tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнең кунак: Канаданың Монреаль шәһәреннән Зилә Миргалиева

Безнең кунак: Канаданың Монреаль шәһәреннән Зилә Миргалиева

Төньяк Америкадан  килгән милләттәшебез 2002 елда Казаннан гаиләсе белән Канаданың Монреаль шәһәренә күчеп китә һәм бүгенге көнгәчә шунда яши. Зилә Миргалиева Канаданың “Мирас” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе, Милли Шура әгъзасы.

“Канадада яшәүче халыкның менталитеты безнеке кебек. Монреаль – төрле милләтле шәһәр, анда җир шарыннан килгән төрле-төрле халык яши. Без татарлар анда рәхәтләнеп торабыз, үзебезнең татар икәнебезне күрсәтәбез. Безнең максат:  Төньяк Америкада татарларның дәрәҗәсен күтәрү, Канаданың милли мозаикасы эчендә үзенең урынын күрсәтү,  татар мәдәниятен төрле мәйданнарга чыгару”, – дип сөйләде Канаданың “Мирас” милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева.

Канадада 2017 елда оешкан “Мирас” милли-мәдәни үзәге бүгенге көндә дүрт юнәлештә эшчәнлек алып бара: татар телен өйрәнү, бөтендөнья фәнни конференцияләрдә катнашу, хәйриячелек, татар мәдәниятен күтәрү кебек өлкәләрдә эшлибез, дип Төньяк Америкада яшәүче милләттәшләребез тормышы белән таныштырды үзәк җитәкчесе.

Быел “Мирас” татар мәдәнияте үзәге Канадада яшәүче татарлар тарихында беренче тапкыр Nuestroamericana-2018 халыкара фестивалендә катнашырга чакыру алган. Әлеге фестивальдә төрле илләрдән килгән халыклар катнаша. 11 августта үтәчәк бәйрәмдә “Мирас”лылар Россиянең ике төбәге – Татарстан белән Башкортстанны тәкъдим итәчәк.

 

 

Один комментарий

  1. зөлфия кутуева

    Нинди тырыш татар кызлары яши Монреалҗда. Рәхмәт сезгә халыклар дуслыгын ныгытасыз, безнең татар милләте дәрәҗәсен горурланып күтәрәсез, сез безгз зур үрнәк. Зилә Миргалиева, без сезнең белән горурланабыз. Бергә булыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*