enrutat
Баш бит / Биләргә барып күңел тынычлыгы, җаныңа сихәт алып кайт
Биләргә барып күңел тынычлыгы, җаныңа сихәт алып кайт

Биләргә барып күңел тынычлыгы, җаныңа сихәт алып кайт

Татарстан буенча сәяхәтне дәвам итәбез. Күпләр яратып йөри торган истәлекле, халык телендә изге дип йөртелгән урыннарның берсе – Биләр.

Гадәттә монда халык корбан чалырга килә. Гает корбаны гына түгел, нәзер корбанын чалучылар да бар, кемдер барысын да өеннән әзерләп килә дә, биредә пешереп кенә ашый. Моның өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Казаннар, савыт-саба, утырып ашар өчен өстәлләр – барысы да бар. Машина кую урыннары да каралган. Парковка урыны түләүле, көне буена 100 сум.

Биләр бик борынгы шәһәр. XII-XIII гасырларда Биләр – Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы булган, диләр. Бу хакта бүген тарихи чыганаклар гына сөйли. Истәлекле урыннар Биләр авылыннан читтәрәк урнашкан. Ни хикмәт, биредә тамак ялгар өчен хәләл ризык әзерли торган урын табып булмады. Ашханәләрендә пилмәнне дуңгыз ите кушып пешергәннәр булып чыкты, авыл кергәндәге кафеда хәләл ризык сорагач яшелчәләр белән тавык тәкъдим иттеләр. Хәер, бары истәлекле урыннарны гына күрергә килүчеләр бик сирәктер монда.

Күбесе гаиләсе, туганнары белән рәхәтләнеп ашап-эчү, корбан чалу өчен килә. Биләрдә биек тау бар. Аны Хуҗалар тавы, Кызлар каласы дип тә йөртәләр. Анда 400дән артык баскыч менәргә кирәк. Өлкән яшьтәгесе дә, бала-чагасы да тау башында ни бар икәнен беләсе килеп шунда ашыга. Баскычтан менгәндә утырып ял итү өчен эскәмияләр дә каралган. Бер урында кеше сыны сыман агач үзенә җәлеп итә. Анда ни язылганын аңлап булмады, аны мәҗүси чувашлар хөрмәт иткән Айша Батман каберлеге булырга мөмкин дип аңлаттылар. Тау белән бәйле риваятьләр дә бар. Имеш, Биләр белән идарә итүче бер Хуҗа дошман явы килгәч шәһәрне яклый башлаган. Аңа 40 кызы да кушылган. Әсир төшкән кызларны үтерергә дип карар кылынгач, алар йолдызга әйләнеп күккә күтәрелгәннәр. Ә Хуҗа үзе чишмәгә әйләнгән, имеш. Шуннан бирле бу урын Хуҗалар тавы дип йөртелә.

Тау башында кара ташлар тора. Халык шул ташларга акча ата, теләк теләп таш тирәли әйләнә. Ислам дине кабул ителгәнче халык тауга тәңрегә табынырга менә торган булган. Бүген дә кайбер тәңречеләр бу йоланы үтәр өчен бирегә килә. Тик кайберәүләр ни өчен таш тирәли әйләнгәнен үзе дә аңламый бугай. 30 градуслы эсседә бер өлкән яшьтәге апаның шулай йөри торгач, хәле китеп, башы әйләнә үк башлады. Тау башында биек чыршылар үсә. Тик аларның бер генә буш ботагы да калмаган. Яңа ел чыршысы кебек бизәлгәннәр. Ак тасмалар бәйләп чыканнар. Әлеге дә баягы – мәҗүсилектән калган гадәт. Теләк теләп тасма бәйлиләр.

Аста изге чишмә янында су коену урыны бар. Биләргә татарлар гына түгел, руслар, чувашлар, башка милләт вәкилләре дә килә. Күпләр бу чишмәнең сихәте барлыгына ышана, аны эчкәч, тән сихәтләнә, авырулар бетә, бала таба алмаучылар йөккә уза дип тә сөйләделәр. Чишмә суын бер авыз иткән кеше бирегә гел килә дип тә әйттеләр. Галимнәр раслаганча, чишмә суының составы чынлап та уникаль. Ул еллар буе торса да бозылмый, ди. Совет чорында бу чишмәне күмдереп тә караганнар ди, тик ул барыбер үз юлын табып, бүген дә халыкны тәмле суы белән сөендерә. Чишмәгә халык тәңкәләр ташлый. Биредә тәмәке тартып утыручы бер кешегә аптыраган идем, баксаң, ул шул акчаны җыеп бара икән. Аның кебек тагын берәү бар әле. Анысы Биләр авылыннан кадәр җәяү килеп, аксаган аяклары белән шул биектәге тауга менеп кара ташка аткан акчаны җыя.

Бер читтә балаларның кычкырышканнарына сискәнеп киттек. Баксаң, махсус су коену бүлмәләрендә 9-10 яшьлек балаларны әниләре салкын чишмә суы белән коендыра икән. “Өчәр чиләк су койсаң, авыруларың бетеп китә”, – дип елмайды ул хатын.

Чишмә буенда мәрхүм шагыйрь Фәнис Ярулинның хатыны Нурсөя апа белән очраштык. Туганы “Сәләт” лагерендә ял итә икән. Аның янына килгән булганнар. “Биләргә еш киләбез, чишмә суын тутырып китәбез”, – ди Нурсөя апа.  Шушы истәлекле урыннар янында берничә ноктада сувенирлар сатып акча эшлиләр. Монда дини китаплар, яулыклар, су алыр өчен шешәләр дә бар. Тарих белән кызыксынучылар өчен музей эшли. Үзеңә күңел тынычлыгы, җаныңа сихәт алырга теләгән кешеләр өчен бик матур рәхәт урын – Биләр.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, “Гаилә” мәчете имам хатыйбы:

– Алланың рәхмәте белән Раббыбыз Сөбеханә вә Тәгалә Хаҗ кылу урынын безгә Коръән китабы аша әйткән. Әлбәттә, йөрәккә якын, тарихка бай, татар халкы өчен истәлекле Биләр шикелле урыннар безнең республикада бар. Әмма, анда хаҗ кылып булмый. Хаҗ бары Мәккәдә генә кылына, тәваф кылу, ягъни әйләнү бары кәгъбә янында гына башкарыла. Башка җирдә әйләнсәк тә, нишләсәк тә савабы булмый. Без Биләрдә әби-бабайларыбызны искә алып вафат булганнар рухына дога кылабыз. Биләр бик авыр тарихлы, истәлекле шәһәр булган. Бу тарихны хөрмәт итү, догалар кылу хәерле.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*