар.

Әти йорты – кыйбла

Туган нигезләрен сагынып кайтучылар, Минтимер аганы күрергә теләүче якташлары, бәбиләрен җитәкләп килгән әниләр, култыклашкан өлкән яшьтәге парлар, Президент Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, республика оешмалары җитәкчеләре – кем генә юк монда. Милли көйләр, гармун тавышы, җыр-биюләр чарага бәйрәм кәефе өсти. Әнә Минтимер Шәймиев тә гармунга кушылып җырлап җибәрә. Авыл халкының кайсыннан гына сорасаң да, Минтимер Шәймиевне гадел, зирәк, зыялы кеше, диләр. Беренче Президентның нәкъ үзләренең авылыннан булуы белән горурланалар. Халыкара мәйданда Минтимер Шәймиев – тәвәккәл сәясәтче генә түгел, юмарт, гадел илче, мәдәниятара, милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүнең иң күркәм үрнәген күрсәтүче аксакал да. Бик күпләр, аны яратып, «безнең бабай», диләр. Һәйкәл ачу тантанасы исә әнәклеләрне бер йодрыкка җыйды: сөйләшеп, сүзләре бетмәде.

Бәйрәм яхшы инде ул, ә чынлыкта авыл ничек яши? Йөзләгән кеше арасыннан ирексездән күзләр Минтимер Шәймиевнең әтисе йорты янәшәсендәге сукмактан улы белән атлаучы бер әбигә төшә. Күп тә үтми, әбекәйнең, койма читенә кулын куеп, күзләре белән нидер эзләве шәйләнә. Нәрсәсен югалткан икән ул анда? Йортын эзли, әмма кызганыч, нигез буш, аны яшел хәтфә үлән каплаган.

– Авылга күптән кайткан юк иде инде. Танымаслык булып үзгәргән. Шәрип абыйның өеннән генә таныйм бу тирәне. Вәйт, чын шәһәргә әйләнгән авыл. Күп кешеләрне танымыйм да икән инде. Кордашларымның берсен дә очратмадым. Авылда Минтимер Шәймиев хөрмәтенә һәйкәл ачылуын ишеткәч, горурланып куйдым, Суксу авылыннан  монда килергә булдык. Бергә уйнап үскән күрше малае бит ул. Минтимернең абыйсы Хантимер белән бер сыйныфта укыдык,  ә Минтимер миннән 3 яшькә кечерәк.  Аларга каз өмәләренә, өй юышырга керә идек. Казны күп асрыйлар иде. Бергәләшеп шәпи, сызыклы кебек уеннар уйнадык.  Бик тәртипле балалар булдылар. Минтимер мәктәптә укыганда бик яхшы сөйли иде ул, – ди 87 яшьлек Нәҗибә апа Заһриева, балачак елларын искә төшереп.

Нәҗибә апаның нигезе юкка чыкса да, шөкер, Минтимер Шәймиев, әтисе йортына кайтып, дога кыла ала. Тантана башланыр алдыннан Минтимер Шәймиев, әти-әнисе җирләнгән зиратка барып, аларны искә алды. Әтисе йортына – музей-йортка килүчеләр дә өзелми. Беренче Президентыбыз өчен изге урын ул. Моны һәйкәл ачу тантанасында: «Сезгә рәхмәтемне  әти йортына карап, нәселебез исеменнән әйтәм», – диюеннән  дә чамалап була. Димәк, бу йорт – аның өчен кыйбла да әле.

Кара әле, үзенә охшаган бит!

Исән кешегә һәйкәл ачалармыни? Әлбәттә, шулай дип уйлаучылар да бар. Билгеле булганча, 2017 елда Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелде. Россия Президенты карары нигезендә Герой яки Хезмәт Герое исеме алган затка үз илендә бронза бюст куелырга тиеш. Аның  авторы  – скульптор Фәнил Вәлиуллин. Биеклеге – 3,8 метр. Тимер Минтимер үзе кебек  горур да, зирәк тә. Һәйкәл янәшәсенә килүчеләр: «Кара әле, үзенә охшаган бит!» – диләр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин да шулай диде.

