tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең заман” фестиваленең яңа сезоны башлана
“Безнең заман” фестиваленең яңа сезоны башлана

“Безнең заман” фестиваленең яңа сезоны башлана

13нче ноябрь көнне Татарстан Республикасында «Наше время – Безнең заман»  VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең яңа сезоны башлана. Бу турыда Татарстан Респубкасының Яшьләр эшләре министрлыгының Инстаграм социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр эшче яшьләр катнаша. Беренче зональ этап Әлмәттә, 13-14нче ноябрьдә узачак. Бөтен санитар -эпидемиологик кагыйдәләр үтәләчәк.

2020нче елда «Наше время – Безнең заман» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Фестивальнең гала-концерты 30нчы ноябрь көнне “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында, санитар -эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп уздырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*