tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек җиңүгә–70!
Бөек җиңүгә–70!

Бөек җиңүгә–70!

Мордовиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында иң яхшы инша, эссе, эзләнү эше буенча Республика конкурсы башланды. 2015нче елның 16нчы февраленнән 16нчы мартына кадәр Мордовия татарларының “Якташлар” җәмгыяви милли-мәдәни оешмасы 5-11нче сыйныф укучылары һәм студентлар арасында «Җиңүгә – 70!» бәйгесе игълан итте.

Җиңүчеләр өч категория буенча билгеләнә: 5-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары, югары уку йортлары студентлары. Конкурста катнашучыларның иҗат эшләре «Хәтерлибез! Горурланабыз!», «Бөек Җиңүнең бәясе» һәм «Безгә Хәтер ышанып тапшырылган» номинацияләре буенча бәяләнә.

Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр каралган.   Бәйгедә катнашырга теләүче укучылар һәм студентларның иҗади эшләрен электрон вариантта (фотолары белән) “конкурска” дип электрон почта адресына [email protected] кабул ителә.

“Юлдаш-Спутник” газетасы материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*