– Көне дә, елы да килгән. Юбилей елы, уңышлы ел. Мондый уңышның булганы юк иде әле. Хәерлегә, озакка булсын! Моны әйтеп кенә бетерә торган гына түгел, – диде Минтимер ага.

Минтимер Шәймиев  әлеге вакыйганы республика халкының дуслыгы, намуслы хезмәт нәтиҗәсе дип бәяләде. Ул  авылдашларына таяныч булганнары, туган якларына дан китергән якташлары истәлеген кадерләп саклаганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Бюст янәшәсендә булдырылган паркны сакларга, мәктәпләр һәм иҗат оешмалары белән бергәләп, файдалы эшләр башкарырга тәкъдим итте. «Намус белән тырышып эшләсәң, Аллаһ Тәгалә язмышны шушылай бирә икән», – диде ул.

Минтимер Шәймиевнең сеңлесе Мәдәния Ильясованың да әлеге вакыйгага карата фикерен сорадык.

– Бу – безнең туган авыл өчен генә түгел, бөтен татар милләте өчен дә горурлык. Татар халкы кайда яшәсә дә, әлеге вакыйга белән горурлана дип уйлыйм. Горурланмаслык та түгел! Мин аны абый булганы өчен генә әйтмим. Кечкенә генә авылдан бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Бүгенге бәйрәм халыкның бердәм, дус булуын, җитәкчелекне хөрмәт итүен күрсәтә. Бу – зур шатлык, –диде ул.

Туган көнгә – тары боткасы һәм кыстыбый

Туган йорты каршындагы мәйданчыкта басып торган Шәймиев беренче укытучысы Хәдичә апасын да искә алды. «Яшь кенә кыз  берүзе ничек дүрт сыйныфны укыта алгандыр?!» – дип соклануын белдерде. Укытучыларын исә булганның иң булганнары дип атады.

Әнәктән соң Пучы мәктәбендә белем алган ул. Андагы укытучылардан да  беренче Президентыбызның мәктәбе белән бәйләнешләре турында сораштык.

Мәктәптә урнашкан Туган як музееның бер бүлеге Минтимер Шәрип улына багышланган. Әлеге бүлектә балачак истәлекләре, беренче укытучысы Әхмәдуллина Хәдичә апаның хатирәләре, Шәймиевләр нәселенең шәҗәрә агачы белән танышырга мөмкин.

– Ел саен 20 гыйнвар көнне, Минтимер абыйның яраткан ризыгы булган тары боткасы һәм кыстыбый пешереп, укучыларыбыз  белән туган көнен искә алабыз. Узган уку елында актлар залында «Гасырларга берәү генә туа» исеме астында зур чара узды. 2017 елның маенда туган мәктәбенә кайтып, укучыларыбыз белән очрашты, үзенең балачагын искә төшереп, үгет-нәсихәтләрен бирде, – ди Пучы мәктәбе директоры урынбасары Зәлинә Вахитова. – Минтимер Шәрипович мәктәп белән элемтәсен өзми, һәрвакыт  аның ярдәмен тоеп яшибез.

Мәктәп укучылары, БДИны уңышлы тапшырып, югары уку йортларында белем ала. Үзләрен бары тик яхшы яктан күрсәткән өчен мәктәпкә Рәхмәт хатлары килеп тора икән. Мәктәп бигрәк тә математика, физика фәннәре буенча көчле. 2016 елдан башлап олимпиадаларда югары  күрсәткечкә ирешкән укучылар өчен «Нур Баян» премиясе, 2019 елдан башлап БДИда 80 баллдан югары күрсәткечкә ирешкән укучылар өчен «Әнәк» премиясе, Пучы мәктәбенең «Рәхмәт хаты», «Укучылар рейтингы», «Пучы мәктәбе призына көрәш ярышы», «Гаилә һәм мәктәп» проектлары укучыларга югары үрләр яулау өчен зур этәргеч бирә.

