enrutat
Баш бит / Бөек Җиңү уңаеннан зур бүләк
Бөек Җиңү уңаеннан зур бүләк

Бөек Җиңү уңаеннан зур бүләк

Икенче Бөек Ватан сугышында кешелекнең якты киләчәге өчен сугыш
кырларында һәлак булган якташлар исемнәрен без бүген шәһәр паркында
урнашкан Җиңү мәйданында барлый алабыз. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан
мемориал комплексның балюстрадаларына Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәре һәм районы буенча барлык билгеле исемнәр язылган элмә такталар куелды.

Бөек Җиңү бәйрәменә берничә көн кала Нократ Аланы шәһәр паркында Бөек
Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янындагы
мәйданда, мемориал комплексны бераз үзгәртү өчен эш кайнады. Элек
балюстрадаларга ерактан күренеп торырлык итеп бары тик сугыш еллары
язылган иде: 1941, 1942, 1943, 1944 һәм 1945. Йөрәкләребездә мәңге
төзәлмәс яра булып торучы бу еллар,  илебез өстенә килгән дәһшәт,
илбасарлар ерткычлыгын һәм миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланган
Җиңү турында, сүзсез генә,  искәртеп тордылар. Хәзер исә, сугыш еллары
күрсәткән саннар өскә күтәртелде, алар урынын сугышта корбан булган
якташларыбыз исемнәре язылган элмә такталар алды.

Бер-бер артлы тезелеп торучы биш таш дивар – балюстрадалар бүген телгә
килгән күк булды. Берсе янына килик. “М” хәрефе. Миллер В.А., Миловидов
Д.М. һәм алга таба татар фамилияләре: Миңнәхмәтов Г., Минһаҗевлар  сигез
кеше,  Миңгалиевлар икәү, дүрт Миңнемулиннар һәм башкалар. Башка плитә
янына барыйк, тагын милләттәшләребез: Ибатуллиннар дүрт, Ибраһимовларны
унөч кеше дип санадым…
Ватан сугышында корбан булган якташлар исемлеген укып бетерә торган
түгел – алар бихисап! Төрле милләт, әмма барысы уртак Ватаныбызны
яклап   яу кырында батырларча һәлак булганнар – бүген алар, исемләп,
безнең күз алды!

 

Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар исемлеген шәһәрнең Җиңү
мәйданына таш такталарга язып элүне матди яктан тулысынча үз өстенә
Нократ Аланы машина төзүчеләр заводы генераль директоры, Киров өлкәсе
кануннар чыгару җыелышы алтынчы чакырылыш депутаты, Киров өлкәсе
татарлары конгрессы рәисе Равил Рамил улы Нургалеев алды. Бу аның безгә
Бөек Җиңүгә бүләге.

Эш башында исә, шәһәрнең ветераннар оешмасы тора. Алар Бөек Ватан
сугышында һәлак булган якташлар исемлеген Җиңү мәйданында туплау теләге
белән Равил әфәнде Нургалеевка мөрәҗәгать итә. Исемлекне хәрби
комиссариат барлый. Бар эшләр, шул исәптән, мәр-мәр таш такталар ясату,
яздыру, алып кайту – барысын Равил әфәнде Нургалеев үз хисабыннан түләде.
Җиңүнең 70 еллыгына ул шәһәргә бер зур бүләк ясаган иде инде. Завод
каршында Бөек Ватан сугышының данлы коралы, безнең заводта чыгарылган
ППШ-Шпагин пистолет-пулеметына һәйкәл  тора. Әлеге һәйкәл дөньяда бердәнбер һәм безнең шәһәр аңа лаек. ППШ, сугышчылар аны куллануда гади һәм ышанычлы булганы
өчен “папаша” дип атый,  сугыш чыгу белән шәһәребездә ясала башлый.
Нократ Аланы Мәскәү янындагы Загорски шәһәреннән хәрби заводны кабул итә, бик тиз вакыт эчендә әле түбәсе дә ябылмаган цехлардан фронтка корал китә. Сугыш
мемуарларыннан билгеле булганча, коралның беренче партияләрен кайда
җибәрәсен, иң авыр сугыш барган җирләрне сайлап, Сталин үзе әйткән.
– Хөрмәтле якташлар, – диде Равил әфәнде, бәйрәм белән котлап, –
илбасарларга каршы көрәшкә илебез бер сулыштан күтәрелә. Татарлар һәм
руслар, башкортлар һәм удмуртлар, белоруслар һәм украиннар, казахлар,
әрмәннәр һәм башкалар – Бөек Җиңүдә Ватаныбызда яшәүче һәр милләт үз
өлешен кертә. Без беркемне дә онытырга тиеш түгел!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотолары.
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*