tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең 2 нче туры узачак
«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең 2 нче туры узачак

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең 2 нче туры узачак

Кариев театры «Калеб» яңа буын җыены кысаларында оештырган «Безнең җыр» иҗат лабораториясе максаты булып татар сәнгатенең яшь әһелләренә иҗади мохит тудыру, татар музыкасы фондын яңа әсәрләр белән баету тора. Проект барышында профессиональ композиторлардан, шагыйрь һәм башкаручылардан оешкан төркем яңа җыр иҗат итә.

Лабораториядә барлыгы 17 команда эшли, алар арасында композиторлар һәм җырчылар – Эльмир Низамов, Эльмира Галимова, Ильяс Камал, Миләүшә Хәйруллина, Ләйсән Абдуллина, Зөлфәт Вәлиуллин, Динә Хәкимова, Динә Камалова, Лилия Таһирова, Радик Сәлимов, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Гадрисламова, Илгиз Мөхетдинов, Эльза Исламова, Алинә Кәримова, Гөлнара Гатина, Филүс Каһиров, Азат Кәримов, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Сөмбел Ситдыйкова, Айгөл Хәйри, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Зәринә Вилданова, Алсу Фәйзуллина.

22 август 18:00 сәгатьтә (зур залда) продюсерлык лабораториясенең II туры үтәчәк.

Г. Кариев театрының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*