Хатирәләр

Минтимер Шәймиев чыгышында әтисенә бәйле хатирәләрен дә искә алды.  Артистлар әзерләгән театраль тамашада да  колхоз рәисе булган Шәрип агага урын бар иде. Әлбәттә, ул – җирне ярату турында.

– Чәчүгә вакыт җиткәнен бишектәге бала да кычкырып тора. Ничек итеп башкарып чыгасы булыр. Халык ач… Көне буена кырдагы эшкә чыдарлык кешесе дә калмады. Орлыкны да чәчүгә тотсаң ашарга юк, ашарга тотсаң – чәчәргә. Бераз үләннәр күтәрелеп, халыкның кычытканга булса да туенган чагын көтеп карасак та инде. Алай көтеп йөреп, соңга калып чәчсәк, киләсе елга да ачлыктан шешенәчәкбез. Аптыраш, – дип кайгыра Шәрип ага. Ахыр чиктә уңыш та яхшы була. Монысы – театраль күренештән.

– Илшат Шәехович – төпчек бала. Югары очтан, елый-елый, безнең йортка төшә иде. Эше күп булса да, әткәй мәрхүм, тарантасыннан төшеп, аның каршына барып,  кочаклап ала иде, – дип хатирәләрен яңартты Дәүләт Киңәшчесе.

Ул арада экранда Сәкинә ханым белән үткән еллары чагылып уза. Яшьнәп үткән тормыш мизгелләре, фотолар, җырлар, көйләр…  Болар барысы да – күңелне актара торган нәрсәләр. Хәтта халык арасында түзә алмыйча, яшьләрен сөртүчеләр дә булды. Белмим, бу минутларда Минтимер Шәймиев ничек чыдагандыр?

«Сез – безнең остаз»

Президент Рөстәм Миңнеханов, Минтимер аганы зурлап, шулай диде. Аның үрнәгендә тәрбияләнүе өчен ихластан  рәхмәтен җиткерде.

– Минтимер Шәрип улының тормыш юлы яшь буын  өчен өлге булып тора. Без  яшьләрне нәкъ менә шундый мисаллар үрнәгендә ватанпәрвәрләр  итеп тәрбияләргә тиешбез, – диде.

Бюст ачу ТАССР төзелүнең 100 еллыгына туры килде. Президент: «Бу – татар һәм күпмилләтле республика халкының язмышы хәл ителгән һәм хәзерге Татарстан торгызыла башлаган чорларның берсе. Республика тарихында Минтимер Шәрип улы да данлыклы сәхифәләр калдыра», – диде.

Рөстәм Михнеханов ассызыклаганча, Минтимер Шәймиев республиканы социаль һәм икътисади яктан үстерүгә зур өлеш кертте, иң кыю, иң  зур проектларны  тормышка ашырды. Тузган торакны юк итү, торак пунктларга газ кертү, социаль ипотека… Күп кенә программалар буенча Татарстан ил төбәкләре арасында беренче урында барды. Бүген Минтимер Шәймиев, күптелле мәктәпләр челтәрен булдыру проектын гамәлгә ашырып, үз эшен дәвам иттерә. «Һәр халык өчен иң кадерлесе – балалары. Илнең һәм республиканың киләчәге аларга бәйле», – диде ул.

Минтимер Шәймиевнең тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калуда да өлеше зур. Дәүләт Киңәшчесенең Болгарны,  Зөяне торгызу проектларын республика  халкы гына түгел, Россия һәм чит илләр хәйриячеләре дә хуплаган. Мөселман дөньясы аңа Болгар ислам академиясен оештырган өчен хәерхаһлы булса, православлар Мәрьям ана Казан иконасы соборын торгызу эшләре тәмамлануны көтә. ЮНЕСКО исә Минтимер Шәймиевне халыкара оешманың мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе дип игълан итте.

