tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена Сафаҗайда хәтер дивары төзелде
Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена Сафаҗайда хәтер дивары төзелде

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена Сафаҗайда хәтер дивары төзелде

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена сугыш кырында башларын куйган авылдаш каһарманнарыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлгә реставрация эшләре тәмамланды һәм аның янында ук сугыштан исән кайтып вафат булганнарның исемнәре язылган аерым дивар да төзелде (фотода).

Анда Көнбатыш Украина, Венгриянең кораллы бәрелешләрендә, Әфган сугышында, Чернобыль атом электр станциясендәге аварияне юкка чыгаруда, Чечняның утлы ноктасында катнашкан авылдашларыбыз исемлеге дә үз урынын тапты. Ә алга таба авылыбыз хакимияте шунда тыл хезмәте батырларына һәм корбаннарына багышланган хәтер ташы куярга да планлаштыра.

Илебез тынычлыгы һәм якты киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырларыбызны онытырга хакыбыз юк! Аларның дөньядан үткәннәре рухына дога кылып, ә исәннәренә кадер-хөрмәт куеп яшәргә тиешбез. Безне һәм киләчәк буынны Аллаһы Тәгалә канкойгыч сугышлардан һәм яман чирләрдән үзе сакласын иде.

Алсу Аймалетдинова, мәктәп директоры урынбасары,

Сафаҗай, Түбән Новгород өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*