enrutat
Баш бит / Бөек Җиңү көне-олы тантана
Бөек Җиңү көне-олы тантана

Бөек Җиңү көне-олы тантана

Себер татар мәдәният үзәгенең концерт залында тыл хезмәтчәннәре, сугыш елларында туып үскән балалар, тол хатыннар, ятим үскән сабыйлар, мәктәп укучылары  җыелган иде. Зал тутырып җыйган мәдәни чарада сугышта һәлак булганнарны искә алдылар. Алып баручы Айгөл Мәүлекаева Бөек Ватан сугышы елларында аяусыз көрәштә батырлык күрсәткән сугышчылар , тылда хезмәт итүчеләр турында   сөйләде.Ул: ”Без бүген олы тантана-Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган мәдәни чарага җыелдык.Илебез күгенең аяз булуы белән без сезгә, ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә бурычлы. Бөек Җиңү көне якынлашкан саен,  һәр елны, бу бәйрәм көне  дәһшәтле сугыш елларын  искә төшерә, ветераннарның күңелендә тарихи вакыйгаләрне яңарта. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көнгә сузыла, миллионнар яу кырыннан әйләнеп кайтмыйлар. Канкойгыч сугышка Тубылдан егерме өч меңгә якын кеше китә. Аларның алты меңнән артыгы исән-сау туган якларына әйләнеп кайтмыйлар ”,-дип чыгыш ясады.

Бөек Ватан сугышы елларын хәтерләрдә яңартып, тамашачылар әһәмиятенә  сәхнәләштерелгән күренеш,  тематикага туры китереп куелган “Мирас” бию ансамбле (җитәкчеләре М.В.Андрущик) хореография композициясен, Хәсән Хучашев, Изиль Кәримов, Динара Абсалямова, ”Себер нурлары”, ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбльләре башкаруында җырлар, Гыйззат Әминовның яңа биюләрен  тәкъдим иттеләр. Кичәгә татар телендә шигырь сөйләүче балаларның чыгышлары  ямь өстәде. Бөек Ватан сугышыннан соң, җитешсезлек елларны сәхнәләштереп куйган күренештә уйнаучыларның чыгышларын зал бер тында карап, рәхмәтләр теләп утырдылар. Сәхнәгә куючы Алсу Симонова: “Г.Сагитулиннаның “Тол әбиләр”ен “Яңарыш” гәзитендә укыган идек. Мәдәният үзәгенә фольклор ансамбленә йөрүче җырчылар сәхнәгә куярга теләгебезне хуплап, зур тырышлык белән уйнадылар. Тамашачылар җылы каршы алдылар”, -дип фикерләре  белән уртаклашты. Күренеш декорациягә, музыка бизәлешенә бай булмаса да, үзәк хезмәткәрләренең тырышлыгын  да, талантлы уйнауларын да күрсәтте.  Сугыш елларыннан соң, җитешсезлектә яшәгән халкыбызның хәлен, тол калган хатын –кызларның көн-күрешләрен карап,  моңын тыңлап, тамашачылар бу чорны яңадан искә алдылар. Үзешчән актерлар  Б.Ниязова, И.Көлмәмәтов, А.Симонова,С.Ишбулаева, Н.Маметова, Г.Абдрахманова җылы алкышларга лаек булдылар. Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чара — бөтен халыкны берләштерүче бәйрәм ике телдә үтте. Айгөл Мәүлекаева рус телендә алып барса да, шигырьләр, җырлар, сәхнәгә куелган күренешләр татар телендә яңгырады.  Катнашучыларның чыгышлары тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Бүген без сугыш ветераннары белән бер рәттә тылда хезмәт итүчеләрне, сугыш чоры балаларны искә алырга тиеш. Алар — сугышның барлык авырлыкларын күргән, үз җилкәләрендә татыган, Бөек Җиңү көнен якынайту өчен батырлык күрсәткән чор кешеләре. Мәдәният үзәге сәхнәсеннән яңгыраган теләкләр дә уртак булды: ”Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!”.

Римма Өметбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*