Беренче Президентка мактау сүзләре явып кына торды. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшинның чыгышыннан соң: «Бу кадәр мактау сүзләре ишетүгә караганда эшләү җиңелрәк кебек», – диде ул, тыйнаклык күрсәтеп. Ә Игорь Паньшин аның «Без булдырабыз!» дигән шигарен искә төшерде.

– Минтимер Шәрип улы тырышлыгы белән милләтара һәм динара дуслык сакланып калды.  Бу 1990 нчы елларда башка республикалар өчен дә үрнәк булды. Ул – бүгенгә кадәр оста сәяси лидер, Россиянең зур сәяси аренасында аның тавышы гел ишетелеп тора, – диде кунак.

Паркта – Шәймиев тавышы

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Игорь Паньшин янәшәдәге скверда агачлар утыртты. Аннан бюст янында Әнәк һәм Пучыны берләштергән су буендагы «Бабайда кунакта» паркын карап чыктылар. Парк искитмәле: анда Минтимер Шәймиев тавышы яңгырап тора. Моның өчен стендтагы төймәгә генә басарга кирәк.  «Чаптын»  (нәселнең кушаматы), «Шахматлар», «Радиоалгыч», «Нәсел агачы» һәм башка арт-объектлар урнаштырылган. «Гармунчы» дигән мәйданчыкта бәйрәм үткәрергә мөмкин. «Таган», «Гөлбакча» дигәннәре аралашу, ял итү өчен булдырылган. «Көрәш» дигәне  Сабан туена багышлана. Моны сөйләп  бетерә торган гына түгел, үзең барып күрергә кирәк.

– Без көн саен кичке якта балалар белән паркка чыгып, ял итәбез. Балалар да, әти-әниләр дә бик сөенә, – диде чарага арба тартып килгән әниләр.

Әнә Алсу Гикрамина да иртүк балаларын уятып, Шәймиевне, әлеге паркны, авылдагы үзгәрешләрне күрергә дип килгән. «Элек авыл иске булса, хәзер шәһәр кебек», – диде ул.

Авылдашлары Иршат Шәйгарданов бәйрәмне Сабантуйдан да күңеллерәк ди:

– Югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, Минтимер Шәймиев гадилеген югалтмый. Кайткан саен авылдашлар белән кул биреп күрешә, хәлләрен сораша. Аңа сәләмәтлек, озын гомер телибез.

Койма тотканда да киңәшләшәләр

Пучы  авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртдинов әйтүенчә, җирлектә 1778 кеше яши, шуның 300дән артыгы – Әнәк авылында.  Балалар бакчасына 95 бала йөри. Узган уку елында мәктәптә 198 бала белем алган. Узган ел арендалы торак программасы буенча яшь гаиләләргә  8 йорт төзелгән. Нур Баян хуҗалыгы, Әнәк картлар йорты, Пучы участок хастаханәсе, мәктәп, бакча, балалар иҗат үзәге, челтәр компаниясе, почта бүлеге, Саклык банкы, даруханә, ике клуб. Авыл халкы  әнә шул өлкәләрдә хезмәт куя.

«Нур Баян» хуҗалыгы рәисе урынбасары Әсләм Зарипов та: «Бакча, парк, асфальт юллар, төзек йортлар – барысы да авыл кешесе өчен төзелә, авылда тормыш уңай якка үзгәрә», – диде.

Безнең күңелгә Минтимер Шәймиевнең  аеручы шушы сүзе ошады: «Урамдагы кайсы йортны гына алсаң да, бер-берсенә охшамаган, әмма шул ук вакытта барысы да матурлар. Койма тотканда да күршеләр бер-берсе белән киңәшләшеп эшли. Шуннан ук күренә: без  үзебезнең кадеребезне беләбез».

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*